Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • br1 28 б.-31 б., 6 абз.
  • Малахий китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Малахий китабыннан игътибарга лаек фикерләр
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • РУХАНИЛАР «КҮПЛӘР ӨЧЕН АБЫНУ ТАШЫ БУЛДЫ»
  • (Малахий 1:1—2:17)
  • «ХОДАЙ ҮЗ ГЫЙБАДӘТХАНӘСЕНӘ... КИЛӘЧӘК»
  • (Малахий 3:1—4:6)
  • «Аллаһыдан курык»
  • Йәһвә көнен кем кичерәчәк?
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Мәкерлек итүне Йәһвә нәфрәт итә
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Алла таләпләрен үтәү Йәһвәне данлый
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Малахи китабына кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күзәтү манарасы 2007 ел
br1 28 б.-31 б., 6 абз.

Йәһвә сүзе тере

Малахий китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ИЕРУСАЛИМДАГЫ гыйбадәтханә яңадан торгызылганнан соң 70 тән артык ел үткән. Әмма вакыт узу белән яһүдләрнең рухилыгы бик нык кимегән. Хәтта руханилар да бозыклык юлына басканнар. Кем аларга үз хәлен аңларга һәм Аллаһыга якынлашырга ярдәм итәр? Йәһвә бу эшне Малахий пәйгамбәргә куша.

Еврей Язмаларының соңгы китабында — Малахий китабында — бик көчле сүзләр язылган, һәм анда Аллаһы тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлекләр бар. Бу китаптагы пәйгамбәрлек сүзгә игътибар итеп, без Йәһвәнең «бөек һәм куркыныч көненә» әзерләнә алабыз. Ул көнне бүгенге явыз дөнья төзелеше юк ителәчәк (Малахий 4:5).

РУХАНИЛАР «КҮПЛӘР ӨЧЕН АБЫНУ ТАШЫ БУЛДЫ»

(Малахий 1:1—2:17)

Йәһвә Исраилгә карата булган хисләрен чагылдырып, болай ди: «Мин сезне яраттым». Әмма руханилар Аллаһы исемен санга сукмый. Ни өчен алай дип әйтеп була? Алар Аллаһының «корбан китерү урынына мәсхәрәләнгән икмәк» һәм «аксак һәм авыру» хайваннар китерәләр (Малахий 1:2, 6—8).

Руханилар Канун үтәү буенча «күпләр өчен абыну ташы» булганнар. Кешеләр «бер-берсенә каршы мәкерле эшләр башкаралар». Кайберәүләр башка милләттән булган хатыннар алалар. Икенчеләр «яшь чагында алган хатыннары» белән үзләрен мәкерле тоталар (Малахий 2:8, 10, 11, 14—16).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:2 — Аллаһы Кануны буенча яшәмәгән руханиларның әйткән фатихаларын Йәһвә нинди мәгънәдә каһәрләгән? Аллаһы андый руханилар әйткән фатихаларны ләгънәткә әйләндергән.

2:3 — Руханилар йөзенә тизәкне ыргыту нәрсә аңлаткан? Канун буенча, корбанга китерелгән хайваннарның тизәген читкә алып чыгып яндырырга кирәк булган (Левиләр 16:27). Руханилар йөзенә тизәкне ыргыту шуны аңлаткан: Йәһвә аларның корбаннарын кире каккан һәм бу корбаннарны китерүчеләргә җирәнеп караган.

2:13 — Йәһвәгә корбан китерү урыны кемнең яшьләре белән капланган булган? Бу — гыйбадәтханәгә килеп Йәһвәгә үз кайгыларын бушаткан хатыннарның күз яшьләре. Нәрсә аларны кайгыга төшергән? Аларның ирләре, яһүдләр, бәлки, чит милләттән булган яшьрәк хатын-кызларга өйләнер өчен, законсыз рәвештә аерылышып аларны ташлап киткән.

Безнең өчен сабаклар:

1:10. Комсыз руханилар хәтта ишек япканнары һәм корбан китерү урынында утны яндырып җибәргәннәре өчен акча таләп иткәннәр. Йәһвә аларның корбаннарына җирәнеп караган. Шуңа күрә шуны истә тоту мөһим: гыйбадәт кылуга бәйле эшләргә һәм мәсихчеләр хезмәтендә башкарыла торган эшләргә акчага хирыслык түгел, ә Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату дәртләндерсен! (Маттай 22:37—39; 2 Көринтлеләргә 11:7).

1:14; 2:17. Йәһвә икейөзлелекне түзеп тормый.

2:7—9. Җыелышта өйрәтү җаваплылыгы бирелгән кардәшләр шуны истә тотарга тиеш: алар биргән белем Аллаһы Сүзе, Изге Язмалар, белән һәм аңа нигезләнгән «ышанычлы... хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмалар белән туры килергә тиеш (Лүк 12:42; Ягъкуб 3:11).

2:10, 11. Йәһвә аның хезмәтчеләре «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән киңәшкә җитди караш белән караячаклар дип өметләнә (1 Көринтлеләргә 7:39).

2:15, 16 (ЯД). Аллаһының чын хезмәтчеләре яшь чакларында өйләнешкән хатыннары белән никахны хөрмәт итәргә тиеш.

«ХОДАЙ ҮЗ ГЫЙБАДӘТХАНӘСЕНӘ... КИЛӘЧӘК»

(Малахий 3:1—4:6)

«Ходай үз гыйбадәтханәсенә» «килешү фәрештәсе» — Гайсә Мәсих белән «көтмәгәндә киләчәк». Аллаһы үз халкын «хөкем итәр өчен» киләчәк һәм шунда ук төрле бозыклыклар эшләүчеләргә каршы шаһитлек бирәчәк. Һәм Йәһвәдән куркучылар турында «хәтер китабы» язылачак (Малахий 3:1, 3, 5, 16).

«Мич кебек яна торган көн» килә һәм бар явызларны юк итәчәк. Бу көн килер алдыннан «аталарының йөрәкләрен улларына һәм улларының йөрәкләрен аталарына борыр өчен» пәйгамбәр җибәрелгән булачак (Малахий 4:1, 5, 6).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:1—3 — «Ходай» һәм «килешү фәрештәсе» гыйбадәтханәгә кайчан килгәннәр, һәм кем алар алдыннан җибәрелгән булган? Йәһвә үз гыйбадәтханәсенә б. э. 33 елында, 10 нисанда, образлы әйткәндә, килеп аны чистарткан. Ул көнне Гайсә гыйбадәтханәгә кереп, андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарган (Марк 11:15). Бу Гайсә майланып Патша итеп билгеләнгәннән соң булган. Нәкъ шулай ук, күрәсең, Гайсә, күктәге Патшалыкта Патша итеп утыртылганнан соң өч ярым ел үткәч, Йәһвә белән рухи гыйбадәтханәгә барган һәм Аллаһы халкын чистартырга кирәк икәнен күргән. Беренче гасырда яһүдләрне Гайсә Мәсих килүенә әзерләр өчен, Чумдыручы Яхъя җибәрелгән булган. Моңа охшаш хәл безнең көннәрдә дә булган: Йәһвәнең үз рухи гыйбадәтханәсенә килүенә юлны әзерләр өчен, хәбәрче җибәрелгән иде. Унтугызынчы гасырның 80 нче елларында Изге Язмаларны тикшерүче төркем аң-белем тарату эшен башкара башлаган. Ул бу эшне эчкерсез кешеләрнең йөрәгенә Изге Язмалардагы күп төп хакыйкатьләрне кире кайтарыр өчен башкарган.

3:10 — Без Йәһвәгә «барлык уннан бер өлешне» нинди мәгънәдә китерәбез? Гайсә үлеме белән Муса Кануны гамәлдән чыккан, шуңа күрә без «уннан бер өлешне» акчалата китерергә тиеш түгел. Әмма ул символик мәгънә йөртә (Эфеслеләргә 2:15). Уннан бер өлешләрне китерү — бу бар нәрсәңне бирү дигән сүз түгел. Уннан бер өлеш һәр ел китерелгән булса да, без Йәһвәгә бар уннан бер өлешне бер тапкыр — аңа үзебезне багышлаганда һәм моны суга чумдырылу үтеп символлаштырганда китерәбез. Шул вакыттан бар булганыбыз Йәһвәнеке. Әмма ул безгә бар булганыбызның өлешен — символик мәгънәдә уннан бер өлешне — шартларыбызга карап һәм йөрәгебез дәртләндергәнчә аңа бирергә рөхсәт итә. Йәһвәгә корбан итеп без, мәсәлән, үз көчебезне, вакытыбызны һәм мал-мөлкәтебезне бирәбез. Без аларны Патшалык турында вәгазь эше өчен һәм шәкертләр әзерләү эше өчен кулланабыз. Без, шулай ук, мәсихче очрашуларга йөрибез, авырган һәм олы яшьтәге кардәшләребез янына киләбез һәм Йәһвә эшенә акчалата ярдәм күрсәтәбез.

4:3 — Нинди мәгънәдә Йәһвә хезмәтчеләре «бозыкларны таптаячак»? Аллаһы халкы бозыкларны туры мәгънәдә таптамаячак: алар бозыкларга чыгарылган хөкемне үтәүдә катнашмаячак. Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре символик мәгънәдә бозыкларны таптаячак: алар Шайтан дөньясы юк ителгәч, чын күңелдән шатланып бәйрәм итәчәк (Мәдхия 144:20; Ачылыш 20:1—3).

4:4 — Ни өчен «Муса Канунын... истә тотарга» кирәк? Мәсихчеләр бу Канун буенча яшәргә тиеш булмаса да, ул «киләсе яхшы нәрсәләрнең... күләгәсе» (Еврейләргә 10:1). Шуңа күрә Муса Канунына игътибарлы булып, без анда язылганнар ничек үтәлгән икәнен күрербез (Лүк 24:44, 45). Өстәвенә, Канунда «күктәгенең үрнәкләре» бар. Безгә аны тикшереп чыгарга кирәк. Бу безгә мәсихче тәгълиматларны һәм мәсихче яшәү рәвешен аңларга булышачак (Еврейләргә 9:23).

4:5, 6 — Кем ул «Ильяс пәйгамбәр»? Алдан әйтелгәнчә, «Ильяс» торгызу эшләрен алып барачак, кешеләрнең йөрәкләрен әзерләячәк. Беренче гасырда Гайсә Мәсих Чумдыручы Яхъяны «Ильяс» дип атаган (Маттай 11:12—14; Марк 9:11—13). Безнең көндә Ильяс ролен үтәүче «Аллаһының бөек һәм куркыныч көне алдыннан» җибәрелгән. Бу «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» (Маттай 24:45). Майланган мәсихчеләрнең бу төркеме рухи торгызу эшләре белән шөгыльләнә.

Безнең өчен сабаклар:

3:10. Йәһвәгә иң яхшысын бирмәсәк, үзебезне аның фатихасыннан мәхрүм итәбез.

3:14, 15. Руханиларның начар үрнәге аркасында яһүдләр Аллаһыга хезмәтне мөһим түгел дип саный башлаганнар. Мәсихче җыелышта җаваплы кардәшләр башкаларга яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш (1 Петер 5:1—3).

3:16. Йәһвә алдында аңардан куркучы һәм аңа тугры булган кешеләр турында хәтер китабы языла. Ул аларны хәтерендә саклый һәм Шайтанның бозык дөньясын юк иткәндә аларны коткарачак. Әйдәгез, һәрвакыт Аллаһыга тугры булырга тәвәккәл булыйк (Әюб 27:5).

4:1. Кешеләр Йәһвә алдына китерелгәч, «ботак» һәм «тамырга» — балаларга ата-аналарына чыгарылган хөкем чыгарылачак. Әйе, ата-аналарга зур җаваплылык йөкләнгән! Мәсихче ата-аналар Аллаһы хуплавын алыр өчен һәм аның алдында яхшы исемгә ия булыр өчен, җитди тырышлыклар куярга тиеш (1 Көринтлеләргә 7:14).

«Аллаһыдан курык»

«Аллаһының бөек һәм куркыныч көне» вакытында кем исән калачак? (Малахий 4:5). Йәһвә болай дип әйтә: «Сезнең өчен, минем исемем алдында курку-хөрмәт кичерүчеләр, дөреслек Кояшы чыгачак һәм аның нурларында сәламәтләнү булачак. Һәм сез, тук бозаулар кебек, чыгып уйнарсыз» (Малахий 4:2).

«Дөреслек Кояшы» — бу Гайсә Мәсих, ул Аллаһы исеменнән куркучыларга яктылык бирә, һәм алар Аллаһы хуплавын алалар (Яхъя 8:12). Алар өчен «аның нурларында сәламәтләнү булачак»: хәзер — рухи, ә Аллаһының киләчәк яңа дөньясында физик, психик һәм эмоциональ сәламәтләнү (Ачылыш 22:1, 2). Алар шатланачак, сикерәчәк һәм, «тук бозаулар кебек, чыгып уйнаячаклар». Андый фатихаларны көтеп, әйдәгез, чын күңелдән Сөләйман әйткән сүзләргә колак салыйк: «Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:13).

[28 нче биттәге иллюстрация]

Аллаһының ашкынучан һәм тугры хезмәтчесе Малахий

[31 нче биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтик

[31 нче биттәге иллюстрация]

Йәһвә хезмәтчеләре никах бәйләнешләрен хөрмәт итә

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу