Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w04 1.3. 3-6 б.
  • Иман итү өчен чын нигез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иман итү өчен чын нигез
  • Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллага иман итәр өчен төгәл белемнәр кирәк
  • Ярату булмаса, Аллага хезмәт итү мөмкин түгел
  • Бүгенге һәм киләчәктәге фатихалар
  • Сез дә чын иманга ия була аласыз
  • Ярату белән төзелегез
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Сине яраткан Аллаһыны ярат
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • «Йәһвә Аллаһыңны... ярат»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Алла яратуыннан безне кем аерачак?
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2004 ел
w04 1.3. 3-6 б.

Иман итү өчен чын нигез

КОРЕЯДӘ «Ни өчен яшьләр чиркәүләрне калдыра. 31 сәбәп» дигән китап чыккан. Китапта күпләр чиркәүләрне үз сорауларына канәгатьләндерерлек җавап таба алмаганга калдыра дип әйтелә. Мәсәлән: «Ни өчен Аллага иман иткән кешеләр газап чигә? Чиркәү өйрәтүләренең күбесе мәгънәсез һәм бер-берсенә каршылыклы булганда, ни өчен без чиркәүдә әйтелгәннең барысына ышанырга тиеш?» — дигән сораулар.

Руханилардан игътибарга лаек җаваплар ишетмәгәнгә, күпләр Изге Язмаларда җаваплар юк дигән нәтиҗә ясый. Ә рухани үзенең шәхси фикер йөртүенә нигезләнгән аңлатма биргәндә, бу хаталы аңлауга, хәтта Алланы һәм Изге Язмаларны кире кагуга китерә.

Моны Көньяк Африкада лютераннар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Эйбел мисалыннан күрә алабыз. Ул болай дип сөйли: «Чиркәүләрдә үлгән кешене Алла „ала“ дип өйрәтәләр. Әмма мин берничек тә шуны аңлый алмый идем: ничек мәхәббәт Алласы әти-әнине балаларыннан „алырга“ мөмкин. Мин үскән бер Африка авылында без беркайчан да тавыкны чебиләре үсеп бетмичә суймый идек. Сыер бозауларга җыенганын белсәк, бозау үсеп сыердан аерылганчы, сыерга да тими идек. Мин ни өчен яратучы Алла кешеләргә карата шундый ук кайгыртучанлык күрсәтмәгәнен аңламый идем».

Канада кешесе Арамны да моңа охшаш шикләр борчыган. «Миңа 13 яшь булганда, минем әтием үлде,— дип сөйли ул.— Җирләү вакытында абруйлы рухани Алла әтиемнең үлүен һәм күктә Аллага якынрак булуын теләгән дип аңлатты. „Алла яхшы кешеләрне ала,— дип әйтте ул,— чөнки Алла тәкъва кешеләрне ярата“. Мин ничек Алла шундый үз-үзен генә яратучан була ала икәнен аңламый идем».

Ахыр чиктә, Эйбел һәм Арам, Йәһвә Шаһитләре белән очрашып һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлап, үз сорауларына җавап тапканнар. Алар Аллага карата ярату һәм нык иман үстерделәр. Шуннан соң Йәһвәгә багышланып, аның тугры хезмәтчеләре булдылар.

Аллага иман итәр өчен төгәл белемнәр кирәк

Без бу мисаллардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Аллага иман итү өчен Изге Язмалардан төгәл белемнәр алу үтә мөһим. Рәсүл Паул борынгы Филиппуй шәһәрендәге мәсихчеләргә: «Мәхәббәтегез [«төгәл», ЯД] белемдә дә, һәртөрле зирәклектә дә артканнан арта барсын [дип дога кылам]»,— дигән (Филиппуйлыларга 1:9). Паул монда Аллага һәм якыннарга карата ярату Алла турындагы төгәл белемнәр һәм аның ихтыярын аңлау белән тыгыз бәйләнештә икәнен күрсәтә.

Чыннан да берәрсендә ышанычлы булыр өчен, аның турында белергә кирәк. Белемнәребез күбрәк һәм төгәлрәк булса, ышанычыбыз ныграк булачак. Шулай ук Аллага иман итә башлар өчен дә, сезгә төгәл белемнәр кирәк. Рәсүл Паул: «Иман ул — без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу»,— дип әйткән (Еврейләргә 11:1). Изге Язмалардан төгәл белемнәр булмаса, Аллага иман итү чак кына җил исүдән җимерелә торган кәртләрдән төзелгән йорт кебек була.

Изге Язмаларны өйрәнү күп сорауларга җавап алырга ярдәм итәчәк. Алар арасында — Эйбел белән Арам озак вакыт җавап таба алмаган «Ни өчен кешеләр үлә?» дигән сорау. Изге Язмаларда: «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар»,— дип аңлатыла (Римлыларга 5:12). Кешеләр Алла аларны үзе белән булыр өчен алганга түгел, ә Адәм гөнаһ кылганга картаялар һәм үләләр (Яратылыш 2:16, 17; 3:6, 17—19). Моннан тыш, Изге Язмаларда Йәһвә Алла биргән чын өмет турында әйтелә. Үзенең Улы Гайсә Мәсих аша ул гөнаһлы кешелеккә терелтелүгә өмет бирә (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).

Безгә терелтү турында хакыйкатьне тулысынча аңларга ярдәм итәр өчен, Изге Язмаларда Гайсә үлемнән кире яшәүгә кайтарган кешеләрнең мисаллары китерелә (Лүк 7:11—17; 8:40—56; Яхъя 11:17—45). Изге Язмаларның бу өземтәләрен укыганда, терелтелгән кешенең дуслары һәм туганнары кичергән шатлыкка һәм аларның таңга калуларына игътибар итегез. Шуны да билгеләгез: бу аларда Алланы мактарга теләк тудырган, һәм алар Гайсәгә иман итә башлаганнар.

Алла һәм аның ниятләре турындагы төгәл белемнәр безнең көннәрдәге кешеләргә дә моңа охшашлы итеп тәэсир итә ала. Кешеләрнең күбесе җитди сорауларга канәгатьләндерерлек җаваплар таба алмыйча аптыраган, боеккан булганнар һәм бу хәл хәтта иманнарын җимергән. Ләкин Изге Язмалар өйрәнү аша алар җаваплар тапкан, һәм бу аларның тормышларын тулысынча үзгәрткән.

Ярату булмаса, Аллага хезмәт итү мөмкин түгел

Аллага иман итәр өчен төгәл белемнәр кирәк булса, аңа буйсынырга һәм хезмәт итәр өчен күбрәк таләп ителә. Гайсәдән Алла әмерләренең кайсысы иң мөһиме дип сорагач, ул: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат»,— дип әйткән (Марк 12:30). Мондый ярату кешене һәркайсы нәрсәдән дә ныграк Аллага буйсынырга һәм аңа хезмәт итәргә дәртләндерә. Сезнең андый яратуыгыз бармы?

Кореядә миссионер булып берничә дистә ел хезмәт иткән Рейчел үзенең иман итүенә мондый сәбәп китерә: «Мин Йәһвәнең үзенең барлыкка китергәннәренә карата юмартлыгы турында уйланам. Шулай ук аның үз халкын кичерергә һәм, бездән нәрсә теләгәнен ачып, файдалыга өйрәтергә әзерлеге турында уйлыйм. Боларның барысы Аллага карата яратуымны үстерә. Һәм бу ярату мине аңа хезмәт итәргә дәртләндерә».

Германиядә яшәүче тол хатын Марта Йәһвәгә инде 48 ел хезмәт итә. Ул болай дип әйтә: «Ни өчен мин Йәһвәгә хезмәт итәм? Чөнки мин аны яратам. Көннең азагында мин аның белән дога аша сөйләшәм һәм аңа барлык фатихалары өчен, аеруча йолым корбаны өчен, никадәр рәхмәтле икәнемне әйтәм».

Әйе, Алланы яратуыбыз аңа чын күңелдән хезмәт итәргә дәртләндерә. Ләкин мондый яратуны ничек үстерергә? Моның өчен иң зур ярдәм — Алланың безгә күрсәткән яратуы өчен рәхмәтебезне тирәнәйтү. Изге Язмаларда бирелгән мондый дулкынландыргыч сүзләргә игътибар итегез: «Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул. Аллаһы безгә мәхәббәтен күрсәтте: Үзенең Улы аша безгә яшәү булсын өчен, Аллаһы бердәнбер Улын дөньяга җибәрде. Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаһыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты һәм безнең гөнаһларыбызның кичерелүен алып килүче һәм безне Аллаһы белән татулаштыручы корбан рәвешендә Үзенең Улын җибәрде» (1 Яхъя 4:8—10).

Бу яратуның көчен тулысынча аңлап бетерәсезме? Күз алдына китерегез: сез ургылып ага торган елгада батканда, берсе үз тормышын куркыныч астына куеп сезне коткара. Сез бу кешене оныта алыр идегезме? Әллә сез аңа чын күңелдән рәхмәтле булмас идегезме? Сез аңа рәхмәт итеп, көчегездән килгәнне эшләр идегез. Алланың үз Улын, Гайсә Мәсихне, йолым корбаны сыйфатында биреп күрсәткән яратуы күпкә зуррак (Яхъя 3:16; Римлыларга 8:38, 39). Алла яратуы күңелегезнең түрләренә ирешсә, сез аны яратырга һәм аңа бөтен йөрәктән хезмәт итәргә теләк сизәчәксез.

Бүгенге һәм киләчәктәге фатихалар

Алла ихтыярын иң элек аны яратканга күрә үтәсәк тә, Алланың үз хезмәтчеләрен бүләкләгәнен белү безне шатландыра. Рәсүл Паул моңа мондый сүзләр белән басым ясаган: «Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый, чөнки Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6).

Алланы яратучы һәм аңа буйсынучы кешеләр чыннан да аның фатихаларын ала. Күпләр Изге Язмаларның принципларын тотканга, сәламәтлеген яхшырта алды (Гыйбрәтле хикәя 23:20, 21; 2 Көринтлеләргә 7:1). Изге Язмаларның намуслылык һәм эшчән булу турындагы принцибын кулланганнарга, гадәттә, эш бирүчеләр ышана, һәм нәтиҗәдә, алар материаль яктан ныграк якланган (Көлессәйлеләргә 3:23, 24). Йәһвәгә ышанычларын баглап, Алла хезмәтчеләре авыр шартларда да күңел тынычлыгы хис итәләр (Гыйбрәтле хикәя 28:25; Филиппуйлыларга 4:6, 7). Ә иң мөһиме, алар ышаныч белән җирдәге Оҗмахта булачак мәңгелек тормышны көтәләр (Мәдхия 36:11, 29).

Йәһвәнең фатихаларын татыган кешеләр аңа карата нинди хисләр кичерә? Канадада яшәүче мәсихче Жаклин Аллага рәхмәтләрен: «Аның барлык бүләкләре гаҗәеп, һәм ул мәңгелек тормышка ышанычлы өмет бирә»,— дигән сүзләр белән белдерә. Ә мәкалә башында искә алынган Эйбел үз хисләрен мондый сүзләр белән сурәтли: «Җирдәге оҗмахта мәңге яшәү мөмкинлеге минем өчен яңа иде, ә хәзер мин бу вакытны көтәм. Әмма Оҗмахка өмет булмаса да, мин барыбер Аллага үз яратуымны күрсәтеп, аңа хезмәт итәр идем».

Сез дә чын иманга ия була аласыз

Изге Язмаларда Алла турында ул «йөрәкне һәм эчне сынаучы гадел Хаким!» дип әйтелә (Иремия 11:20). Әйе, Йәһвә безнең күңелнең иң тирән түрләрендә нәрсә икәнен сыный. Һәрбер кеше аны Аллага иман итәргә нәрсә дәртләндерә икәнен сынап чыгарга тиеш. Алла турында ялган ышанулар һәм тәгълиматлар, бәлки, үткәндә начар эшләр эшләвебезгә китергәндер. Әмма Изге Язмаларны төгәл белү Барлыкка Китерүче Йәһвә Алла белән мөнәсәбәтләребезне төзәтергә сәләтле (1 Тимутегә 2:3, 4).

Йәһвә Шаһитләре өйдә үткәрелә торган Изге Язмаларны түләүсез өйрәнү аша кешеләргә Алла турында төгәл белемнәр алырга ярдәм итәләр (Маттай 28:20). Мондый ярдәмне алган күп кешеләр Алланы ярата башлаганнар һәм аңа карата чын иман үстергәннәр. Изге Язмаларны өйрәнү аша алар «сәламәт акылга һәм уйлап эш итүгә» ия булганнар, ә алар бу куркыныч көннәрдә «хәвефсез» йөрергә ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 3:21—23). Ә иң мөһиме шул: аларның хәзер киләчәккә «ышанычлы вә ныклы» өметләре бар (Еврейләргә 6:19). Сез дә чын иманга ия булып, фатихаларга шатлана аласыз.

[10 биттәге рамка]

Җавап таләп итүче авыр сораулар

«Студент булганда, мин практиканы хастаханәдә үткән идем, һәм анда яхшы кешеләрнең авыртудан интеккәннәрен күрдем. Алар чир яки бәхетсезлек аркасында интегәләр иде. Алла булса, ни өчен ул моны рөхсәт итә? Дин җан тынычлыгы гына бирә аламы?» (Башта пресвитериан булган Корея кешесе).

«Мин алкоголик әтием үлеменнән соң тәмугъка яки күккә эләккәнме дип үземә сорау бирә идем. Үлгән кешеләр һәм тәмугъ турында уйлау мине куркыта иде. Мин ничек яратучы Алла кешене мәңгегә тәмугъта җәфаланырга җибәрә алганын аңламый идем» (Башта католик булган Бразилия кешесе).

«Киләчәктә җир һәм кешелек белән нәрсә булачак? Ничек кешелек мәңге яши алачак? Ничек җирдә чын тынычлык урнаштырылган булачак?» (Башта католик булган Германия кешесе).

«Реинкарнация турында тәгълимат миңа аңлаешсыз, акылга ятышсыз иде. Хайваннар Аллага хезмәт итми, шуңа күрә гөнаһлар аркасында реинкарнация аша хайванга күчсәң, ничек син төзәлә аласың һәм югарырак дәрәҗәгә күчә аласың?» (Башта индус булган Көньяк Африка кешесе).

«Мин Конфуциан динен тоткан гаиләдә үстем һәм үлгән туганнарга табынуда катнаштым. Корбан китерү өстәлен урнаштырганда һәм баш игәндә, мин уйлана идем: үлгәннәр чыннан да авыз итәргә килерләрме һәм безнең аларга баш июебезне күрәләрме» (Башта конфуциан динен тоткан Корея кешесе).

Бу кешеләр Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп, сорауларына җаваплар алганнар.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу