«Менә ул, безнең аллабыз!»
Бу ике мәкаләдәге өйрәнү өчен билгеләнгән материал «Йәһвәгә якынлаш» дигән китапка нигезләнгән. Бу китап бөтен дөнья буенча 2002—2003 елларда үткән өлкә конгрессларында бирелде. (30 нчы биттәге «Мин бу китапка мохтаҗ идем» дигән мәкаләне карагыз.)
«Менә Ул, безнең Аллабыз! Аңа без өмет баглаган идек һәм Ул безне коткарды! Бу Ходай [«Йәһвә», АМТ]» (ИСАЙ 25:9).
1, 2. а) Йәһвә ыруг башлыгы Ибраһимны ничек атаган, һәм моңа бәйле нинди сорау барлыкка килә? б) Изге Язмаларда Алла белән якын мөнәсәбәтләргә ия булырга мөмкин дигән нинди ышандыру бар?
«МИНЕМ дустым». Мондый сүзләрне күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче Йәһвә Алла ыруг башлыгы Ибраһим турында әйткән (Исай 41:8). Күз алдыңа китереп кенә кара: кеше Галәм Хакименең дусты булган! Син: «Мин дә Аллага шулай якын була аламмы?» — дип сорарга мөмкин.
2 Изге Язмаларда Алла белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу мөмкин дигән ышандыру бар. Ибраһимның мондый якын мөнәсәбәтләре булган, чөнки ул «Аллаһыга ышанган» (Ягъкуб 2:23). Бүген дә Йәһвә «гадел гамәлле бәндәләре белән... аралаша» (Гыйбрәтле хикәя 3:32). Изге Язмаларда, Ягъкуб 4:8 дә: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дигән өндәү бар. Әгәр без үзебез Йәһвәгә якынлашыр өчен адымнар ясасак, Алла да безгә якынаячак. Әмма бу Алла тарафыннан рухландырылган сүзләр беренче адымны без — гөнаһлы һәм камил булмаган кешеләр ясыйбыз дигәнне аңлатамы? Һичтә юк. Яратучы Йәһвә Аллабыз үзе ике мөһим адым ясаган, һәм шуңа күрә генә аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия булырга мөмкин (Мәдхия 25:14, ЯД [24:14]).
3. Без аның дуслары була алсын өчен, Йәһвә нинди ике адым ясаган?
3 Йәһвә, беренчедән, Гайсә «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирсен» өчен, чаралар күргән (Маттай 20:28). Бу йолым корбаны безгә Аллага якынлашырга мөмкинлек бирә. Изге Язмаларда: «Без яратабыз, чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:19). Әйе, Алла безне «беренче булып» яратканга күрә, ул, без аның белән дус була алсын өчен, нигез салды. Икенчедән, Йәһвә безгә үзен ачты. Без кешене яхшырак белгәч һәм аның үзенчәлекле якларын кадерли башлагач, безнең аның белән якын дусларча мөнәсәбәтләр урнаша. Шуның турында уйлап кара: әгәр Йәһвә яшерен, аның турында белем алып булмый торган Алла булса, без аңа берничек тә якынлаша алмас идек. Киресенчә, Йәһвә үзен яшерми, безнең аның нинди булуын белүебезне тели (Исай 45:19). Ул үзенең Сүзендә, Изге Язмаларда, безгә аңлаешлы сүзләр кулланып, үзе турында сөйли, һәм шуның белән ул безне яратканын күрсәтә. Ул шулай ук безнең аның белән танышуыбызны, аны үзебезнең күктәге Атабыз итеп ярата башлавыбызны тели.
4. Йәһвәнең сыйфатларын яхшырак белгән саен, бездә аңа карата нинди хисләр туачак?
4 Сезнең берәр кайчан, дусларына үзенең әтисен күрсәтеп, шатлык һәм горурлык белән: «Бу минем әтием»,— дип әйткән баланы күргәнегез бармы? Йәһвәгә карата моңа охшаш тойгылар кичерү өчен, аңа гыйбадәт кылучы кешеләрнең һәркайсы сәбәпләре бар. Тугры кешеләр: «Менә Ул, безнең Аллабыз!» — дип әйтәчәк вакыт турында Изге Язмаларда алдан ук язылган (Исай 25:8, 9). Йәһвәнең сыйфатларын тирәнрәк аңлаган саен, безнең иң яхшы Атабыз һәм иң якын Дустыбыз барлыгына ныграк инаначакбыз. Әйе, Йәһвәнең сыйфатларын аңлау аңа якынлашырга дәртләндерәчәк. Әйдәгез, Изге Язмалар Йәһвәнең көч, гаделлек, акыллылык һәм мәхәббәт кебек төп сыйфатларын ничек ачыклый икәнен карап чыгыйк. Бу мәкаләдә шушы сыйфатларның өчесе карала.
«Көчендә бөек»
5. Ни өчен Йәһвә генә «Чиксез кодрәт Иясе» дип атала, һәм ул үзенең искиткеч көчен ничек куллана?
5 Йәһвә «көчендә бөек» (Әюп 37:23). Йәрәми 10:6 да: «Ходаем, Синең кебек беркем дә юк. Син бөек һәм Синең исемең куәте белән бөек»,— дип әйтелә. Йәһвәнең көче һәркайсы барлыкка китерелгән нәрсәнең көченнән аермалы буларак чиксез. Шуңа күрә ул бер үзе генә «Чиксез кодрәт Иясе» дип атала (Ачылыш 15:3). Йәһвә үзенең искиткеч көчен барлыкка китерер, җимерер, яклар һәм яңадан торгызыр өчен куллана. Әйдәгез аның барлыкка китерү көчен һәм яклауда куллана торган көчен карап чыгыйк.
6, 7. Кояш никадәр куәтле, һәм ул нинди мөһим хакыйкатьне ачыклый?
6 Якты җәйге көндә урамда басып торганда, син нәрсә сизәсең? Кояшның җылысын. Әмма чынлыкта без Йәһвәнең барлыкка китерү көченең нәтиҗәсен сизәбез. Кояшның җылылыгы никадәр куәтле? Аның үзәгендәге температура 15 миллион градус. Әгәр дә без, кояш үзәгенең энә очы хәтле генә кисәген алып, аны җиргә урнаштырсак, янып бетмәс өчен, безгә аңардан 140 километр ераклыкта торырга туры килер иде! Кояш һәрбер секунд саен йөзләгән миллион атом-төш бомбаларының шартлавына тиң булган энергия барлыкка китерә. Җир бу куркыныч термик төш реактордан нәкъ кирәкле ераклыкта урнашкан. Әгәр ул әз генә кояшка якынрак булса, аның сулары пар булып юкка чыгар иде, ә әз генә ераграк булса, бөтен сулар туңар иде. Мондый җирдә яшәү мөмкин булмас иде.
7 Кешеләрнең күбесе, яшәүләре тулысынча кояшка бәйле булса да, аңа тиешенчә игътибар итми. Бу кызганыч, чөнки кояш аларны күпкә өйрәтә алыр иде. Мәдхия 73:16 да Йәһвә Алла турында: «Таңны да, кояшны да Син булдырган»,— дип әйтелә. Әйе, кояш «күкне, җирне... тудырган» Йәһвәне данлый (Мәдхия 145:6). Әмма кояш — Йәһвәнең чиксез зур куәте турында өйрәтүче аның бик күп барлыкка китергәннәренең берсе генә. Йәһвәнең барлыкка китерү көче турында күбрәк белгән саен, Иҗат итүчебезгә карата хөрмәтебез тирәнәя бара.
8, 9. а) Нинди дулкынландыргыч чагыштыру безгә Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен якларга һәм алар турында кайгыртырга әзерлеген күрсәтә? б) Изге Язмалар язылган чорда көтүче сарыклары турында ничек кайгырткан, һәм бу безне Бөек Көтүчебез турында нәрсәгә өйрәтә?
8 Йәһвә үзенең чиксез куәтен үз хезмәтчеләрен яклар өчен һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен дә куллана. Йәһвә, назлы кайгыртучанлыгы һәм яклавы турындагы вәгъдәләрен сурәтләр өчен, ачык, хәтта күңелне дулкынландыргыч чагыштыруларны файдалана. Бу мисалларны без Изге Язмаларда табабыз. Мәсәлән, Исай 40:11 дәге сүзләргә игътибар итик. Бу шигырьдә Йәһвә үзен көтүче белән, ә үзенең халкын сарыклар белән чагыштыра. Без болай дип укыйбыз: «Үз көтүен Ул көтүче кебек көтәчәк; сарык бәтиләрен кулларына күтәрәчәк һәм күкрәгендә йөртәчәк, һәм буазларны әкрен генә куачак». Бу шигырьдә әйтелгәнне күз алдыгызга китерегез.
9 Йорт сарыгы кебек ярдәмгә мохтаҗ булган хайваннар күп түгел. Изге Язмалар язылган чорлардагы көтүчеләргә, сарыкларын бүре, аю һәм юлбарыстан яклар өчен, батырлык кирәк булган (1 Патшалык 17:34—36; Яхъя 10:10—13). Әмма кайвакыт, сарыкларны яклау һәм алар турында кайгырту өчен, ягымлылык таләп ителгән. Мәсәлән, сарык туплаудан еракта бәрәнләгәндә, көтүче яңа туган сарык бәтиен ничек яклаган? Ул аны, бәлкем, берничә көн «күкрәгендә», өске кием белән эчке кием арасына тыгып йөрткәндер. Әмма сарык бәтие көтүченең күкрәгенә ничек эләккән? Бәлкем, ул көтүче янына үзе килгән һәм хәтта, көтүче аны күрсен өчен, җиңелчә генә аның аягына төрткәндер. Ничек кенә булмасын, нәкъ көтүче иелергә һәм, сарык бәтиен кулларына алып, куркынычсыз урынга, күкрәгенә урнаштырырга тиеш булган. Бөек Көтүчебезнең үз хезмәтчеләрен сакларга һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтергә әзерлеген сурәтләүче нинди дулкынландыргыч мисал!
10. Йәһвә бүген нинди саклау бирә, һәм ни өчен бу саклау аеруча мөһим?
10 Йәһвә яклауны бары тик вәгъдә итеп кенә чикләнми. Изге Язмалар язылган чорда Алла могъҗизалы рәвештә «үзенә бирелгәннәрне сынаулардан» коткарырга сәләтле икәнен күрсәткән (2 Петер 2:9). Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Без шуны беләбез: хәзер Йәһвә үзенең көчен безне барлык бәла-казалардан саклар өчен кулланмый. Әмма ул безгә мөһимрәк нәрсә — рухи саклау бирә. Аның белән якын мөнәсәбәтләребезне саклар өчен һәм сынауларны кичерер өчен кирәк булганны биреп, яратучы Атабыз безне рухи зыяннан саклый. Мәсәлән Лүк 11:13 тә: «Сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк»,— дип языла. Бу куәтле көч, без очраткан һәркайсы сынауларны яисә проблемаларны җиңәр өчен, безне коралландыра ала (2 Көринтлеләргә 4:7). Йәһвә ярдәме белән без гомеребезне берничә елга гына түгел, ә мәңгелеккә саклый алабыз. Мондый киләчәкне истә тотсак, бу төзелештәге һәркайсы бәлалар безгә чынлыкта «кыска вакытлы җиңелчә» булып күренәчәк (2 Көринтлеләргә 4:17). Бу безне яклар өчен үз көчен шундый ярату белән кулланган Аллага якынлашырга безне әллә дәртләндермиме?
«Ходай гаделлекне ярата»
11, 12. а) Ни өчен Йәһвәнең гаделлеге безне аңа якынлаштыра? б) Йәһвәнең гаделлеге турында Давыт нинди нәтиҗә ясаган, һәм Алла тарафыннан рухландырылган бу сүзләр безне ничек юата ала?
11 Йәһвә эшләрен һәрвакыт дөреслек белән алып бара һәм моны кешенең йөзенә карап башкармый. Алланың гаделлеге мәрхәмәтле. Аның гаделлеге үзеннән биздергеч түгел, ә киресенчә, безне Йәһвәгә җәлеп итә торган сөйкемле сыйфат. Изге Язмаларда бу сыйфатның кайгы уртаклашу белән тыгыз бәйле икәне күрсәтелә. Әйдәгез, Йәһвә үз гаделлеген күрсәтә торган өч якны карап чыгыйк.
12 Беренчедән, Йәһвәнең гаделлеге аны үз хезмәтчеләренә карата тугрылык күрсәтергә дәртләндерә. Йәһвә гаделлегенең бу ягын мәдхия җырлаучы Давыт үзе татып караган. Үз тәҗрибәсеннән чыгып һәм Алла гаделлеге турында уйланып, Давыт нинди нәтиҗә ясаган? Ул: «Ходай дөреслекне [«гаделлекне», ЯД] ярата, Үзенең изгеләрен [«тугрыларын», ЯД] ташламый; алар гомергә сакланулы булырлар»,— дип әйтә (Мәдхия 36:28). Нинди юанычлы ышандыру! Безнең Аллабыз үзенә тугры булган кешеләрне һичкайчан да калдырмый. Шуңа күрә без аңа таяна алабыз һәм аның яратучы кайгыртучанлыгын сизә алабыз. Моңа безне аның гаделлеге ышандыра! (Гыйбрәтле хикәя 2:7, 8).
13. Исраилгә бирелгән Канунда җәберләнгән кешеләргә карата Йәһвәнең кайгыртучанлыгы ничек чагыла?
13 Икенчедән, Алланың гаделлеге җәберләнгән кешеләрнең мохтаҗлыкларына сизгер. Йәһвәнең мондый кешеләр турында кайгыртучанлыгы Исраилгә бирелгән Канунда күрсәтелә. Мәсәлән, Канунда ятим бала яки тол хатын турында кайгыртучанлык күрсәтелсен өчен тиешле таләпләр булган (Икенчезаконлык 24:17—21). Мондый гаиләләргә тормыш итү ни дәрәҗәдә авыр икәнен танып, Йәһвә үзе алар өчен кайгыртучы Хаким һәм Яклаучы булган (Икенчезаконлык 10:17, 18). Әгәр исраиллеләр яклаучылары булмаган хатыннарны һәм балаларны җәберләсә, ул үзенең аларның тавышларын ишетәчәге турында кисәткән. Чыгыш 22:22—24 тә язылганча, Йәһвә: «Минем ачуым ялкынланачак»,— дип әйткән. Ачу Алланың төп сыйфатларының арасында булмаса да, белеп үзен гаделсез тоткан кешеләргә карата, аеруча көчсез һәм яклаусыз кешегә зыян китерелгәндә, аның гадел ачуы туа (Мәдхия 102:6).
14. Йәһвәнең кешеләрне аермавына нинди искиткеч мисал бар?
14 Өченчедән, Изге Язмаларда, Икенчезаконлык 10:17 дә мондый ышандыру бар: Йәһвә «йөзгә карамый һәм бүләкләр алмый». Йәһвә зур дәрәҗәле урында утырган кешеләр кебек түгел — аңа кешенең байлыгы яисә тышкы күренеше тәэсир итми. Ул гадел һәм кешеләрне аермый. Йәһвәнең кешеләрне аермый торган Алла икәне шуңардан күренә: аның чын гыйбадәт кылучысы булырга чакыру һәм мәңге яшәргә мөмкинлек берәр аерым кешеләр өчен генә түгел. Рәсүлләр 10:34, 35 тә: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйтелә. Мондый мөмкинлек, кешеләрнең иҗтимагый хәленә, тән төсенә яки милләтенә карамастан, бар кешеләр өчен ачыла. Бу — чын гаделлекнең искиткеч мисалы. Әйе, Йәһвәнең гаделлеген яхшырак аңлаган саен, без аңа тагын да якынрак булырга телибез!
Аллаһының «акыллылыгы... тирән!»
15. Нәрсә ул акыллылык һәм Йәһвә аны ничек күрсәтә?
15 Римлыларга 11:33 тә язылганча, рәсүл Паул: «Аллаһының... зирәклеге [«акыллылыгы», ЯД]... ничек тирән!» — дип әйтергә дәртләндерелгән булган. Йәһвәнең бик киң акыллылыгының төрле яклары турында җентекләп уйланганда, бу безне аңа карата тирән хөрмәт белән тутыра. Әмма бу сыйфатка нинди билгеләмә биреп була? Акыллылык — ул кирәкле нәтиҗәгә ирешер өчен, белем, зирәклек һәм аңлау куллану. Киң белемнәрен һәм тирән аңлавын кулланып, Йәһвә мөмкин булган карарларның һәрвакыт иң яхшысын сайлый һәм аларны иң уңайлы рәвештә тормышка ашыра.
16, 17. Йәһвәнең барлыкка китергәннәреннән аның акыллылыгы турында нәрсә беләбез? Мисал китерегез.
16 Йәһвәнең бик киң акыллылыгына нинди мисаллар бар? Мәдхия 103:24 тә: «Әй Ходай, Синең эшләрең бигрәк күп санлы! Син барын да бик белеп [«акыллылык белән», ЯД] булдырган; булдырганнарың белән җир өсте тулган»,— дип әйтелә. Чыннан да, Йәһвәнең барлыкка китергәннәре турында күбрәк белгән саен, аның акыллылыгы безне аны тагын да ныграк хөрмәт итәргә дәртләндерә. Галимнәр, Йәһвәнең барлыкка китергәннәрен күзәтеп, бик күп нәрсәләр белгәннәр. Хәтта инженерлык эшендә аерым тармак — биомиметика бар. Бу тармак биологик структуралар төзелешенең үзенчәлекләрен кабатларга тырыша.
17 Үрмәкүч пәрәвезенең матурлыгы белән сокланып торганың бардыр. Ул — чыннан да сәнгать могҗизасы. Аның кайбер тыштан караганда нечкә җепләре, пропорциональ рәвештә зурайтсак, пуля тишми торган җилет ясалган корычтан һәм җепселдән ныграк. Моны ничек күз алдына китереп була? Әгәр дә пәрәвез балык тоту ятьмәсе хәтле итеп зурайтылса, аның белән хәтта очып баручы пассажир самолетын да тотып булыр иде! Шул хәтле нык ул. Әйе, боларның барысын да Йәһвә «акыллылык белән» ясаган.
18. Үзенең Сүзен, Изге Язмаларны, язуда кешеләрне кулланып, Йәһвә акыллылыгын ничек күрсәткән?
18 Йәһвә акыллылыгына иң бөек дәлилне аның Сүзеннән, Изге Язмалардан табып була. Аның битләрендә язылган акыллы киңәшләр безгә тормышның иң яхшы юлын күрсәтәләр (Исай 48:17). Әмма Йәһвәнең чагыштырмасыз акыллылыгы Изге Язмалар язылган ысул аша да күренә. Бу нәрсәне аңлата? Акыллылыгын кулланып, Йәһвә, үз Сүзен язар өчен, кешеләрне файдаланырга хәл итә. Әгәр фәрештәләрне кулланса, Изге Язмалар шул хәтле аңлаешлы булыр идеме? Әлбәттә, фәрештәләр, Алланы сурәтләгәндә, моны үзләренең югары карашларыннан чыгып эшләрләр иде һәм Аллага карата тугрылыкларын белдерә алырлар иде. Без белемнәре, тәҗрибәләре һәм көчләре кешеләрнекенә караганда күпкә югарырак булган камил рухи затларның фикер йөртү ысулын аңлый алыр идекме? (Еврейләргә 2:6, 7).
19. Нинди мисал Изге Язмаларны язучы итеп кешеләрне куллану аны аңлаешлы итә һәм аның җан җылылыгы белән тулы икәнен күрсәтә?
19 Язучылар итеп кешеләрне куллану Изге Язмаларны зур җылылык белән тутыра һәм аңлаешлы итә. Язучы кешеләрнең тойгылары нәкъ безнеке кебек булган. Камил булмаганга, алар безнекенә охшаш сынаулар кичергән һәм каршылыклар белән очрашканнар. Кайбер очракларда алар, үзләре хис иткән тойгыларны һәм җан кайгыруларын сүрәтләп, беренче заттан язганнар (2 Көринтлеләргә 12:7—10). Алар бер фәрештә дә аңлата алмаган нәрсәләрне язганнар. Мәсәлән, Давыт язган 50 нче Мәдхияне карап чыгыгыз. Мәдхиянең 2 нче шигырендә әйтелгәнчә, Давыт аны зур гөнаһ эшләгәннән соң язган. Ул күңелендә булганның барысын да әйтә, тирән кызгану белдерә һәм Аллага кичерү сорап ялвара. 4 нче һәм 5 нче шигырьләрдә болай дип әйтелә: «Мине канунсызлыгымнан күп тапкырлар ю, мине гөнаһымнан да чистарт, чөнки мин үземнең канунсызланганымны тоямын, һәм гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора». Шулай ук 7 нче шигырьгә игътибар итик: «Чөнки мин анамда яралганда ук гөнаһлы, һәм анам мине гөнаһлы көе тудырган шул». Ә 19 нчы шигырьдә ул болай дип өсти: «Аллага корбан — горур булмаган рух; Алла горур булмаган, юаш күңелне кимсетмәс». Сез бу сүзләрне язган язучының хисләрен тоясызмы? Камил булмаган кешедән тыш тагын кем мондый хисләрне белдерә ала?
20, 21. а) Язучылар итеп кешеләрне куллануга карамастан, Изге Язмаларда Йәһвә акыллылыгы язылган дип ни өчен әйтеп була? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
20 Йәһвә языр өчен камил булмаган кешеләрне кулланганга, без нәкъ безгә кирәк булганны — «Аллаһы тарафыннан рухландырылган», әмма кешеләр өчен аңлаешлы язмалар алдык (2 Тимутегә 3:16). Әйе, бу язучылар белән Алланың изге рухы җитәкчелек иткән. Шулай итеп, алар үзләренең түгел, ә Йәһвәнең акыллылыгын язганнар. Бу акыллылык ышанычлы. Бу акыллылык безнекеннән шул хәтле югары, хәтта Алла безне ярату белән: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер»,— дип дәртләндерә (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Бу акыллы киңәшне кабул итеп, без бар яктан акыллы булган Аллабызга якынлаша алабыз.
21 Ә Йәһвәнең иң матур һәм үзенә иң нык җәлеп итә торган сыйфаты — мәхәббәт. Йәһвә ничек ярату күрсәткән һәм әле ничек күрсәтә? Моны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.
Сез хәтерли аласызмы?
• Без аның белән якынлаша алсын өчен, Йәһвә Алла нинди адымнар ясаган?
• Йәһвә барлыкка китерү көчен һәм яклау көчен ничек кулланган? Мисаллар китерегез.
• Йәһвә үзенең гаделлеген ничек итеп күрсәтә?
• Йәһвәнең акыллылыгы барлыкка китергәннәре һәм Изге Язмаларның язылуы аша ничек күренә?
[23 биттәге иллюстрация]
Бәрән бәтиен күкрәгенә салган көтүче кебек, Йәһвә үзенең сарыклары турында назлы итеп кайгырта.
[24 биттәге иллюстрация]
Йәһвәнең акыллылыгы Изге Язманың язылу ысулы аша күренә.