Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибарлы булыгыз!
«Бездә иң ышанычлы пәйгамбәрлек сүзе бар; һәм сез, аңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшлисез» (2 ПИТЕР 1:19).
1, 2. Ялган мәсихләр турында мисаллар китерегез.
ГАСЫРЛАР дәвамында ялган мәсихләр киләчәкне алдан ук әйтергә тырышканнар. Безнең эраның V гасырында үзен Муса дип атаган кеше, Крит утравында яшәгән яһүдиләрне үзенең мәсих булуына һәм аларны җәберләүләрдән азат итәчәгенә ышандырган. Ул аларны азат итәргә дип билгеләнгән көнне, яһүдиләр аның артыннан Урта диңгезе өстенә чыгып торган калкулыкка барганнар. Ялган мәсих алар диңгезгә сикерү белән сулар ике якка аерылачак дип әйткән. Суга сикергән кешеләрнең шактый күп сандагылары баткан, ә ялган мәсих качкан.
2 Йемен илендә XII гасырда бер «мәсих» килеп чыккан. Хәлиф, яисә хакимче аннан ул нинди могҗизалар белән үзенең мәсих булганын исбат итә, дип сораган. «Мәсих» хәлифкә аның башын чабарга тәкъдим иткән һәм могҗиза булып аның кире терелеүе булыр дип әйткән. Хәлиф ризалашкан һәм... «мәсих» юк булган.
3. Чын Мәсих кем һәм аның хезмәте нәрсәне исбат иткән?
3 Ялган мәсихләр һәм аларның пәйгамбәрләре һәрвакыт тулы уңышсызлыкка очраганнар, ләкин без Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итсәк, беркайчан да өметсезләнмәячәкбез. Чын Мәсих — Гайсә Мәсихтә Изге Язмаларның күп пәйгамбәрлекләре үтәлгән. Мәсәлән, Матфей үзе язган Яхшы Хәбәрендә Исай пәйгамбәрлеген кабатлый: «„Завулон җире һәм Неффалим җире, диңгез буендагы юлда, Иордан аръягында, мәҗүсиләр Галилеясе, караңгыда утырган халык бөек яктылык күрде, һәм үлем илендә һәм күләгәсендә утырганнарга яктылык туды“. Шул вакыттан Гайсә: „Тәүбә итегез, чөнки Күк Патшалыгы якынлашты“,— дип вәгазьләп йөри башлады» (Матфей 4:15—17; Исай 9:1, 2). Муса алдан ук «Бөек яктылыкның» — Гайсә булуын, ә хезмәт итүе аның Пәйгамбәр булуын исбат иткәнлеген әйткән. Гайсәне тыңламаганнарны юк итү көткән (Икенчезаконлык 18:18, 19; Ап. эшләре 3:22, 23).
4. Исай 53:12 ге пәйгамбәрлек Гайсәдә ничек үтәлгән?
4 Гайсәдә шулай ук: «[Ул] үз җанын үлемгә биргән, һәм явызлар исәбенә кертелгән, чынлыкта Ул күпләрнең гөнаһларын үзенең өстендә алып китте һәм җинаятьчеләр өчен яклаучы булды»,— дигән пәйгамбәрлек сүзләре дә үтәлгән (Исай 53:12). Гайсә, тиздән аңа үзенең кеше тормышын йолым итеп түләргә кирәклеген белеп, үз шәкертләренең иманын ныгыткан (Марк 10:45). Ул эшләгән эшләрнең күренекле мисалларының берсе — Гайсәнең башка төскә кертелүе.
Мәсихнең башка төскә кертелүе иманны ныгыта
5. Башка төскә кертелүне үз сүзләрең белән аңлатып күрсәт.
5 Мәсихнең башка төскә кертелүендә пәйгамбәрлек әһәмияте булган. Гайсә: «Чөнки, Адәм Улы Атасының даны һәм үзенең фәрештәләре белән киләчәк... Сезгә турысын әйтәм: монда торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килгәнен күрмичә үлемне татымаячаклар»,— дип әйткән (Матфей 16:27, 28). Чыннан да рәсүлләрнең берәрсе Гайсәнең «Үз Патшалыгында килгәнен» күргәнме соң? Матфей 17:1—7 дә: «Алты көн үткәч Гайса Петрны, Якупны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, аулак кына биек тау башына менде, һәм алар алдында башка төскә кертелде»,— дип әйтелә. Нинди искиткеч вакыйга! «Аның йөзе кояш кебек балкыды, киемнәре исә яктылык кебек ап-ак булды. Менә шунда аларга Муса белән Ильяс күренде, алар Аның белән сөйләштеләр». Моннан тыш, «аларны якты болыт каплап алды» һәм алар Алланың: «Бу Минем Сөекле Улым, Мин аның белән ризамын; Аның сүзен тыңлагыз»,— дигән авазын ишеткәннәр. «Һәм шәкертләр, моны ишеткәч, йөзтүбән егылдылар һәм бик курыктылар. Әмма Гайса килеп аларга кагылды һәм: „Торыгыз, курыкмагыз“,— диде».
6. а) Ни өчен Гайсә башка төскә кертелүне күренеш дип атаган? б) Башка төскә кертелү нәрсәне алдан ук күрергә рөхсәт иткән?
6 Мөгаен, бу ихтирамлы куркыныч иңдерә торган вакыйга Гайсә үз рәсүлләре белән төн үткәргән, Ермон тавының берәр тармагында узгандыр. Башка төскә кертелү күрәсең төнлә булган, чөнки шул вакытта гына ул иң якты булып күренер иде. Гайсә булган вакыйганы «күренеш» дип атаган сәбәбләрнең берсе шуннан гыйбарәт, чөнки Муса белән Ильяс күптән инде үлгәннәр һәм анда алар чынлыкта исә булмаганнар. Чынбарлыкта анда Гайсә Мәсих кенә булган (Матфей 17:8, 9). Искиткеч башка төскә кертелү: Питерга, Якупка һәм Яхъяга, патшалык хакимияте алдан ук Гайсәгә бирелүен һәм аның бөек сурәтен күрергә мөмкинлек биргән. Муса һәм Ильяс Гайсәнең майланган мирасташларын символлаштырган, аннан тыш шул ук күренеш Гайсәнең Патшалык һәм аның киләчәктә Патша булып идәрә итүе турында биргән шаһитлыкларын ышандырырлык итеп раслады.
7. Башка төскә кертелү Питер хәтерендә әле дә исән булганы нәрсәдән күренә?
7 Гайсәнең башка төскә кертелүе мәсихчеләр җыелышының эшчәнлеген җитәкләргә тиеш булган, өч рәсүлнең ышануын ныгытырга ярдәм иткән. Гайсәнең яктырып торган йөзе, аның балкып торган ап-ак киемнәре, ул аның яраткан улы һәм алар аны тыңларга тиеш дигән Йәһвәнең тавышы — болар барысы да шул бирелгән күренешнең максаты өчен яхшырак хезмәт иткән. Шулай да рәсүлләр бу вакыйга турында Гайсәнең үлгән җиреннән терелеп торуына кадәр беркемгә дә сөйләмәскә тиеш булганнар. Башка төскә кертелүнең күренеше Питерның хәтерендә, 32 елга якын вакыт үткәч тә, әле дә исән булган. Ул аның әһәмиятлегенә игътибар итеп: «Без сезгә, уйлап чыгарган хәйләкәрле мәсәлләр буенча түгел, ләкин Аның бөеклеген күрүчеләр булып, без Раббиның Гайсә Мәсихнең көче һәм барлыгы турында сөйләдек. Чөнки искиткеч дан аңа: «Бу, мин яклый торган, улым минем, яратканым минем»,— дигән сүзләрне алып килгәч, ул Ата-Алладан ихтирам һәм дан алган. Әйе, без, аның белән изге тауда булганда, күктән килгән бу сүзләрне ишеттек»,— дигәннәрне язган (2 Питер 1:16—18, ЯД).
8. а) Алланың Улы турында әйткән сүзләрендә нәрсәгә игътибар бирелә? б) Башка төскә кертелү вакытында күренгән болыт нәрсәне аңлата?
8 Иң мөһиме булып: «Бу Минем Сөекле Улым, Мин аның белән ризамын; Аны тыңлагыз»,— дип Алланың игълан иткәннәре тора. Ул сүзләрдә Гайсә Алла тарафыннан тәхеткә утыртылган Патша һәм аңа бөтен Галәм буйсынырга тиеш икәнлегенә игътибар бирелә. Каплаучы якты болыт, бу пәйгамбәрлек күренешенең күренмичә үтәләчәген күрсәткән. Бары тик, Гайсәнең патшалык хакимиятендә күренми торган булып килүе «галәмәтен» танучылар гына, аны аңлау күзләре белән күрә алалар (Матфей 24:3). Ә Гайсәнең рәсүлләргә, күренеш турында ул үлгән җиреннән терелеп торганына кадәр башкаларга сөйләргә рөхсәт итмәве, Гайсәнең күккә күтәрелүе һәм дан алуы, үлеп терелгәч кенә булырга тиеш икәнлегенә күрсәтә.
9. Ни өчен башка төскә кертелү безнең иманыбызны ныгытырга тиеш?
9 Питер Гайсәнең башка төскә кертелүен искә алып: «Һәм шулай ук бездә иң ышанычлы пәйгамбәрлек сүзе бар; һәм сез караңгы урында яктырып тора торган ут яктысына кебек, көн яктылыгы башланганчы һәм сезнең йөрәкләрегездә иртәнге йолдыз [«таң алды йолдызы», ЯД] калыкканчы, аңа мөрәҗәгать итеп дөрес эшлисез, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең берсе дә кемнең дә булса аңлатуыннан булмаган. Чөнки пәйгамбәрлек кеше ихтыяры белән беркайчан да әйтелгәне юк, әмма аны Изге Рух белән рухланган Алланың изге кешеләре әйткән»,— дип язган (2 Питер 1:19—21). Мәсихнең башка төскә кертелүе Алланың пәйгамбәрлек сүзенең ышанычлылыгына басым ясый. Һәм без Алладан булмаган һәм аңа ярамаган «хәйләкәрле мәсәлләр»гә» түгел, ә тик аның сүзенә генә игътибар итәргә тиеш. Башка төскә кертелү, пәйгамбәрлек сүзенә иманыбызны ныгытырга тиеш, чөнки хәзер патшалык хакимен алучы Гайсәнең данын алдан күрсәткән бу күренеш — чынга ашты. Әйе, бүген безнең Мәсихнең куәтле күк Патшасы булып торуын кире какмаслык дәлилләребез бар.
«Таң алды йолдызы» ничек калка
10. Питер әйткән «таң алды йолдызы» кемне яки нәрсәне күрсәтә? Үз җавабыгызны нигезләп бирегез.
10 Питер (ЯД): «Сез, караңгы урында, сезнең йөрәкләрегездә, яктырып торган яктырткычка кебек һәм анда [йөрәкләрегездә] көн яктырганчы һәм таң алды йолдызы калыкканчы, аңа [пәйгамбәрлек сүзенә] мөрәҗәгать итеп, дөрес эшлисез»,— дип язган. «Таң алды йолдызы» кемне яисә нәрсәне күрсәтә? Бу сүзләр Изге Язмаларда бер тапкыр гына очрый һәм мәгънәсе буенча ул «иртәнге йолдыз» дигән сүзләргә якын. Ачыш китабының 22:16 да Гайсә Мәсих «иртәнге һәм якты йолдыз» дип атала. Елның билгеләнгән вакытында мондый йолдызлар офыкның көнчыгышында соң гына калкып чыгалар. Алар таң атар алдыннан күренәләр һәм шулай итеп яңа көн башлануын игълан итәләр. Питер «таң алды йолдызы» дигән сүзләрне патшалык хакимиятен алучы Гайсәгә карата кулланган. Әйе, шул вакыт Гайсә, безнең җирне дә кертеп, бөтен Галәм өстеннән «калка». Бу Мәсих «таң алды йолдызы» барлык тыңлаучан кешеләр өчен яңа көн, яңа эпоха башлануы турында игълан итә.
11. а) Ни өчен 2 Питер 1:19 да «таң алды йолдызы» кешенең физик йөрәгендә булмавын аңлатмый? б) Сез 2 Питер 1:19 ничек итеп аңлатыр идегез?
11 Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендәге 2 Питер 1:19 да әйтелгән сүзләрдән сүз кеше йөрәге турында барганын аңлап була. Өлкән кешенең йөрәге бары тик 200—300 грамм авырлыкта гына. Ничек соң мондый кечкенә орган эчендә Гайсә Мәсих — хәзер инде күктәге үлемсез данлы булган рухи зат — «калка» алыр иде? (1 Тимәтигә 6:16). Әлбәттә, бу шигырь безнең образлы йөрәкләребезгә кагыла, чөнки без образлы йөрәкләребез белән пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итәбез. Ләкин шунсын әйтергә кирәк, «Яңа Дөнья тәрҗемәсендә» 2 Питер 1:19 дагы «яктырып торган яктырткычка кебек, көн яктырганчыга кадәр» дигән өстәмә җөмләсе шигырьнең баштагы кисәгеннән һәм «сезнең йөрәкләрегездә» дигән сүзләреннән тыныш билгеләре белән аерылган. Бу шигырьне башкача: «Без пәйгамбәрлек сүзенә тагын да ныграк ышанабыз; сез, караңгы урында, ягъни сезнең йөрәкләрегездә, яктырып торган яктырткычка кебек көн яктырганчы һәм таң алды йолдызы калыкканчы аңа мөрәҗәгать итеп, яхшы эшлисез»,— дип әйтеп була.
12. Тулаем алганда, кешеләрнең йөрәкләре нинди хәлдә, ләкин чын мәсихчеләрнең йөрәкләре турында нәрсә әйтеп була?
12 Тулаем алганда, гөнаһлы кешеләрнең образлы йөрәкләре нинди хәлдә соң? Аларның йөрәкләре рухи караңгылыкта! Әгәр дә без чын мәсихчеләр икән, безнең йөрәгебездә яктыртгыч яктырткан кебек, ә башкача анда караңгы булыр иде. Питер сүзләреннән чын мәсихчеләр яктылык китерә торган Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итеп, яңа көн килүе турында истә тотып һәм бу яктан аң-белемле була алулары күренә. Аларга «таң алды йолдызы» кешеләрнең физик йөрәкләрендә түгел, ә барлык иҗади эшләре өстеннән калыкканы билгеле булыр иде.
13. а) Ни өчен без «таң алды йолдызы» инде калыккан дип нык ышана алабыз? б) Гайсә алдан әйткән бүгенге көннәрдә булачак авыр хәлләрне кичерер өчен мәсихчеләргә нәрсә ярдәм итә?
13 Әйе, «таң алды йолдызы» калыкты инде! Без Гайсәнең Патша булуы турындагы бөек пәйгамбәрлегенә игътибар итеп, ышанычка ия булабыз. Бу пәйгамбәрлекнең безнең көннәрдә үтәлүе турында: моңарчы күрелмәгән сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр һәм бөтендөнья буенча яхшы хәбәрне вәгазьләү эше кебек вакыйгалар шаһитлык бирәләр (Матфей 24:3—14). Гайсәнең авырлыклар турында алдан әйткәне безгә, мәсихчеләргә дә кагыла, ләкин шуңа да карамастан без аларны башыбыздан кичереп, җан тынычлыгы һәм шатлык саклап кала алабыз. Ни өчен? Чөнки без Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итәбез һәм киләчәк турындагы аның вәгъдәсенә ышанабыз. Без иң яхшы вакытларның башлангычында басып торуыбызны беләбез, чөнки «ахырның вакыты» бетте дип әйтергә була! (Даниел 12:4, ЯД). Дөнья Исай 60:2 дә алдан ук: «Менә караңгылык җирне һәм дөм караңгылык кешеләрне каплаячак»,— дип әйтелгәне бик авыр хәлдә тора. Шул караңгылыктан кая барырга икәнлеген ничек билгеләргә? Хәзер үк, әле соң булганчы, Алланың пәйгамбәрлек сүзләренә басынкы рәвештә игътибар итәргә кирәк. Чын йөрәкле булган кешеләргә Йәһвә Аллага, яшәү һәм яктылык Чыганагына мөрәҗәгать итәргә кирәк (Мәдхия 35:10; Ап. эшләре 17:28). Шулай гына чын белемгә һәм Алла үзенең тыңлаучан кешеләренә әзерләгән бәхетле киләчәк өметенә ия булырга мөмкин (Ачыш 21:1—5).
«Дөньяга яктылык килде»
14. Без Изге Язмаларның искиткеч пәйгамбәрлекләренең үтәлүен күрер өчен, нәрсә эшләргә тиеш?
14 Изге Язмалар хәзер Гайсә Мәсихнең Патша булып идәрә итүен ачыклап күрсәтә. Ул 1914 елда хакимлек алды, димәк искиткеч пәйгамбәрлекләр әле үтәлергә тиеш. Безгә аларның үтәлүен күрер өчен, белмичә эшләгән гөнаһларыбызга һәм гаепкә алырлык эшләгән эшләребезгә тәүбә итеп, Гайсә Мәсихкә иманыбызны күрсәтә торган, юаш кешеләр булырга кирәк. Һичшиксез, караңгылык яратканнар, мәңгелек тормышны мирас итмәячәкләр. Гайсә болай дип әйткән: «Хөкем исә, шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга күрә, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. Явызлык эшләүче һәркем яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре ачылмасын дип, яктылыкка килми; ә дөреслек буенча эш итүче, эшләренең Алла аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә» (Яхъя 3:19—21).
15. Әгәр дә без Улы аркылы мөмкин булган коткаруны кабул итмәсәк нәрсә булачак?
15 Гайсә дөньяга рухи яктылык китерде, һәм аны тыңлау яшәр өчен мөһим. Пауал: «Алла безнең борынгы аталарыбыз белән күп тапкыр һәм күптөрле пәйгамбәрләр аша сөйләшеп, бу көннәрнең ахырында безнең белән, барысы өстеннән дә мирасчы итеп куйган... Улы аша сөйләшкән»,— дип язган (Еврейләргә 1:1, 2, ЯД). Алла үзенең Улын биргәнгә күрә, безгә котылу мөмкин булган. Әгәр дә без бу коткаруны кабул итмәсәк нәрсә була? Пауал дәвам итә: «Әгәр дә фәрештәләр аша игълан ителгән сүз катгый булып, һәртөрле җинаять һәм тыңлаусызлык өчен гадел җәза алган булса, башта Рабби аша әйтелгән һәм кем аны ишеткән, шулар белән безнең өчен расланган һәм шулай ук Алла галәмәтләр, күрсәтүләр һәм төрле куәтле көчләр һәм аның нияте буенча изге рух бирү белән күрсәткән шундый бөек коткаруны санга да алмасак, ә ничек соң без котылып кала алыр идек?» (Еврейләргә 2:2—4, ЯД). Әйе, Гайсә шул пәйгамбәрлек сүзен игълан итүдә төп рольне башкара (Ачыш 19:10).
16. Ни өчен без Йәһвә Алланың барлык пәйгамбәрлекләренә нык ышана алабыз?
16 Алдарак Питерның: «Язмалардагы пәйгамбәрлек кеше ихтыяры белән беркайчан да әйтелгәне юк»,— дигән сүзләре китерелгән иде. Кешеләр үзләре генә чын пәйгамбәрлекне әйтә алмыйлар, әмма без Алланың бөтен пәйгамбәрлекләренә тулысынча ышана алабыз. Аларны Йәһвә Алла үзе бирә. Ул үз хезмәтчеләренә изге рухы аша безнең көннәрдә Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең ничек итеп үтәлүен аңлау сәләте биргән. Чынлап та, без Изге Язмаларның күп пәйгамбәрлекләре 1914 елдан башлап ничек итеп үтәлүен күрәбез һәм шуның өчен Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерәбез! Без бу явыз әйберләр системасының ахыры турында калган пәйгамбәрлекләрнең үтәлүенә бер дә шикләнмибез. Яктылыгыбызга яктырырга рөхсәт итеп, шул ук вакытта, Алла пәйгамбәрлекләренә тырышып игътибар итү бик мөһим (Матфей 5:16). Йәһвә җирне каплый торган «караңгылыкта яктылыкка күтәрелергә» биргәненә, без аңа шулкадәр рәхмәтебезне белдерәбез! (Исай 58:10).
17. Ни өчен без Алладан килгән рухи яктылыкка мохтаҗ?
17 Табигый яктылык безгә күрергә һәм шулай ук безгә төрле ризык булып торган үсемлекләргә үсәргә мөмкинлек бирә. Без табигый яктылыксыз яши алмыйбыз. Ә рухи яктылыксыз яши алабызмы? Рухи яктылык безне алып бара һәм Алла Сүзендә — Изге Язмаларда алдан ук әйтелгән киләчәк турында белергә мөмкинлек бирә (Мәдхия 118:105). Йәһвә безгә «[үз] яктылыгын һәм хакыйкатен» җибәрә (Мәдхия 42:3). Моның барлык булганы өчен дә без Аллага күп рәхмәтләребезне әйтергә тиеш. Әйдәгез, шуңа күрә «Алланың даны турында» яктылык «белем»ен, безнең образлы йөрәкләрне яктыртсын өчен, үзебезгә бөтен булган көчебез белән тырышып кабул итик (2 Коринфлыларга 4:6, ЯД; Ефеслыларга 1:18).
18. Йәһвәнең «таң алды йолдызы» хәзер нәрсәгә әзер?
18 «Таң алды йолдызы» — Гайсә Мәсих, барлык Галәм өстеннән 1914 елда «калыккан» һәм башка төскә кертелү күренешен үти башлаган һәм аның турында белү, безнең өчен искиткеч фатиха! Әйе, Алла нияте буенча, Йәһвәнең калыккан «таң алды йолдызы», бу күренешне тормышка ашырырга әзер булып тора. Хәзер ул «Зур Кодрәтле Алланың... шул бөек көнендәге сугыш»ын башларга әзер (Ачыш 16:14, 16). Бу иске системаны юкка чыгаргач, Йәһвә «яңа күк һәм яңа җир» барлыкка китерү турындагы үз вәгъдәсен үтәячәк һәм без анда аны мәңге Зур Кодрәтле һәм чын пәйгамбәрлекләр Алласы дип данлый алачакбыз (2 Питер 3:13). Әйдәгез, бу көн килгәнче, Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итеп, Алла яктылыгында йөрүебезне дәвам итик.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Сез Гайсәнең башка төскә кертелүен ничек тасвирлап бирер идегез?
• Башка төскә кертелү ничек иманыбызны ныгыта?
• «Таң алды йолдызы» кемне яки нәрсәне күрсәтә һәм ул кайчан калыккан?
• Безгә ни өчен Алланың пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итәргә кирәк?
[21 биттәге иллюстрация]
Сез башка төскә кертелүнең мәгънәсен аңлатып бирә аласызмы?
[23 биттәге иллюстрация]
«Таң алды йолдызы» инде калыкты. Моның кайчан һәм ничек булганы сезгә билгелеме?