Борынгы Исраилдәге тормыш
Шило. Яхшы һәм начар балалар
ВӘГЪДӘ ителгән җирдәге урыннар һәм шәһәрләр турында уйланганда, сез анда яшәгән ир-атларны һәм хатын-кызларны искә төшерәсездер, бәлки. Әмма Изге Язмаларда балалар турында да әйтелә. Кайбер балалар мәсихчеләргә — яхшы үрнәк, башкалары исә начар үрнәк калдырган. Аларның тормышы ул вакытта ниндирәк булган?
Өстәге фоторәсем безгә моны күз алдына китерергә булыша. Фотография уртасындагы түгәрәк калкулыкта Шило урнашкан булган, күрәсеңa.
Исраиллеләр, Вәгъдә ителгән җиргә кергәч, башта изге чатырны — Йәһвәгә гыйбадәт кылу үзәген — Әрихә янындагы Гилгәлдә куйган (Йошуа 4:19). Әмма җир кабиләләр арасында бүленгәндә, изге чатырны Шилога күчергәннәр (Йошуа 18:1). Шило Иерусалимнан төньякка таба 30 километр ераклыкта, Ифраимның таулы җирендә урнашкан булган. Бөтен Исраилдән килгән халык изге чатыр торган урыннан көньяктарак җыелган (Йошуа 22:12). Алар арасында балалар да булган.
Аларның берсе — Ишмуил турында без барыбыз да беләбез. Аның ата-анасы Илкана белән Һанна таулар артында, көнбатыштарак урнашкан шәһәрдә яшәгән. Илкана монда ел саен хатыны Һанна, икенче хатыны Пәнинә һәм аңардан туган балалары белән килә торган булган. Соңрак Йәһвә Һаннага да угыл бүләк иткән. Аңа Ишмуил дигән исем кушканнар. Күпмедер вакыттан соң ата-анасы Ишмуилны Шилога, изге чатырда баш рухани Илий белән хезмәт итәр өчен, китергән (1 Ишмуил 1:1—2:11).
Ишмуил изге чатырда төрле эшләр башкарырга тиеш булган. Ул еш кына якындагы калкулыклар буйлап йөргәндер (1 Ишмуил 3:1, 15). Кайбер калкулыкларда зәйтүн агачлары үстергәннәр (9 нчы биттәге рәсемне карагыз). Таштан төзелгән кечкенә күзәтү манарасына игътибар итегез. Андый манарадан терлек хуҗалары я көтүчеләр үз көтүләрен күзәткән. Яшь Ишмуил да, манарага менеп, тирә-якка карый алган. (2 Елъязма 20:24 белән чагыштыр.) Аннан кыргый хайваннарны күзәтү дә уңайлы булгандыр.
Ул вакытта анда күбрәк агачлар үскән һәм хәтта кыргый хайваннар яшәгән урманнар да булган (Йошуа 17:15, 18). Без моны Йәһвәнең пәйгамбәре Илиша белән булган очрактан беләбез. Бервакыт ул Әрихәдән Бәйтелгә барган. Бу Шилодан көньякка таба 16 чакрым ераклыкта булган. Илишаны Бәйтелдә ничек кабул иткәннәр? Бу шәһәр алтын бозауга табыну үзәге булган бит (1 Патшалар 12:27—33; 2 Патшалар 10:29). Андагы кешеләр Йәһвәнең пәйгамбәрен нәфрәт иткән, һәм аларның карашы балаларына да күчкән, күрәсең.
2 Патшалар 2:23, 24 буенча, малайлар төркеме Аллаһы пәйгамбәренә: «Кит, пеләш баш! Кит, пеләш баш!» — дия-дия, аңардан мыскыллап көлгән. Шуңа күрә Илиша аларны «Йәһвә исеме белән каһәрләгән. Шунда урманнан ике ана аю чыгып, балаларның кырык икесен ботарлап ташлаган». Шул территориядә яшәүче көрән аюлар, куркып киткәндә я үз балаларына куркыныч янаганда, ярсып китәргә мөмкин (2 Ишмуил 17:8; Гыйбрәтле сүзләр 17:12; 28:15). Аллаһы аюларны бу малайларны җәзага тартыр өчен кулланган, чөнки, аның пәйгамбәренә хөрмәтсезлек күрсәтеп, алар Йәһвәнең үзенә хөрмәтсезлек күрсәткән.
Димәк, Шило янындагы урманнарда балаларны ботарлый алган кыргый хайваннар да яшәгән. Бу безгә Ишмуилның ата-анасына, улын изге чатырга хезмәткә китерер өчен, никадәр зур иман кирәк булганын аңларга булыша.
Моңа кадәр хаким Ифтах та шундый ук иман белән тугрылык күрсәткән. Ул Үрдүн елгасының көнчыгышындагы таулы җирдә — Гиладта яшәгән. Ифтах Йәһвәдән амунлыларны җиңәр өчен ярдәм сораган һәм, йортыннан аны каршыларга беренче булып кем чыкса, шуны Йәһвәгә багышларга вәгъдә иткән. Җиңү яулап кайтканда, аны каршыларга кияүдә булмаган кызы чыккан. Шуңа күрә Ифтах үзенең бердәнбер кызын Шилодагы изге чатырга китергән. Шунда кыз гомере буе Йәһвәгә тугры хезмәт иткән (Хакимнәр 11:30—40).
Шилода яшәгән яшьләр турында уйланганда, без Аллаһы пәйгамбәреннән мыскыллап көлгән 42 явыз малайдан түгел, ә Йәһвәгә тугрылык белән мәхәббәт күрсәткән Ишмуил һәм Ифтах кызыннан үрнәк алырга телибез. (1 Көринтлеләргә 10:6, 11 белән чагыштыр.)
[Искәрмәләр]
a Зуррак фоторәсемне «Йәһвә Шаһитләренең 1992 елгы календаренда» карап була.
[Чыганак]
Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.
[Чыганак]
Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.
[Чыганак]
Safari Zoo, Ramat-Gan, Tel Aviv