Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w95 1.2. 31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә 1995 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Филисти; филистилеләр
    Сүзлек
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә 1995 ел
w95 1.2. 31 б.

Укучыларның сораулары

Изге Язмаларда искә алынган филистилеләр кем булган?

Изге Язмаларда еш кына филистилеләр искә алына. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирне яулап алганда, бу халык Кәнган җирендә яшәгән булган. Алар озак вакыт дәвамында Исраил халкына каршы торган. Мәсәлән, бу Давытның Голиат исемле әзмәверне җиңгәне турындагы хәбәрдән күренә (1 Ишмуил 17:1—3, 23—53).

Изге Язмалардан күренгәнчә, борынгы филистилеләр Кәнган җиренең көньяк-көнбатыш ярына Кафтур утравыннан күченгән булган (Ирмия 47:4). Кафтур утравы кайда урнашкан булган? Бер энциклопедиядә болай диелгән: «Төгәл билгеле булмаса да, галимнәр Кафтур утравы бу — Крит (я Крит белән аның янында урнашкан утраулар) дип фараз кыла» («The International Standard Bible Encyclopedia», 1979, I том, 610 бит).

Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә дә Амус 9:7 дә болай диелә: «Сез, и Исраил халкы, минем өчен кушлылар уллары кебек түгелме? — дип әйтә Йәһвә.— Мин Исраилне — Мисыр җиреннән, филистилеләрне — Криттан һәм суриялеләрне Кирдан чыгармадыммы?»

Бу халык Яфа белән Газа шәһәрләре арасында урнашкан Кәнган җиренең көньяк-көнбатыш ярына күченгән. Бу җир Филистия дип атала башлаган. Филистилеләр анда Крит утравыннан кайчан күченгәнен без белмибез. Алар, күрәсең, инде Ибраһим белән Исхак көннәреннән бирле шунда яшәгән булган (Яратылыш 20:1, 2; 21:32—34; 26:1—18).

Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәннән соң күп еллар үткәч тә, филистилеләр көчле халык булып калган (Чыгыш 13:17; Йошуа 13:2; Хакимнәр 1:18, 19; 3:3, 4; 15:9, 10; 1 Ишмуил 4:1—11; 7:7—14; 13:19—23; 1 Патшалар 16:15). Узия патша идарә иткәндә дә, филистилеләр һаман да үзләренең Геф, Ябне һәм Ашдод шәһәрләрендә яшәгән булган (2 Елъязма 26:6). Өстәвенә, Изге Язмаларда филистилеләрнең башка шәһәрләре дә — Әкрун, Ашкелон һәм Газа искә алына.

Александр Македонский филистилеләрнең Газа шәһәрен яулап алган. Вакыт узу белән филистилеләр аерым халык буларак искә алынмый башлаган. Профессор Лоренс Стэджер археология буенча бер басмада болай дигән: «Филистилеләр дә Бабылга әсирлеккә алынган булган. [...] Алар белән алга таба нәрсә булганы турында бернинди дә мәгълүмат юк. Нәбукаднизар аларны җиңгәннән соң, Ашкелонда калган филистилеләрнең этник үзенчәлекләре әкрен-әкрен җуелып беткән. Шул вакыттан бирле алар инде тарихта бүтән искә алынмый» («Biblical Archaeology Review», май-июнь, 1991 ел).

Бүген кулланышта булган «Палестина» дигән сүз латин һәм грек сүзләреннән барлыкка килгән, ә бу сүзләр, үз чиратында, «пелешет» дигән борынгы еврей сүзеннән килеп чыккан булган. Изге Язмаларның гарәп телендәге кайбер тәрҗемәләрендә кулланылган «филистилеләр» дигән сүз «палестиналылар» сүзенә бик охшаш. Әмма заманча гарәп телендәге тәрҗемәдә («Today’s Arabic Version») «филистилеләр» дигәндә, башка гарәп сүзе кулланыла. Шуңа күрә борынгы филистилеләр бу заманча палестиналылар түгел дигән нәтиҗә ясап була.

[Иллюстрация]

Ашкелонның хәрабәләре

[Credit Line]

Pictorial Archive (Near Eastern History) Est.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу