Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w01 1.2. 30-31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бүләк ителгән тормышны дөрес бәялә
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күзәтү манарасы 2001 ел
w01 1.2. 30-31 б.

Укучыларның сораулары

Кан турында Изге Язмаларның васыятьләре яктылыгында Йәһвә Шаһитләре пациентның үз канын куллана торган медицина процедурасына ничек карыйлар?

Карар кабул иткәндә мәсихче тик шәхси яхшырак күрүгә яисә врачларның киңәшләренә генә нигезләнергә тиеш түгел. Аңа моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәненә җитди карарга кирәк. Бу сорау аның Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтенә кагыла.

Без яшәвебез белән Йәһвәгә бурычлы, ул организмга кан кабул итмәскә кушкан (Яшәеш 9:3, 4). Борынгы Исраилгә карата бирелгән Алла кануны, кан — ул яшәүне сурәтләгәнгә күрә, аны куллануны чикләгән. Алла: «Тәннең җаны [яисә яшәве] канда һәм Мин сезнең җаннарыгызны чистартыр өчен, аны сезгә корбан китерү урынына билгеләдем». Ә кеше хайванны тукланыр өчен үтерсә ничек? Алла ул чакта кеше «канга агып чыгарга мөмкинлек бирергә ... һәм аны җир белән капларга тиеш», дип әйткәнa (Левит 17:11, 13). Бу васыятьне Йәһвә кат-кат кабатлаган (Икенчезаконлык 12:16, 24; 15:23). Яһүдиләрнең бер чыганагында: «Канны сакларга ярамый, аны кулланырга ярамаслык икәнлеген күрсәтеп, җиргә түгәргә кирәк»,— дип билгеләнелә («Soncino Chumash»). Бернинди дә исраилле яшәве Алланыкы булган башка җан иясенең канын җыярга, сакларга һәм кулланырга тиеш булмаган.

Мәсих үлеме белән Муса канунын үтәргә кирәклеге юкка чыккан. Ләкин Алла канны шулай ук изге дип саный. Изге рух белән дәртләндерелгән рәсүлләр мәсихчеләргә «каннан... тыелыгыз» дигән күрсәтмә биргәннәр. Һәм бу күрсәтмәгә өстән уйлау белән карарга ярамый. Каннан тыелу җенси бозыклыктан һәм потларга табынудан тыелу кебек, әхлак ягыннан шулай ук мөһим (Ап. эшләре 15:28, 29; 21:25). Егерменче гасырда донорство һәм кан җибәрү киң таралгач, Йәһвә Шаһитләре моның Алла Сүзенә каршы килгәнен аңлаганнарb.

Кайчак врачлар кирәк булганда пациентның әзерләнгән үз канын җибәрергә мөмкин булсын өчен, операциягә берничә атна алдан аны үз канын (операция алдындагы аутокан алу яисә ОААА) бирергә дәртләндерәләр. Әмма канны җыю, саклау һәм җибәрү Левит һәм Икенчезаконлык китапларында әйтелгәнгә ачыктан-ачык каршы килә. Канны сакларга ярамый, аны түгәргә яисә, образлы итеп әйткәндә, Аллага кайтарырга кирәк. Әлбәттә, Муса кануны бүген көчендә түгел. Шулай да Йәһвә Шаһитләре бу законда каралган принципларны хөрмәт итәләр һәм «каннан... тыелырга» тәвәккәл ниятләнгәннәр. Шуңа күрә без донорлар булып кан бирмибез һәм үз каныбызны үзебезгә җибәрер өчен әзерләмибез, чөнки аны түгәргә кирәк. Мондый канны җыю һәм җибәрү системасы Алла законына каршы килә.

Пациентның үз канын куллану белән бәйле булган башка процедуралар үткәргәндә һәм анализлар алганда, Алланың принципларына ачык каршы килү юк. Мәсәлән, күп мәсихчеләр аларның каннарын анализга алуларын рөхсәт итәләр. Анализдан соң кан өлгеләрен ташлыйлар. Врачлар шулай ук пациентның үз канын куллану белән бәйле булган тагын да катлаулырак процедуралар тәкъдим итәргә мөмкин.

Мәсәлән, хирургик операция вакытында, гемодилюция ясаганда, канның бер өлеше тәннән читкә җибәрелергә мөмкин. Ә пациентның тәнендә калган каны сыегайтыла. Шуннан соң кан йөрешенең ясалма түгәрәгенә җибәрелгән кан кире пациент тәненә кайтарыла һәм нәтиҗәдә аның канында гемоглобин саны нормальләшә. Икенче очракта, ярага аккан кан җыелырга һәм фильтр аша үткәрелергә мөмкин һәм шуның белән эритроцитлар кире пациент канына кайтарыла. Бу кан саклау дип атала. Башка процедурада кан берәр органның (мәсәлән, йөрәк, үпкә яисә бавырларның) функциясен вакытлыча үтәп торучы махсус аппарат аша үтә. Шуннан соң аппараттан кан пациент организмына кире кайтарыла. Икенче очракта, кан аның начар сыйфатлы яисә имгәтелгән кисәкләрен бетерер өчен сепараторга (центрифугага) күчерелә. Яисә врачларның максаты: канның берәр компонентын организмның башка урыннарында кулланыр өчен аеру. Шулай ук пациенттан берникадәр кан маркировка яисә аңа берәр дару кушар өчен алына һәм аннан соң пациентның организмына кире кайтарыла торган процедуралар бар.

Мондый процедуралар үзгәрергә мөмкин һәм вакыт үтү белән, һичшиксез, диагностиканың һәм дәвалауның яңа алымнары үстерелгән булыр. Без бу процедураларның һәрберсен карап чыгарга һәм нинди дә булса карарлар чыгарырга тырышмыйбыз. Мәсихче хирургик операция ясалганда, анализлар биргәндә яисә берәр дәвалану вакытында үз каны белән ничек эш итәргә үзе карар итәргә тиеш. Аңа врачлардан яисә башка медперсоналдан аның каны ничек кулланыла алуын алдан ук белергә кирәк. Шуннан соң ул үз вөҗданы буенча карар кабул итәргә тиеш. (Рамканы карагыз).

Мәсихчеләргә алар Аллага үзләрен багышлаганнарын һәм «Аллаңны бөтен йөрәгең белән, һәм бөтен җаның белән, һәм бөтен көчең белән, һәм бөтен акылың белән ярат» дигән васыятьне үтәргә бурыч биргәннәрен истә тотарга кирәк (Лука 10:27). Дөньядагы күпчелек кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре Алла белән үзара мөнәсәбәтләренең кадерен беләләр. Безнең Яшәү Бирүчебез барысын да Гайсәнең түгелгән канына иман итәргә чакыра. Изге Язмаларда: «[Гайсә Мәсихтә] без Аның Каны белән йолу һәм гөнаһларны кичерү алабыз»,— дип әйтелә (Ефеслыларга 1:7).

[Искәрмәләр]

a Профессор Фрэнк Горман: «Канны җиргә түгү, бәлкем, тирән хөрмәтнең билгесе — хайванның яшәвенә хөрмәт һәм шунлыктан, бу хайванга яшәү биргән һәм аның турында кайгыртучанлык күрсәтергә дәвам итә торган Аллага хөрмәт булып торадыр»,— дип яза.

b «Күзәтү манарасы»ның 1951 ел 1 июль санында (ингл.) бу теманың төп сораулары буенча җаваплар бирелгән һәм ни өчен мәсихчеләргә кан җибәрү кабул итәрлек түгел икәне аңлатылган булган.

[31 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ СЫНАР ӨЧЕН СОРАУЛАР

Әгәр дә минем канның өлеше минем организмнан читкә җибәрелгән булса һәм аның баруы, бәлкем, ниндидер вакытка туктатылган да булса, минем вөҗданым бу кан минем тәнемнең өлеше һәм бу канны «җиргә түгәргә» кирәк түгел дип санарга рөхсәт итәрме?

Әгәр дә диагностика яисә дәвалау процедурасы вакытында миннән канның ниндидер өлешен алып һәм аның составын үзгәртеп, шуннан соң кире организмга кайтарсалар, минем Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданым саф булырмы?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу