«Пим» Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл булуын дәлилли
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА «пим» дигән сүз бер генә тапкыр очрый. Шаул патша вакытында исраиллеләр, авыл хуҗалыгы коралларын төзәтер һәм кайрар өчен, филистиле тимерчеләр янына барырга мәҗбүр булган. «Төрәннәр, китмәннәр, сәнәкләр, балталарны кайрау һәм көтүче таякларын төзәтү бәясе бер пим иде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Ишмуил 13:21).
Нәрсә соң ул пим? Бу сорауга җавап озак кына билгеле булмаган. Әмма 1907 елда борынгы Газәр шәһәрендә археологик казу эшләре барышында пим дигән таш гер табылган булган. Моңа кадәр Изге Язмалар тәрҗемәчеләре «пим» дигән сүзне ничек тәрҗемә итәргә икәнен белмәгән. Мәсәлән, «Яков патша тәрҗемәсе»ндә 1 Ишмуил 13:21 дә болай дип әйтелгән булган: «Төрән, китмән, өч япьле сәнәк, балта үткенләр өчен һәм колгалар төзәтер өчен, аларның игәве булган».
Бүгенге көндә галимнәр пимның авырлык үлчәү берәмлеге булганын белә. Аның авырлыгы якынча 7,82 грамм, ягъни шәкылнең якынча өчтән ике өлеше булган. Филистилеләр исраиллеләрнең коралларын кайраган өчен бер пим авырлыктагы көмеш түләткән. Әмма б. э. 607 елында, Яһүд патшалыгы юкка чыккач һәм аның башкаласы Иерусалим җимерелгәч, исраиллеләрнең акча һәм авырлык үлчәү системасы, шул исәптән аның төп берәмлеге шәкыл дә, юкка чыккан. Шулай итеп пим Еврей Язмаларының төгәллеген ничек дәлилли ала?
Кайбер галимнәр Еврей Язмалары, шул исәптән 1 Ишмуил китабында язылганнар, борынгы Исраил халкы турында төгәл мәгълүмат бирми дип саный. Алар уйлавынча, «Еврей Язмалары шактый соңрак, грек культурасы башка халыкларга зур йогынты ясаган вакытта, б. э. к. II я хәтта I гасырда язылган булган». Алар Еврей Язмаларын уйдырма дип саный.
Археология һәм антропология профессоры Уильям Дэвэр 1 Ишмуил 13:21 дә искә алынган пим дигән авырлык үлчәү берәмлеге турында болай дип язган: «[Пимны] грек культурасы көчле булган вакытта уйлап чагара алмаганнар, чөнки бу авырлык үлчәү берәмлекләренең юкка чыкканына һәм онытылганына инде берничә гасыр үткән булган. Асылда, Изге Язмаларның бу өзеген ХХ гасырның башына кадәр төгәл аңлап булмаган. Шул вакытта гына археологик казылмалар барышында „пим“ дигән сүз тырнап язылган таш герләр табылган булган... Әгәр дә Еврей Язмалары — грек культурасының әдәбият әсәре генә булса, бу нечкәлек борынгы еврей текстына ничек эләккән соң? Әлбәттә, кемдер пим турындагы мәгълүмат бу кечкенә генә нәрсә дип әйтер. Әмма тарих шундый кечкенә нәрсәләрдән тора да бит».
[Иллюстрация]
Пим — авырлык үлчәү берәмлеге, аның авырлыгы шәкылнең якынча өчтән ике өлеше булган