Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w01 1.4. 3 б.
  • Хәвеф-хәтәргә тулы тормыш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәвеф-хәтәргә тулы тормыш
  • Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хәвеф-хәтәр белән тулы дөньяда ничек иминлек табарга?
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Күзәтү манарасы 2001 ел
w01 1.4. 3 б.

Хәвеф-хәтәргә тулы тормыш

«Без һәр көн, һәр секундта да, хәтта йоклаганда да, шул хәтле хәвеф-хәтәргә дучар булабыз, хәтта тормышыбызның һәркайсы моменты соңгысы булырга мөмкин» («Дискавер» журналы).

БЕЗНЕҢ тормыш миналы кырда йөрү белән чагыштырыла, чөнки һәркайсы моментта, безне гадәттә кисәтмичә, имгәнү һәм үлем сагалап тора. Һәрбер илдә кешеләр төрлечә хәвеф-хәтәрләргә дучар булалар. Бу автомобиль катастрофасы, гражданнар сугышы, ачлык, СПИД, рак, йөрәк авырулары һәм башка күп нәрсәләр булырга мөмкин. Мәсәлән, «Ю. С. ньюс энд уорлд рипорт» билгеләгәнчә, Сахара чүленнән көнъякта урнашкан Африка районнарында СПИД бер ел дәвамында «2,2 миллион кеше тормышын алып китеп — бу Африканың барлык гражданнар сугышында вафат булган кешеләрнең саныннан 10 тапкырга күбрәк» беренче номерлы үтерүче булган.

Шул ук вакытта бөтен дөньяда яшәүне озайтыр, авыру һәм инвалидлык хәвеф-хәтәренә юл куймас өчен миллиард сум акча сарыф ителә. Физкультура белән шөгыльләнү, рациональ туклану һәм спиртлы эчемлекләрнең чамасын белеп эчү белән бәйле күп популяр идеяләр берникадәр файда китерәләр. Ләкин яшәүнең һәркайсы мөһим ягы турында, безгә зуррак куркынычсызлыкта яшәргә мөмкинлек бирүче ышанычлы информация чыганагы бар. Бу белемнәрнең чыганагы — Изге Язмалар. Анда безнең сәламәтлеккә һәм иминлеккә тәэсир итә торган бер-берсенә һич тә охшамаган характерлы авырлыкларны чишәр өчен киңәшләр бар. Әлбәттә, Изге Язмаларда барлык булырга мөмкин булган проблемалар да санап кителми. Ләкин анда туклану, физик шөгыльләнү, психологик караш, җенси мөнәсәбәтләр, аракы эчү, тәмәке тарту һәм медицина максатларыннан тыш наркотиклар белән куллану дигән сорауларда безгә җитәкчелек бирә торган искиткеч принциплар бар.

Күп кешеләрнең тормышы шулай ук финанс билгесезлеге белән авырая. Ләкин Изге Язмалар монда да ярдәмгә килә. Ул акчага нинди караш булырга тиеш һәм акчаны акыл белән ничек кулланырга кирәк икәне турында киңәш биреп кенә калмый, ә ничек яхшы эшләүче һәм яхшы эш бирүче булырга икәненә дә өйрәтә. Башкача әйткәндә, Изге Язмалар финанс куркынычсызлыгына һәм физик иминлегенә карата да, безнең тормышыбызга карата да ышанычлы юл күрсәткеч. Изге Язмаларның бүген нинди гамәли файда китерә икәнен беләсегез киләме? Алай булса, алга таба укуыгызны дәвам итегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу