Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lmd 12 дәрес
  • Турылык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Турылык
  • Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә ничек эш иткән?
  • Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?
  • Гайсәдән үрнәк алыгыз
  • Өйрәнүчеләрегезгә суга чумдырылырга ярдәм итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (II өлеш)
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Өйрәнүчегезне суга чумдырылуга әзерләгез (I өлеш)
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Барыгыз һәм шәкертләр әзерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
lmd 12 дәрес

ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ

Гайсә үзе алдында тез чүккән кеше белән җылы итеп сөйләшә. Моны рәсүлләре күзәтә.

Марк 10:17—22

12 ДӘРЕС

Турылык

Принцип: «Май һәм фимиам күңелгә шатлык китергән кебек, эчкерсез киңәштән туган дуслык та сөендерә» (Гыйб. сүз. 27:9).

Гайсә ничек эш иткән?

Гайсә үзе алдында тез чүккән кеше белән җылы итеп сөйләшә. Моны рәсүлләре күзәтә.

ВИДЕОРОЛИК: «Гайсә бай идарәчегә киңәш бирә»

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Марк 10:17—22 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1. a. Гайсә бу яшь идарәчедә нинди яхшы сыйфатлар күргән?

  2. ә. Ни өчен, бу кешегә киңәш бирер өчен, Гайсәгә ярату да, кыюлык та кирәк булган?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Өйрәнүчеләребез рухи яктан үссен өчен, без аларга ярату белән һәм шул ук вакыт туры итеп киңәшләр бирергә тиеш.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Өйрәнүчегезгә максатлар куярга һәм аларга ирешергә ярдәм итегез.

  1. a. «Мәңге шатланып яшәгез!» басмасының һәрбер дәресендә китерелгән «Максат» дигән рамканы кулланыгыз.

  2. ә. Өйрәнүчегезгә, кечкенә һәм зур максатларга ирешер өчен, нинди адымнар ясарга кирәклеген аңларга булышыгыз.

  3. б. Өйрәнүчегезне уңышлары өчен һәрдаим мактагыз.

4. Өйрәнүчегезгә рухи яктан үсәргә нәрсә комачаулаганын билгеләп, аңа бу киртәләрне җиңәргә ярдәм итегез.

  1. a. Үзегездән сорагыз:

    • Өйрәнүчемә суга чумдырылырга нәрсә комачаулый?

    • Мин аңа ничек ярдәм итә алам?

  2. ә. Өйрәнүчегезгә ярату белән һәм туры итеп киңәш бирер өчен, Йәһвәдән кыюлык сорагыз.

5. Рухи яктан үсмәгән өйрәнүчеләрне калдырыгыз.

  1. a. Өйрәнүчегез рухи яктан үсәме икәнен билгеләр өчен, үзегезгә мондый сораулар бирегез:

    • Ул белгәннәрен тормышта кулланамы?

    • Ул җыелыш очрашуларына йөриме һәм башкаларга хакыйкать турында сөйлиме?

    • Берникадәр вакыт өйрәнгәннән соң, ул Йәһвә Шаһите булып китү турында уйлыймы?

  2. ә. Өйрәнүче рухи яктан үсмәсә:

    • Аңа адымнар ясарга нәрсә комачаулый дип сорагыз.

    • Ни өчен өйрәнүне туктатканыгызны ипле генә аңлатыгыз.

    • Өйрәнүне яңадан башлар өчен, аңа нинди адымнар ясарга кирәклеген аңлатыгыз.

ӨСТӘМӘ ШИГЫРЬЛӘР

Зәб. 141:5; Гыйб. сүз. 25:12; 27:6; 1 Көр. 9:26; Көл. 4:5, 6

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу