Укучыларның сораулары
Изге Язмаларда тост күтәрү турында бернәрсә дә әйтелми. Алайса ни өчен Йәһвә Шаһитләре тост күтәрми?
Шәраб я башка исерткеч эчемлек тутырылган бокал тотып тост күтәрү — борынгыдан килгән һәм киң таралган йола һәм төрле җирләрдә аның төрле үзенчәлекләре бар. Кайвакыт тост күтәрүчеләр бер-берсе белән чәкешә. Тост әйтүче кеше еш кына берәрсенә бәхет, сәламәтлек, озын гомер һәм башка шундый нәрсәләр тели. Башкалар бу тостка кушылып, үз ризалыкларын белдерә һәм, бокалларын күтәреп, шәраб эчә. Күпләр өчен бу нибары зыянсыз йола һәм әхлак кагыйдәләрен үтәү генә. Әмма Йәһвә Шаһитләренең тост күтәрмәүләренә җитди сәбәпләр бар.
Моңа сәбәп мәсихчеләрнең башкаларга бәхет һәм яхшы сәламәтлек телиселәре килмәүдә түгел, юк. Мәсәлән, беренче гасырдагы җитәкче совет җыелышларга язган хатының ахырында болай дип тәрҗемә итеп булган сүзләр бар: «сау-сәламәт булыгыз», «сәламәт булыгыз» яисә «сау булыгыз» (Рәсүлләр 15:29). Һәм Аллаһының кайбер тугры хезмәтчеләре патшаларга болай дип мөрәҗәгать иткән: «хуҗам... мәңге яшәсен» я «яшәсен патша» (1 Патшалар 1:31; Никами 2:3).
Тост күтәрү йоласы кайдан килеп чыккан? 1968 елгы 1 гыйнвар «Күзәтү манарасы»нда (ингл.) бер энциклопедиядән өзек китерелгән булган. Анда болай диелә: «Берәрсенең сәламәтлеге өчен эчү гадәте бер борынгы дини йоладан барлыкка килгән. Шул йола буенча, кешеләр илаһлар һәм үлеләр өчен эчкән. Греклар һәм римлылар ашаганда, үз илаһларына исерткеч эчемлекләрне бүләк итеп китергән. Һәм ритуаль мәҗлесләрдә аларның һәм үлеләрнең хөрмәтенә эчкән». Бу энциклопедиядә дәвам ителә: «Тереләрнең сәламәтлеге өчен эчү йоласы шушы йолалар белән тыгыз бәйле, ә аларны илаһларга корбан китерү дип санап була» (The Encyclopædia Britannica 1910, 13 том, 121 бит).
Ә заманча басмаларда нәрсә әйтелә? 1995 елда чыккан төрле халык культураларында исерткеч эчемлекләр турындагы бер белешмәлектә әйтелә: «Тост күтәрү, күрәсең, бер борынгы корбан китерү йоласыннан килеп чыккан. Шул йола буенча, илаһларга изге сыекча китергән булганнар: канны я шәрабны „озын гомерләр!“ я „синең сәламәтлегең өчен!“ дип йомгаклап булган теләк, ягъни догага, алыштырганнар» (International Handbook on Alcohol and Culture).
Шуны да әйтергә кирәк, берәр әйбер, бизәк я йола, ул борынгы ялган диннән башлангыч алган булса да, хак гыйбадәт кылучылар өчен, яраклы түгел дигәнне аңлатмаска да мөмкин. Анар мисалын карап китик. Өстә искә алынган энциклопедиядә болай диелә: «Анар да, күрәсең, мәҗүси диннәрнең изге символы итеп кулланылган булган». Шулай да Аллаһы баш руханиның күлмәк итәгенең кырые тирәли җептән анарлар ясарга һәм Сөләйман гыйбадәтханәсенең бакыр баганаларын анарлар белән бизәргә кушкан (Чыгыш 28:33; 2 Патшалар 25:17). Шулай ук никах балдагы да кайчандыр дини мәгънәгә ия булган, әмма күпчелек кеше бүген моны белми һәм никах балдагына кешенең никахта булганын күрсәтүче билгегә генә кебек карый.
Ә шәрабның дини кулланышы турында нәрсә әйтеп була? Мәсәлән, Багалга табынган Шехем кешеләре «үз илаһлары өенә барып, анда ашап-эчте һәм [Гидеон улы] Әбумәликне каргады» (Хакимнәр 9:22—28). Сезнеңчә, Йәһвәнең берәр тугры хезмәтчесе анда барып, Әбумәликкә илаһ каргышы төшсен дип эчәр идеме? Исраилдә күпләр Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән вакытны Амус болай дип сурәтләгән: «Алар... мәзбәх янында... ята. Штраф итеп алынган акчага шәраб сатып алалар да үз илаһлары йортында эчәләр» (Амус 2:8). Хак гыйбадәт кылучылар башкалар илаһларга шәраб бүләкләре агызган я алар хөрмәтенә эчкән мәҗлесләрдә катнашыр идеме? (Ирмия 7:18). Яки хак гыйбадәт кылучы шәраб тутырылган бокалны күтәреп, берәр илаһ берәүнең киләчәгенә тәэсир итсен дип я аны фатихаласын дип сорар идеме?
Шунысы игътибарга лаек, Йәһвәнең хезмәтчеләре кайвакыт кулларын күтәреп догада ярдәм сораган, ләкин алар кулларын хак Аллаһыга таба сузган. Изге Язмаларда болай диелә: «Сөләйман Йәһвәнең мәзбәхе алдына... басты һәм, кулларын күккә таба сузып, болай диде: „И Исраил Аллаһысы Йәһвә... синдәй Аллаһы юк! [...] ...Үзеңнең яшәү урыныңнан, күкләрдән ишетче; әйе, ишетче һәм кичерче“» (1 Патшалар 8:22, 23, 30). Шулай ук «Езра Йәһвә Аллаһыны... данлады, ә бөтен халык кулларын күтәреп моңа: „Амин! Амин!“ — диде. Шуннан соң алар җиргә йөзтүбән капланып Йәһвәгә сәҗдә кылды» (Никами 8:6; 1 Тимутигә 2:8). Шунысы ачык, бу тугры кешеләр кулларын күккә таба күтәрсә дә, моны берәр уңыш илаһының фатихасын алыр өчен эшләмәгән (Ишагыя 65:11).
Бүген тост күтәрүче күп кешеләр шулай эшләп, берәр илаһка мөрәҗәгать итәләр дип я аның фатихасын сорыйлар дип уйламый. Әмма алар шәраб салынган бокалны ни өчен күккә таба күтәргәннәрен дә аңлатып бирә алмый. Алар бу сорауны җентекләп тикшереп чыкмаган. Әмма бу мәсихчеләр аларның шушы йоласына иярергә тиеш дигәнне аңлатмый.
Шунысы билгеле, Йәһвә Шаһитләре күпчелек кеше тоткан башка йолаларны да тотмый. Мәсәлән, күп кеше милли гербка я флагка честь бирә һәм моны табыну дип санамый. Мәсихчеләр андый йолаларга каршы төшмәсә дә, аларда катнашмый. Андый йола башкарыласын белсә, күп Йәһвә Шаһитләре башкаларны рәнҗетмәс өчен, акыл белән эш итә. Һәрхәлдә, алар милли йолаларда катнашмаска тәвәккәл, чөнки бу Изге Язмаларга каршы килә (Чыгыш 20:4, 5; 1 Яхъя 5:21). Бүген күп кешеләр тост күтәрү дини мәгънә йөртә дип санамый, шулай да тост күтәрмәс өчен җитди сәбәпләр бар, чөнки ул борынгы диннәрдән килеп чыккан һәм аны хәтта хәзер дә күкләрдән фатиха сорау, берәр илаһи көчкә мөрәҗәгать итү дип санап була (Чыгыш 23:2).