Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w07 1.5. 3 б.
  • Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен кайбер кешеләр Аллаһыны шәфкатьсез дип саный?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Мәрхәмәтсезлек кайчан да булса бетәрме?
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Явызлык өчен кем җаваплы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Аллаһы чыгарган хөкемнәр шәфкатьсез булганмы?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2007 ел
w07 1.5. 3 б.

Бүгенге мәрхәмәтсез дөнья

БЕРҮЗЕ генә яшәгән Мәрьямгә 64 яшь булган. Аны үз йортында тапканнар. Аны кыйнап, кабель белән буып үтергәннәр.

Ачулы халык төркеме өч полиция хезмәткәрен кыйнаган: аларны ике яшүсмерне урлауда гаепләгәннәр. Кешеләр аларның икесе өстенә бензин сибеп, ут төрткән. Алар янып үлгән, ә өченчесе качып исән калган.

Бер кеше үз исемен әйтмичә телефон аша хәбәр иткәч, бакчада шул якларга ял итәргә килгән дүрт ир-атның мәете табылган. Экспертиза шуны күрсәткән: аларны тере килеш, күзләрен һәм кулларын бәйләп, җиргә күмеп куйганнар.

Бу хәбәрләр куркыныч фильмнардан түгел, ә барысы да тормыштан алынган. Бу хәбәрләр күптән түгел генә бер Латин Америка илендә чыгучы газеталарда язылган булган. Әмма башка илләрдә дә моңа охшаш хәлләр була.

Мәрхәмәтсез эшләр бүген гадәти хәл. Шартлатулар, терактлар, кеше үтерү, көч һәм сугыш коралын куллану һәм көчләү — бу мәрхәмәтсез эшләрнең кечкенә өлеше. Моның барысы турында яңалыкларда кат-кат хәбәр ителә, һәм күпләр моны күргәндә яки моның турында ишеткәндә инде гаҗәпләнми.

«Бу дөньяга нәрсә булган? Хәзер башкаларның хисләрен исәпкә алмыйлармыни? Аларның тормышларын ихтирам итмиләрмени?» — дип сез дә гаҗәпләнәсездер. Ни өчен без яшәгән дөнья шундый мәрхәмәтсез?

Харри исемле кеше мисалын карап чыгыйк. Аңа 69 яшь, һәм ул рак авыруы белән чирләгән. Аның хатыны склероздан газап чигә, ләкин аларның күршеләре һәм дуслары аларга теләп ярдәм итәләр. Харри болай ди: «Бу кешеләр безгә ярдәм итмәсә, без нәрсә эшләр идек?» Харри Канадада яши, һәм бу илдә үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәткән: олы яшьтәгеләргә булышкан кешеләрнең 50 проценттан артыгы аларга туган булмаган картларга ярдәм итәләр. Һичшиксез, үзләрен һәр көн игелекле һәм дусларча тоткан гади кешеләрне сез үзегез дә беләсездер. Әйе, кешеләр кызганучан һәм игелекле дә була алалар.

Алайса, ни өчен соң шундый күп мәрхәмәтсез эшләр башкарыла? Нәрсә кешеләрне мәрхәмәтсезлеккә этәрә? Мәрхәмәтсез кешеләр үзгәрә аламы? Мәрхәмәтсезлек кайчан да булса бетәчәкме? Әгәр бетсә, ничек һәм кайчан ул бетәчәк?

[3 биттәге иллюстрация]

Train: CORDON PRESS

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу