Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w02 1.4. 8-12 б.
  • Йөрәгеңдә Йәһвәдән курку үстер

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йөрәгеңдә Йәһвәдән курку үстер
  • Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иң зур хөрмәт, тирән ихтирам һәм курку
  • «Аңа ябышыгыз»
  • Алланы ярату — бу аннан курку
  • Йәһвәдән куркырга өйрәнү
  • Йәһвәдән курыккан һәрбер кеше бәхетле
  • Йәһвәдән курык һәм аның әмерләрен үтә
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Изге Язмаларны ни өчен өйрәнергә кирәк?
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Акыллы бул — Аллаһыдан курык!
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Йәһвәдән куркып шатлыклы яшә
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2002 ел
w02 1.4. 8-12 б.

Йөрәгеңдә Йәһвәдән курку үстер

«Их... Миннән куркыр һәм барлык көннәрдә Минем барлык әмерләремне үтәр өчен аларның йөрәге шундый булса иде» (ИКЕНЧЕЗАКОНЛЫК 5:29).

1. Бервакытны кешеләр куркудан азат булачагында ни өчен шикләнмәскә була?

КУРКУ кешеләрне инде күп гасырлар эзәрлекли. Ачлык, чир һәм җинаятьләр яисә сугыштан курку миллионлаган кешеләрдә даими рәвештә борчу тудыра. Шуңа күрә кеше хокуклары буенча Гомуми декларациянең кереш бүлегендә бөтен кешеләр дә куркудан азат булачак дөньяны барлыкка китерергә омтылу чагылаa. Бәхеткә каршы, андый дөнья киләчәк дип Алла үзе безне ышандыра, ләкин кеше тырышлыклары аркасында түгел. Йәһвә Михей пәйгамбәре аша безгә яңа гадел дөньяда «беркем дә аларны [аның халкын] куркытмас» дип вәгъдә бирә (Михей 4:4).

2. а) Изге Язма безне ничек Алладан куркырга чакыра? б) Алладан курку бурычыбыз белән бәйле булган нинди сораулар барлыкка килергә мөмкин?

2 Ләкин курку файдалы да була. Изге Язмада Алла хезмәтчеләре Йәһвәдән куркырга кабат-кабат чакырылалар. Муса исраиллеләргә: «Ходайдан, синең Аллаңнан курык һәм Аңа гына хезмәт ит»,— дип әйткән (Икенчезаконлык 6:13). Ә берничә гасыр үткәннән соң Сөләйман: «Аллаһыдан курык һәм Аның кушканнарын үтә, чөнки кеше өчен барысы да шуннан гыйбарәт»,— дип язган булган (Вәгазьче 12:13). Фәрештәләр җитәкчелегендә үткәрелүче вәгазьдә катнашып, без дә барлык кешеләрне «Аллаһыдан куркырга һәм аны данларга» дәртләндерәбез (Ачылыш 14:6, 7). Ләкин мәсихчеләр Йәһвәдән куркырга гына түгел, ә шулай ук аны чын күңелләреннән яратырга тиеш (Маттай 22:37, 38). Ничек бер үк вакытта Алладан куркырга да һәм аны яратырга да мөмкин? Ни өчен яратучы Алладан куркырга кирәк? Алладан куркуны үстерү безгә нинди файда китерәчәк? Бу сорауларга җавап бирер өчен, иң беренче итеп без аңларга тиешбез: нәрсә ул Алладан курку һәм ни өчен бу куркуның Йәһвә белән безнең мөнәсәбәтләребезгә хәлиткеч әһәмияте бар.

Иң зур хөрмәт, тирән ихтирам һәм курку

3. Алладан курку нинди мәгънә йөртә?

3 Алладан курку — бу мәсихчеләрдә Иҗат Итүче алдында булырга тиеш мөнәсәбәт. Куркуның мондый төре «Барлыкка Китерүчегә карата тирән ихтирам, аның алдында дулкынландыргыч иң зур хөрмәт һәм аңа ярамас булудан файдалы курку» дип билгеләнә. Шулай итеп, Алладан курку безнең тормышыбызның ике мөһим ягына: безнең Аллага карата мөнәсәбәтебезгә һәм ул нәфрәт иткән тәртипкә карата безнең карашыбызга тәэсир итә. Әлбәттә, боларның икесе дә безнең яшәү өчен бик мөһим һәм җентекләп карауга лаек. Вайн сүзлеге буенча бу иң зур хөрмәтле курку мәсихчеләргә «яшәүнең рухи һәм әхлак сорауларын чишкәндә җитәкчелек сәбәбе булып» хезмәт итә («Expository Dictionary of New Testament Words»).

4. Безгә Барлыкка Китерүчебезгә карата ничек итеп иң зур хөрмәт һәм тирән ихтирам үстерергә?

4 Безгә Барлыкка Китерүчебезгә карата ничек иң зур хөрмәт һәм тирән ихтирам үстерергә? Искиткеч күренешне, нык тәэсир калдыра торган шарлавыкны яисә гаҗәеп кояш батуын күргәндә, без иң зур хөрмәт кичерәбез. Иман күзләре белән бу иҗади эшләр аша аның Авторы — Алланың кулларын күргәндә, бу тойгы көчәя. Моннан тыш, Йәһвәнең искиткеч иҗади эшләре белән чагыштырганда без дә, патша Давыт кебек, кечкенә икәнебезне аңлыйбыз. «Мин Синең күкләреңә — Үз кулың белән булдырган эшеңә, Син урнаштырган айга, йолдызларга караганда, Син исеңдә тоткан кеше нәрсә соң ул һәм Син кайгырган адәм улы ни?» (Мәдхия 8:4, 5). Мондый иң зур хөрмәт бездә тирән ихтирам уята, ә бу Йәһвәне безгә бар эшләгәне өчен мактарга һәм рәхмәтләребезне белдерергә дәртләндерә. Давыт шулай ук болай дип язган: «Сине данлыйм, чөнки мин гаҗәеп ясалганмын. Синең эшләрең гаҗәеп һәм минем җаным моны бик аңлый» (Мәдхия 138:14).

5. Ни өчен безгә Йәһвәдән куркырга кирәк һәм кем ул яктан искиткеч үрнәк бирә?

5 Иң зур хөрмәт һәм тирән ихтирам Алланың, Барлыкка Китерүче буларак, куәте алдында һәм аның, Галәмнең законлы Хакиме буларак, хакимияте алдында файдалы һәм хөрмәт итүчән курку тудыра. Рәсүл Яхъя күренешендә күктә үз урыннарын алган «җанварны, аның сынын... җиңеп чыккан» — майланган мәсихчеләрне күргән һәм алар болай дип игълан итәләр: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Раббы! Синнән кем курыкмас, Исемеңне кем данламас?» (Ачылыш 15:2—4). Алланың бөеклеге алдында иң зур хөрмәт Алладан курку тудыра һәм бу курку Мәсих белән күк Патшалыгында идарә итүчеләрне Алланы, иң бөек Хакимче буларак, хөрмәтләргә дәртләндерә. Йәһвәнең барлык ясаган эшләре һәм ничек аның Галәм белән гадел хаким иткәне турында уйланганда, әллә без аннан куркырга кирәк икәнендә дәлилләр алмыйбызмы? (Мәдхия 2:11; Йәрәми 10:7).

6. Ни өчен безгә Йәһвәгә яраклы булмаудан файдалы курку кирәк?

6 Ләкин, иң зур хөрмәт һәм тирән ихтирамнан башка, Алладан курку шулай ук аңа ярамас яисә аңа карата тыңламаучан булудан файдалы куркуны үз эченә ала. Ни өчен? Чөнки Йәһвә «ачуга ашыкмаучан һәм игелеккә мул» булса да, «ул җәзасыз калдырмый» икәнен без истә тотарга тиешбез (Чыгыш 34:6, 7). Йәһвә яратучан һәм мәрхәмәтле, ләкин шул ук вакытта ул тәкъвасызлыкны һәм белеп гөнаһ эшләү тәртибенә түзеп тормаячак (Мәдхия 5:5, 6; Аввакум 1:13). Йәһвә каршында явызлык булганны белеп һәм тәүбә итмичә эшләгән кешеләр һәм үзләрен аңа каршы куйганнар җәзасыз калмаячаклар. Рәсүл Паул әйтүе буенча: «Тере Аллаһы кулына эләгү коточкыч эш!» Андый очракка эләгүдән файдалы курку безне саклаячак (Еврейләргә 10:31).

«Аңа ябышыгыз»

7. Йәһвәнең коткаручы көченә өмет баглар өчен, бездә нинди сәбәпләр бар?

7 Аллага карата иң зур хөрмәтле курку һәм аның искиткеч куәтен ачык итеп аңлау артыннан Йәһвәгә өмет баглау һәм аңарда ышанычлы булу бара. Йәһвәнең җитәкчелек итүче кулы безгә иминлек хисе бирә һәм без үзебезне Атасы кырында үзен тыныч хис иткән яшь бала кебек, хис итәбез. Йәһвә исраиллеләрне Мисырдан чыгарганнан соң, алар нинди тойгылар кичергәненә игътибар итегез: «Исраиллеләр Ходайның мисырлылар өстеннән күрсәткән бөек кулын күрделәр һәм курыкты халык Ходайдан һәм ышанды Ходайга» (Чыгыш 14:31). Елишаның тормышында булган вакыйга шулай ук «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала һәм коткара» икәнен күрсәтә (Мәдхия 33:8; 4 Патшалык 6:15—17). Йәһвә халкының хәзерге тарихы һәм, бәлкем, безнең шәхси тәҗрибәбез дә раслый: Алла үз көчен аңа хезмәт иткән кешеләр файдасы өчен куллана (2 Паралипоменон 16:9). Моның барысы да безгә «Ходайдан куркуда — нык өмет» икәнен аңларга ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 14:26).

8. а) Ни өчен Алладан курку безне аның юллары буенча йөрергә дәртләндерә? б) Ничек безгә Йәһвәгә «ябышырга» кирәк икәнен аңлатыгыз.

8 Алладан файдалы курку безгә аңа өмет баглауга һәм аңарда ышанычлы булуга да ярдәм итә һәм шулай ук безне аның юллары буенча йөрергә дә дәртләндерә. Сөләйман гыйбадәтханәне багышлаган вакытта Йәһвәгә мондый сүзләр белән дога кылган: «Алар [исраиллеләр] Синнән курыксыннар һәм Син безнең аталарга биргән җирдә барлык көннәрдә яшәгәндә синең юлларың буенча йөрсеннәр иде» (2 Паралипоменон 6:31). Моңа кадәр Муса исраиллеләрне болай дип кисәткән: «Ходайга сезнең Аллагызга иярегез һәм Аңардан куркыгыз, Аның әмерләрен үтәгез һәм Аның тавышын тыңлагыз, һәм Аңа хезмәт итегез һәм Аңа ябышыгыз» (Икенчезаконлык 13:4). Бу шигырьләр ачык итеп күрсәткәнчә, без Йәһвә юллары буенча йөрергә һәм аңа «ябышырга» телибез, чөнки без Аллага ышанабыз һәм аңа өмет баглыйбыз. Әйе, яшь бала тулысынча ышанган һәм өмет баглаган әтисенә бөтенләй ябышкан кебек, Алладан курку безне Йәһвәне тыңларга, аңа хезмәт итәргә һәм аңа «ябышырга» дәртләндерә (Мәдхия 62:9; Исай 41:13).

Алланы ярату — бу аннан курку

9. Алланы ярату һәм аннан курку арасында нинди бәйләнеш бар?

9 Изге Язмалар буенча Алладан курку кирәклеге аны яратырга ярамый дигәнне һич тә аңлатмый. Киресенчә, исраиллеләргә «Ходайдан куркырга, аның юллары буенча йөрергә һәм Аны яратырга» дип боеру бирелгән булган (Икенчезаконлык 10:12). Шулай итеп, Алладан курку һәм аны ярату бер-берсе белән үзара тыгыз бәйләнгән. Алладан курку безне аның юллары буенча йөрергә дәртләндерә һәм шуның белән без аны яратабыз икәнен исбат итәбез (1 Яхъя 5:3). Бу чыннан да шулай, чөнки без кемнедер яратсак, без аны рәнҗетергә куркабыз. Исраиллеләр чүлдә үзләренең фетнәче тәртипләре белән Йәһвәне рәнҗеткәннәр. Без, әлбәттә, күктәге Атабызны бер нәрсә белән дә рәнҗетергә теләмибез (Мәдхия 77:40, 41). Икенче яктан, «Ходай Үзеннән куркучыларга... ризалык» биргәнгә күрә, без үз буйсынуыбыз һәм тугрылыгыбыз белән аның йөрәген шатландырабыз (Мәдхия 146:11; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Аллага карата ярату безне аңа яраклы булырга дәртләндерә, ә Алладан курку безгә аны рәнҗетергә рөхсәт итми. Бу ике сыйфат бер-берсенә каршы килми, ә бер-берсен тулыландыра.

10. Йәһвәдән куркуыннан зур шатлык таба икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

10 Гайсә Мәсихнең тормышы без ничек бер үк вакытта Алладан курка да һәм аны ярата да алабыз икәнен күрсәтә. Гайсә турында Исай пәйгамбәр болай дип язган: «Аңарда Ходай Рухы, акыллылык һәм зирәклек рухы, киңәш һәм ныклык рухы, белем һәм диндарлык рухы, һәм Ходайдан курку аңарда булачак» (Исай 11:2, 3). Бу пәйгамбәрлек буенча, Алла рухы Гайсәне үзенең күктәге Атасыннан куркырга дәртләндергән. Моннан тыш, бу курку Гайсәгә комачауламаган, ә аңа канәгатьлек китергәнен күрәбез. Гайсә, хәтта авыр шартларда да, Алланың ихтыярын үтәүдә һәм аны канәгатьләндерүдә рәхәтлек тапкан. Баганада аның җәзалап үтерелүе якынлашканда Гайсә Йәһвәгә догада: «Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын»,— дип әйткән (Маттай 26:39). Гайсә Аллага шундый курку күрсәткәнгә күрә, Йәһвә аның үтенечләрен илтифат белән тыңлаган, аңа көч биргән һәм үлемнән терелткән (Еврейләргә 5:7).

Йәһвәдән куркырга өйрәнү

11, 12. а) Ни өчен без Алладан куркырга өйрәнергә тиеш? б) Гайсә безне ничек Йәһвәдән куркырга өйрәтә?

11 Табигать көченә һәм бөеклегенә безнең исебез киткәндә, үз ихтыярыбыздан башка була торган куркудан аермалы буларак, Алладан курку үзеннән-үзе барлыкка килми. Менә ни өчен Бөегрәк Давыт, Гайсә Мәсих пәйгамбәрлек рәвешендә: «Әй балалар, килегез, мине тыңлагыз, сезне Ходайдан куркырга өйрәтермен»,— дип безгә мөрәҗәгать итә (Мәдхия 33:12). Ничек без Гайсә мисалыннан Йәһвәдән куркырга өйрәнә алабыз?

12 Гайсә күктәге Атабыз нинди искиткеч шәхес икәнен аңларга ярдәм итеп, безне Йәһвәдән куркырга өйрәтә (Яхъя 1:18). Гайсә үз Атасының шәхесен тулысынча чагылдырганга күрә, Мәсих үрнәгендә Алла ничек уйлый һәм ничек башкаларга карата мөгамәлә итә икәне күренә (Яхъя 14:9, 10). Моннан тыш, Йәһвәгә гөнаһларыбызны кичерсен дип мөрәҗәгать иткәндә, Гайсә йолымы безгә моның өчен мөмкинлек бирә. Алла мәрхәмәтенең бу искиткеч чагылуы үзеннән-үзе аннан куркырга көчле сәбәп булып хезмәт итә. Мәдхия җырлаучы: «Синдә кичерү — Синнән курыксыннар»,— дип язган (Мәдхия 129:4).

13. Гыйбрәтле хикәядә Йәһвәдән куркырга ярдәм итә торган нинди адымнар бирелә?

13 Гыйбрәтле хикәяләр китабында безгә куркуны үстерергә ярдәм итәчәк берничә адым күрсәтелгән. «Улым! әгәр дә син минем сүзләремне кабул итсәң һәм васыятьләремне үзеңдә сакласаң, шулай колагыңны акыллылыкка игътибарлы итсәң һәм йөрәгеңне уйлауга исәң; әгәр дә белемне чакырсаң һәм акылга мөрәҗәгать итсәң; әгәр дә аны көмеш кебек эзләсәң һәм хәзинә кебек табарга тырышсаң, шул чакта Ходайдан куркуны аңларсың һәм Алла турында белем табарсың» (Гыйбрәтле хикәя 2:1—5). Димәк, Алладан куркыр өчен без чын күңелдән аның Сүзен өйрәнергә, аның Сүзендә булган үгет-нәсихәтләрне эчкерсез аңларга омтылырга һәм, әлбәттә, Изге Язмаларның киңәшләрен тырышып тотарга тиешбез.

14. Исраил патшаларына бирелгән киңәшне без ничек тота алабыз?

14 Борынгы Исраилнең һәрбер патшасы Канунны күчереп язарга тиеш булган һәм «үз Алласыннан, Ходайдан куркырга өйрәнер өчен һәм бу канунның барлык сүзләрен һәм карарларын үтәргә тырышыр өчен» аңа «аны тормышының һәр көнендә укырга» боерык бирелгән булган (Икенчезаконлык 17:18, 19). Йәһвәдән куркырга өйрәнер өчен, Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү безнең өчен дә бик мөһим. Изге Язмаларның принципларын үз тормышыбызда кулланып, без Алладан булган акыл һәм белемне акрын гына алабыз. Үз тормышыбыздагы яхшы уңышларны күреп, без «Ходайдан куркуны аңлый» башлыйбыз һәм Алла белән безнең мөнәсәбәтләрнең кадерен беләбез. Өстәвенә, имандашлар белән бергә җыелып, безнең барыбыз да — яше дә карты да Алла өйрәткәненә игътибарлы була алабыз, Алладан куркырга һәм аның юллары буенча йөрергә өйрәнә алабыз (Икенчезаконлык 31:12).

Йәһвәдән курыккан һәрбер кеше бәхетле

15. Алладан курку кайсы якларыннан безнең аңа гыйбадәт кылубыз белән бәйле?

15 Югарыда каралган абзацлардан без күрәбез: Алладан курку — бу безнең һәрберебез үстерергә тиеш булган дөрес фикер юнәлеше, чөнки бу курку Йәһвәгә безнең гыйбадәт кылуыбызның аерылгысыз бер өлеше. Мондый куркуны кичереп без, тулысынча Йәһвәгә өмет баглыйбыз, аның юллары буенча йөрибез һәм аңа ябышабыз. Алладан курку Гайсә Мәсихне дәртләндергән кебек, безне дә Йәһвәгә үз тормышыбызны багышлаганда биргән вәгъдәбезне хәзер һәм мәңге үтәргә дәртләндерәчәк.

16. Ни өчен Йәһвә безне аннан куркырга чакыра?

16 Алладан курку файдасыз булмый яисә азатлыкны чикләми. «Ходайдан [«Йәһвәдән», ЯД] куркучылар, Аның юлларыннан йөрүчеләр барсы да бәхетле!» — дип ышандыра безне Изге Язмалар (Мәдхия 127:1). Йәһвә безне аннан куркырга чакыра, чөнки ул белә: бу сыйфат безне саклаячак. Мусага әйткән сүзләрендә без аның яратучан кайгыртучанлыгын күрә алабыз: «Их, аларга һәм аларның улларына мәңге яхшы булсын өчен Миннән куркыр һәм барлык көннәрдә Минем барлык әмерләремне үтәр өчен аларның йөрәге шундый булса иде» (Икенчезаконлык 5:29).

17. а) Алладан курку кайсы якларыннан безнең файдага хезмәт итә? б) Без чираттагы мәкаләдә Алладан куркуның кайсы якларын карап чыгачакбыз?

17 Әгәр без дә йөрәгебездә Алладан куркуны үстерсәк, безгә бу яхшылык китерәчәк. Кайсы яклардан? Иң беренче, мондый караш Аллага яраклы булачак һәм безне аның белән якынайтачак. Давыт үз тәҗрибәсеннән белгән: Алла «Үзеннән куркучыларның теләкләрен тормышка ашыра, ачы тавышларын ишетә һәм аларны коткара» (Мәдхия 144:19). Икенчедән, Алладан курку безгә файда китерәчәк, чөнки безнең бөтен явыз нәрсәгә карата булган карашыбызга тәэсир итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 3:7). Чираттагы мәкаләдә без Алладан курку ничек итеп безне рухи куркынычлардан саклый икәнен карап чыгарбыз; анда шулай ук Алладан курыккан һәм явызлыктан качкан кешеләрнең Изге Язмада язылган кайбер мисалларына игътибар ителәчәк.

[Искәрмә]

a Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы 1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары буенча Гомуми декларацияне кабул иткән.

Сез җавап бирә аласызмы?

• Алладан курку нәрсәне аңлата һәм ничек ул безгә тәэсир итә?

• Алладан курку һәм Алла алдында йөрү — бу ничек бер-берсе белән бәйле?

• Алладан курку Аллага карата ярату белән бәйле икәне Гайсә мисалыннан ничек күренә?

• Йөрәгебездә Йәһвәдән куркуны үстерергә нәрсә ярдәм итә?

[11 биттәге иллюстрация]

Исраил патшаларына Канунны күчереп язарга һәм аны һәр көн укырга боерылган булган.

[12 биттәге иллюстрация]

Бала әтисенә өмет баглаган кебек, Йәһвәдән курку безне аңа өмет багларга дәртләндерә.

[9 биттәге иллюстрация]

Йолдызлар: Photo by Malin, © IAC/RGO 1991

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу