Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w04 1.8. 23-28 б.
  • Аллага дан китерүчеләр фатиха ала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллага дан китерүчеләр фатиха ала
  • Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Борынгы Исраил көннәрендәге катлаулы хәл
  • Бүген гыйбадәт кылуыбызда очраткан авырлыклар
  • Чигенергә яки каршы торыргамы?
  • Патшалыкны вәгазьләп, Алланы данлыйбыз
  • Аллага «хезмәт итү өчен ишекләр» ачык
  • Син Аллаһы данын чагылдырырсыңмы?
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күзәтү манарасы 2004 ел
w04 1.8. 23-28 б.

Аллага дан китерүчеләр фатиха ала

«Әй Ходай... [алар] Сиңа баш иярләр, һәм Синең исемеңне данларлар» (МӘДХИЯ 85:9).

1. Ни өчен безнең, кешеләрнең, иҗат иткән бар нәрсәдән аермалы буларак, Аллага дан китерер өчен аерым сәләтебез бар?

ЙӘҺВӘ үзе барлыкка китергән бар нәрсәнең данлавына лаеклы. Алланың иҗат иткән әйберләре аңа сүзсез дан китерә. Алардан аермалы буларак, безнең — кешеләрнең уйланырга, аңларга, рәхмәтле булырга һәм гыйбадәт кылырга сәләтебез бар. Шуңа күрә мәдхия җырлаучының: «Җирдәгеләр барыгыз да Аллага сөенеп кычкырыгыз. Аның исеменә җырлагыз; Аны мактап данлагыз»,— дигән сүзләре Җирдә яшәүчеләргә — безгә әйтелгән (Мәдхия 65:1, 2).

2. Алла исемен данлагыз дигән чакыруга кем җавап бирә һәм ни өчен?

2 Кешеләрнең күпчелеге Алланың барлыгын танудан яки аңа дан китерүдән баш тарта. Ләкин 235 ил белән территорияләрдә 6 миллионнан артык Йәһвә Шаһите Алла булдырган әйберләр аша аның «күренмәгән сыйфатларын» күргәннәрен һәм барлыкка китерелгән нәрсәләрнең сүзсез шаһитлеген «ишеткәнен» күрсәтәләр (Римлыларга 1:20; Мәдхия 18:3, 4). Изге Язмаларны өйрәнеп, алар Йәһвә турында белем алган һәм Йәһвәне яратканнар. Мәдхия 85:9, 10 да алдан ук болай дип әйтелгән булган: «Әй Ходай, Син тудырган халыклар барсы да алдыңа килеп, Сиңа баш иярләр, һәм Синең исемеңне данларлар. Чөнки Син бөек; һәм могҗизалар кыласың; Син, Аллам, бердәнбер».

3. Нинди мәгънәдә «бихисап күп кеше» Аллага «көне-төне хезмәт итә»?

3 Ачылыш 7:9, 15 тә дә Алла «Йортында Аңа көне-төне хезмәт иткән» «бихисап күп» гыйбадәт кылучы сурәтләнә. Монда Алла үз хезмәтчеләреннән аны бертуктаусыз мактасыннар дип таләп итми. Аңа гыйбадәт кылучылар — ул бөтендөнья оешма, шуңа күрә бер илләрдә төн булса, җирнең икенче ягындагы Алла хезмәтчеләре аның исеме турында шаһитлек бирә. Шулай итеп, алар Аллага «көне-төне» дан китерәләр дип әйтеп була. Тиздән «һәрбер җанлы нәрсә» Йәһвәне мактаячак (Мәдхия 150:6). Әмма безнең һәрберебез Аллага дан китерер өчен нәрсә эшли ала? Без нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин? Аллага дан китерүчеләрне нинди фатихалар көтә? Бу сорауларга җавап алыр өчен, Изге Язмалардагы Гадь нәселеннән булган исраиллеләр турында язылган хәбәрне карап чыгыйк.

Борынгы Исраил көннәрендәге катлаулы хәл

4. Гадь нәселен нинди авырлыклар көткән?

4 Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Гадь нәселеннән булган исраиллеләр Үрдүн елгасының көнчыгышында — мал көтүләре өчен яраклы булган җирләрдә калырга рөхсәт сораган (Саннар 32:1—5). Бу җирләрдә калу күп авырлыклар белән бәйле булган. Елганың икенче ягына чыккан Исраил буыннарының дошман басып керүеннән табигый яклаулары — Үрдүн елгасының үзәнлеге булган (Ешуа 3:13—17). Әмма елганың көнчыгыш ярындагы җирләр белән хәл башкача булган. Джордж Адам Смит үз китабында болай дип яза: «[Бу җирләр] төньяк Гарәбстанның зур яссы таулыгы буенча җәелә һәм [башка халыкларга керергә комачаулаучы] бернинди киртә юк. Шуңа күрә алар ач күчмә халыкларның һөҗүме өчен гасырлардан гасырларга ачык булган. Аларның кайберләре, үз көтүләрен тукландырыр өчен, бу җирләргә һәр ел өерелеп һөҗүм иткән» («The Historical Geography of the Holy Land»).

5. Ягъкуб Гадь нәселенә һөҗүмнәргә ничек җавап кайтарырга кушкан?

5 Бу бертуктаусыз кабатланып торган басымны Гадь нәселенә ничек түзәргә? Берничә гасыр элек аларның ыруг башлыгы Ягъкуб үләр алдыннан үз ятагында пәйгамбәрлек итеп: «Гадь һәрчак юлбасарлар һөҗүменә дучар булыр, ул исә, һөҗүмне кире кагып, үзе һөҗүмгә күчәр»,— дигән булган (Яратылыш 49:19). Бер караганда бу сүзләр өметсез калдыра кебек. Әмма чынлыкта бу сүзләр белән Гадь нәселенә һөҗүмгә һөҗүм белән җавап кайтарырга боерык бирелә. Алар шулай эшләсә, талаучылар хурлык белән чигенәчәк, ә Гадь нәселе аларны артларыннан куып барачак дип ышандырган аларны Ягъкуб.

Бүген гыйбадәт кылуыбызда очраткан авырлыклар

6, 7. Мәсихчеләрнең бүгенге хәле Гадь нәселе кешеләре хәленә кайсы яклардан охшаш?

6 Гадь буыны авырлыклар очраткан кебек, бүгенге мәсихчеләр дә Иблис системасының басымыннан һәм мәшәкатьләреннән читтә калмый; бу авырлыклар белән көрәш алып баруда безнең өчен могҗизалы яклау юк (Әюб 1:10—12). Күпләребезгә мәктәптәге басым, яшәр өчен акча табу һәм балалар үстерү кебек авырлыклар белән очрашырга туры килә. Шәхси яки эмоциональ яктан авырлыкларыбыз да бар. Кайберәүләр физик кимчелек һәм җитди чир белән бәйле булган «тәнгә чәнечкедән» интегә (2 Көринтлеләргә 12:7—10). Башкалары үз-үзләре белән канәгать түгел. Олы яшьтәге мәсихчеләр Аллага башта актив хезмәт итсәләр, хәзер, картлыкның «авыр көннәре» килгәч, бу аларга шулай ук актив хезмәт итәргә комачауларга мөмкин (Вәгазьче 12:1).

7 Рәсүл Паул да «күкләрдәге явыз рухи көчләргә... каршы көрәшәбез» дип безнең исебезгә төшерә (Эфеслеләргә 6:12). Без һәрвакыт «бу дөньяның рухы» — Иблис һәм аның җеннәреннән килә торган фетнәчелек һәм әхлакый бозыклык рухының басымы астында (1 Көринтлеләргә 2:12; Эфеслеләргә 2:2, 3). Бүген, бәлки, без дә, Алладан куркып яшәгән Лут кебек, тирә-яктагы кешеләрнең әдәпсез эшләреннән һәм сүзләреннән интегәбездер (2 Петер 2:7). Без Иблиснең турыдан-туры һөҗүмнәре өчен дә ачык. Иблис «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче» майланган калдык белән сугыш алып бара (Ачылыш 12:17). Гайсәнең «башка сарыклары» да Иблис һөҗүмнәренә дучар була: аларның эшләренә чик куялар, алар эзәрлекләүләр кичерә (Яхъя 10:16).

Чигенергә яки каршы торыргамы?

8. Без Иблис һөҗүмнәренә ничек җавап кайтарырга тиеш һәм ни өчен?

8 Иблиснең һөҗүмнәренә без ничек җавап кайтарырга тиеш? Борынгы Гадь нәселеннән булган исраиллеләр кебек, без рухи яктан нык булырга тиеш һәм Иблис һөҗүмнәренә Алла Сүзенең күрсәтмәләре буенча каршы торырга тиешбез. Кызганычка каршы, кайберәүләр тормыш басымы аркасында рухи бурычларын үтәмичә чигенә башлый (Маттай 13:20—22). Бер Йәһвә Шаһите, җыелышларына кеше әз йөргәнен аңлатып, болай дигән: «Абый-кардәшләр бик арыган. Аларның көчләре юк». Чыннан да безнең көннәрдә кешеләрнең арыр өчен сәбәпләре күп. Шуңа күрә Аллага хезмәт итүгә тагын бер йөккә — авыр бурычка кебек карый башлау җиңел. Әмма бу караш дөресме?

9. Мәсих камытын киеп, ничек көч алып була?

9 Гайсә яшәгән көннәрдә дә кешеләргә тормыш авырлыклары белән көрәшергә туры килгән. Гайсәнең аларга әйткән мондый сүзләрен карап чыгыйк: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен». Гайсә тынычлыкны Аллага хезмәт итүеңне киметсәң, алып була дип әйткәнме? Юк. Киресенчә, ул: «Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз»,— дигән. Камытның төп өлгесе агачтан яки тимердән ясалган, һәм ул кешегә яки хайванга авыр йөкне ташырга ярдәм иткән. Кем андый камытны алырга теләр иде? Әллә безгә болай да авыр түгелме? Әйе авыр, әмма Грек телендә Гайсәнең бу сүзләрен: «Камытымны минем белән бергә киегез»,— дип укып була. Гайсә йөгебезне тартышып барырга ярдәм итәргә тәкъдим итә — уйлап кына кара моның турында! Безгә моны үз көчебез белән генә башкарырга кирәк түгел (Маттай 9:36; 11:28, 29; 2 Көринтлеләргә 4:7).

10. Аллага дан китерүдә тырышлыклар куеп, без нәрсә урабыз?

10 Гайсә шәкерте камытын алып, без Иблискә каршы көрәш алып барабыз. «Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дип вәгъдә ителә Ягъкуб 4:7 дә. Бу Иблискә каршы тору җиңел булачак дигәнне аңлатмый. Аллага хезмәт итү күп тырышлык таләп итә (Лүк 13:24). Әмма Изге Язмаларда Мәдхия 125:5 тә мондый вәгъдә бар: «Елап чәчүчеләр, сөенеп урырлар». Без рәхмәтле Аллага хезмәт итәбез. Ул «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмый», һәм ул аңа дан китергәннәрне фатихалый (Еврейләргә 11:6).

Патшалыкны вәгазьләп, Алланы данлыйбыз

11. Вәгазь ничек Иблис һөҗүмнәреннән яклау булып хезмәт итә?

11 Гайсә мондый боерык биргән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз». Вәгазь — Аллага «данлау корбаны» китерүнең төп мөмкинлеге (Маттай 28:19; Еврейләргә 13:15). «Иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп кию» кирәк, чөнки бу — Иблис һөҗүмнәренә каршы торыр өчен, безнең «махсус хәрби киемнәрнең» бик кирәкле өлеше (Эфеслеләргә 6:11—15). Вәгазьләп Алланы мактау — иманыбызны ныгытыр өчен искиткеч мөмкинлек ул (2 Көринтлеләргә 4:13). Бу безгә үзебезне көчсез калдыра торган фикерләрдән сакларга ярдәм итә (Филиппуйлыларга 4:8). Вәгазь эшендә катнашу имандашларыбыз белән файдалы аралашу алып барырга мөмкинлек бирә.

12, 13. Регуляр рәвештә вәгазьдә катнашу гаилә өчен нинди файда китерә ала? Мисал китерегез.

12 Вәгазь гаилә өчен файдалы вакыт уздыру булырга мөмкин. Әлбәттә, балаларга ял итү дә һәм күңел ачулар да кирәк. Әмма гаилә белән бергә вәгазьдә катнашу ниндидер авыр эш булырга тиеш түгел. Әти-әниләр балаларына, яхшы хәбәрне сөйләгәндә, уңышлырак булырга ярдәм итеп, вәгазь эшен рәхәтрәк итә ала. Балалар үзләре яхшы эшли алганны әллә рәхәтлек белән башкармыймы? Акыллылык күрсәтеп һәм балаларның көчләрен исәпкә алып, әти-әниләр аларга Аллага хезмәт итүдә шатлык табарга ярдәм итә алалар (Яратылыш 33:13, 14).

13 Алланы бергәләшеп мактаган гаиләнең, шулай ук, үзара бәйләнешләре ныгый, гаиләдәгеләр бер-берсенә якынлаша. Бер апа-кардәшне Аллага ышанмаган ире биш баласы белән калдырып киткән. Аңа эшкә урнашу, балаларын киендереп-ашату турында уйларга туры килгән. Авырлыклар аркасында ул үз балаларының рухилыгы турында кайгыртуын онытканмы? Апа-кардәшебез болай дип исенә төшерә: «Мин Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны тырышып өйрәнә идем һәм белгәннәремне тормышымда кулланырга тырыштым. Мин регуляр рәвештә балаларымны җыелыш очрашуларына алдым һәм өйдән-өйгә вәгазьгә алып бардым. Нәтиҗәсе булдымы? Минем бар биш балам да суга чумдырылу үтте». Аллага хезмәт итүдә тулысынча катнашу сиңа да балаларыңны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләргә тырышуыңда ярдәм итәргә мөмкин (Эфеслеләргә 6:4).

14. а) Яшьләр ничек мәктәптә Аллага дан китерә ала? б) Яшьләргә «Яхшы хәбәрдән оялмаска» нәрсә ярдәм итәргә мөмкин?

14 Балалар, әгәр мәктәптә, илегездәге закон буенча, Аллага дан китереп шаһитлек итү рөхсәт ителсә, сез моны эшлисезме яки кешеләрдән курку сезне тоткарлап торамы? (Гыйбрәтле хикәя 29:25). Пуэрто-Рикода яшәгән 13 яшьлек бер Йәһвә Шаһите болай дип яза: «Мин сөйләгәнем хакыйкать икәнен белгәнгә, вәгазьләргә беркайчан да оялмыйм. Класста мин һәрвакыт кулымны күтәрәм һәм Изге Язмалардан белгәннәремне сөйлим. Вакытым булганда, мин китапханәгә барып, „Яшьләрнең сораулары“ дигән китапны укыйм»a. Йәһвә аның тырышлыкларына фатиха биргәнме? Ул болай дип дәвам итә: «Кайвакыт сыйныфташларым сорау бирә һәм бу китапны укырга алып килергә сорыйлар». Мәктәптә вәгазьләү синең өчен авыр булса, бәлки, сиңа тырышып шәхси өйрәнү үткәрергә һәм шуны белергә кирәк: Аллаһының «яхшы, Аңа яраклы һәм камил» ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт (Римлыларга 12:2). Белгәннәрең хакыйкать икәненә инангач, син беркайчан да «Яхшы хәбәрдән оялмаячаксың» (Римлыларга 1:16).

Аллага «хезмәт итү өчен ишекләр» ачык

15, 16. Кайбер мәсихчеләр, Аллага хезмәт итүләрен киңәйтер өчен, нинди мөмкинлекне кулланганнар, һәм бу аларга нинди фатихалар китергән?

15 Рәсүл Паул «нәтиҗәле хезмәт итү өчен ишекләр киң ачылды» дип язган (1 Көринтлеләргә 16:9). Бәлки, синең дә тормышың хезмәт итүеңне киңәйтергә мөмкинлек бирәдер? Мәсәлән, тулы вакытлы яки ярдәмче пионерлар аена 70 яки 50 сәгать вәгазьли. Әлбәттә, имандашлар пионерларны тугры хезмәтләре өчен бик кадерли. Әмма пионерлар, хезмәт итүдә күбрәк вакыт үткәргәнгә, үзләре турында алар кардәшләреннән өстенрәк дип уйламый. Киресенчә, алар Гайсә чакырган карашка ия булырга һәм аны чагылдырырга тырышалар. Ул: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык»,— дип әйткән (Лүк 17:10).

16 Пионер булу — тәртипле булу, яхшы шәхси дисциплина һәм фидакарьлек рухы күрсәтергә әзер булуны таләп итә. Әмма бу мул фатихалар да китерә. «Алланың хакыйкать Сүзен дөрес куллана белү чын фатиха,— дип әйтә Тамика исемле яшь пионер.— Пионерлар Изге Язмаларны еш куллана. Шуңа күрә, өйдән-өйгә йөргән вакытта, мин хуҗага Изге Язмалардан тиешле өземтә укый алам» (2 Тимутегә 2:15). Мика исемле пионер болай дип әйтә: «Хакыйкатьнең кешеләр тормышына тәэсир иткәнен күрү үзе бер искиткеч фатиха». Мэтью исемле яшь кеше моның белән ризалашып, «хакыйкатькә берәрсенең килүен күрү» шатлык ул ди. «Бу шатлыкны бернәрсә алмаштыра алмый»,— дип өсти ул.

17. Бер мәсихче ничек пионер булып хезмәт итү турында уңай карашка килгән?

17 Син, пионер булып хезмәт итә башлар өчен, үз мөмкинлекләреңне карап чыга аласыңмы? Син бәлки шулай эшләр идең дә, әмма булдыра алмассың дип саныйсыңдыр. «Пионер хезмәтенә минем карашым тискәре иде,— дип таный Кениатэ исемле бер яшь апа-кардәш.— Мин үземне бу хезмәткә яраклы дип санамый идем. Мин кеше белән Изге Язмаларга нигезләнгән сөйләшү алып бара да алмый идем һәм аны башлар өчен әзерләнә дә белми идем». Ләкин өлкәннәр, аның белән бергә хезмәт итәр өчен, тәҗрибәле пионерны билгеләгәннәр. «Аның белән вәгазьләү шундый рәхәт иде,— дип исенә төшерә Кениатэ.— Бу миндә пионер булу теләге тудырды». Синең дә, бәлки, өйрәтү һәм дәртләндерү алгач, пионер булу теләгең туар.

18. Миссионер булып хезмәт итү нинди фатихалар китерә?

18 Пионер булып хезмәт итү Аллага хезмәт итүне киңәйтер өчен башка мөмкинлекләр ачарга мөмкин. Бәлки, кайбер ирле-хатынлылар миссионерлар булырга яраклыдыр. Алар тиешле әзерлек алып, чит илләргә вәгазьләргә бара алалар. Аларга яңа илдәге тормышка, бәлки яңа телгә, яңа культурага, яңа ризыкка ияләшергә кирәк. Әмма алынган фатихалар белән чагыштырсаң, бу уңайсызлыклар бернәрсә дә тормый. Милдред исемле бер тәҗрибәле миссионер Мексикада хезмәт итә. Ул болай дип сөйли: «Миссионер булуыма мин беркайчан да үкенмәдем. Бу минем бала чактан ук булган хыялым». Ул нинди фатихалар ала? «Туган илемдә Изге Язмалар өйрәнергә теләгән кеше табу бик авыр иде. Ә монда Изге Язмалар өйрәнгән кешеләрнең дүртесе бер үк вакытта вәгазьче булып китә!»

19, 20. Вефильләрдә хезмәт итү, чит илләрдә хезмәт итү һәм Хезмәтне яхшырту мәктәбе ничек итеп күпләргә мул фатихалар китерә?

19 Мул фатихаларны шулай ук Йәһвә Шаһитләренең филиалларында Вефиль хезмәтен башкарган кардәшләребез ала. Свен исемле абый-кардәш Германиядәге филиалда хезмәт итә. Ул үз эше турында болай дип сөйли: «Мин бик мөһим эш башкарганымны күрәм. Мин үз сәләтләремне бу дөньяда куллана алыр идем. Әмма бу банкротлыкка барган банкка акча салган кебек булыр иде». Үз теләгең белән түләүсез мондый хезмәт башкару фидакарьлек рухы таләп итә. Әмма Свен болай дип әйтә: «Эштән соң кайтканда, көнең тулысынча Йәһвәгә хезмәт итеп үткәрелгәнен беләсең. Һәм бу сине аңлатып бетермәслек хисләр белән тутыра».

20 Кайбер кардәшләр чит илләрдә филиаллар төзү бригадаларында эшләп, халыкара программаларда катнашудан мул фатихалар ала. Бер ирле-хатынлы кардәшләребез 8 төрле илдә хезмәт иткән. Алар болай дип яза: «Монда шундый искиткеч кардәшләр. Алардан китү бик авыр булыр. Бу йөрәгебез өчен сигезенче „яра“ булачак. Әмма ничек барысы искитәрлек!» Шулай ук Хезмәтне яхшырту мәктәбе бар. Бу мәктәптә яраклы ялгыз абый-кардәшләр өйрәтү ала. Мондый мәктәпне тәмамлаган бер абый-кардәш болай дип язган: «Мин мондый гаҗәеп мәктәп өчен үз рәхмәтләремне ничек белдерергә икәнен хәтта белмим дә. Шундый өйрәтү бирер өчен көч куйган башка берәр нинди оешма бар микән?»

21. Аллага хезмәт итүдә барлык мәсихчеләрнең нинди йөкләмәсе бар?

21 Әйе, Аллага хезмәт итәр өчен күп ишекләр ачык. Әмма күпләребезнең Вефильдә яки чит илләрдә хезмәт итәр өчен мөмкинлеге юк. Гайсә үзе мәсихчеләр үз шартларына карап, төрле «җимеш» уңышы китерәчәк дип әйткән (Маттай 13:23). Ләкин мәсихчеләр буларак, безнең максатыбыз үз тормышыбыз мөмкин иткәнчә, күбрәк файда китерү — Йәһвәгә хезмәт итүдә тулырак катнашу. Шулай эшләп, без Йәһвәгә дан китерәбез һәм бу, шулай ук, безне аның хуплаганына ышандыра. Картлар йортында яшәгән Этель исемле олы яшьтәге апа-кардәш мисалын карап чыгыйк. Ул үзе белән бергә яшәгән кешеләргә регуляр рәвештә вәгазьли, шулай ук телефон аша шаһитлек бирә. Үз чикләренә карамастан, ул Аллага бөтен җаны белән хезмәт итә (Маттай 22:37).

22. а) Аллага дан китерер өчен тагын нинди мөмкинлекләр бар? б) Алда безне нинди искиткеч киләчәк көтә?

22 Әмма шуны истә тот: вәгазь — ул Йәһвәгә дан китерү юлларының берсе генә. Шулай ук эштә, мәктәптә, өйдәге тәртибебез һәм тышкы күренешебез үрнәк булырлык булса, без Йәһвә йөрәген сөендерәбез (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Гыйбрәтле хикәя 28:20 дә: «Тугры юлдагы кешегә күп бәрәкәт насыйп»,— дип вәгъдә ителә. Шуңа күрә безгә, мул фатихалар уруыбызны белеп, Аллага хезмәт итүдә «күп чәчәргә» кирәк (2 Көринтлеләргә 9:6). Шулай эшләп, безнең искиткеч вакытта яшәргә өстенлегебез булачак, ул көннәрдә «һәрбер җанлы нәрсә» Йәһвәгә ул лаек булган данны китерәчәк! (Мәдхия 150:6).

[Искәрмә]

a «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» дигән китап (рус) Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Нинди мәгънәдә Алла халкы Йәһвәгә «көне-төне» хезмәт итә?

• Гадь нәселеннән булган кешеләр нинди авыр хәлгә эләккән, һәм бүгенге көндәге мәсихчеләрне бу нәрсәгә өйрәтә?

• Вәгазь ничек Иблис һөҗүмнәреннән яклый?

• Кайберәүләр, Аллага хезмәт итүне киңәйтер өчен, нинди мөмкинлекләрне кулланган, һәм бу аларга нинди фатиха китергән?

[25 биттәге иллюстрация]

Гадь нәселенең кешеләре талаучыларга каршы сугышкан кебек, мәсихчеләр дә Иблис һөҗүмнәренә каршы сугышырга тиеш.

[27 биттәге иллюстрация]

Бергә вәгазьләгәндә, без бер-беребезгә файда китереп аралашабыз.

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Пионер булып хезмәт итү башка мөмкинлекләр өчен ишек ачарга мөмкин:

1) халыкара программаларда катнашу,

2) Вефильдә хезмәт итү,

3) миссионер булып хезмәт итү.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу