Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 15.12. 5 б.
  • Юмартлык фатихалар китерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Юмартлык фатихалар китерә
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Җыелыш тыныч яши башлады»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ул сынауларда тугры калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 15.12. 5 б.

Юмартлык фатихалар китерә

БЕРЕНЧЕ гасыр. Урта диңгезнең яр буенда урнашкан Яфа шәһәре. Өске каттагы бүлмәдә караватта чирләп яткан бер хатын-кыз үлеп китә. Ул Тәбифә (грекча «Дөркәс») исемле Мәсих шәкерте. Дөркәс үлгәч, рәсүл Петерне чакырыр өчен, ике кешене күрше Лиддә шәһәренә җибәрәләр.

Петерне өске каттагы бүлмәгә алып киләләр. Ул анда елаучы хатын-кызларны күрә. Алар Дөркәсне яраткан, чөнки ул күп яхшы эшләр кылган булган. Алар Петергә Дөркәс үзләре өчен теккән әйберләрне күрсәтә. Мәсих шәкерте буларак, Дөркәс башкаларга Аллаһы Патшалыгы хакында һичшиксез ашкынып сөйләгәндер. Әмма хәзер, ул инде үлгәч, Петер аның өчен нәрсә эшләр?

Петер иң элек бар кешегә бүлмәдән чыгарга куша. Шуннан соң ул тезләнеп дога кыла һәм хатынның гәүдәсенә таба борылып: «Тәбифә, тор!» — дип әйтә. Шул вакыт хатын күзләрен ача! Ул терелә! Аннары Петер аңа торырга булыша.

Шуннан соң Петер кешеләргә керергә куша. Дөркәснең терелтелгәнен күргәч, аларның никадәр шатланганнарын күз алдыгызга китереп карагыз! Әйе, үледән терелү — чыннан да искитмәле фатиха! (Рәс. 9:36—42)

Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнәбез? Башкаларга ярдәм итәргә тырышкан: үз вакытын, көчен һәм сәләтләрен кызганмаган кеше мул итеп фатихаланыр. Дөркәсне яхшы эшләре өчен кешеләр генә түгел, Йәһвә дә яраткан. Шуның өчен Ул Петергә аны үледән терелтергә көч биргән дә.

Әйдәгез, шуны онытмыйк: башкаларга карата юмарт булсак, безне ярату белән искә алырлар. Өстәвенә, Аллаһы безне истә тотсын өчен, юмарт булу бик тә мөһим. Ә ул безгә тормышны — аның тәкъва яңа дөньясында мәңгелек тормышны — бүләк итәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 11:25; 1 Яхъя 2:17).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу