Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.10. 4-9 б.
  • Кайгыны ничек җиңәргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кайгыны ничек җиңәргә?
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә ул кайгы кичерү?
  • Кайгыны җиңеп чыгу
  • Аллаһыга якынлашыгыз
  • Терелтелүгә өмет
  • Хәзер ничек яшәргә?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
  • «Елаучылар белән бергә елагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Бу брошюрада: кайгы вакытында ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Кереш сүз
    Уяныгыз! 2018
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.10. 4-9 б.

Кайгыны ничек җиңәргә?

«[Ягъкубның] барлык угыллары, кызлары җыелып, аны юатырга тырышсалар да, ул тынычланырга теләмәде: „Угылым янына, үлеләр аймагына хәсрәтем белән бергә китәчәкмен”,— дип, угылы өчен күз яше коюдан туктамады» (ЯРАТЫЛЫШ 37:35).

ЫРУГ башлыгы Ягъкуб үз улын югалткач, бик нык кайгырган. Ул үз үлеменә кадәр кайгырачак дип уйлаган. Сез дә, Ягъкуб шикелле, якын кешенең үлеме китергән кайгы беркайчан да бетмәс дип уйлыйсыздыр. Нык кайгыру кешенең Аллаһыга иман итүе җитми дигәнне аңлатамы? Һич тә юк!

Тәүратта Ягъкуб нык иманлы кеше булган дип әйтелә. Үзенең бабасы Ибраһим һәм әтисе Исхак кебек, аның нык иманы турында Инҗилдә дә мактаулы сүзләр укыйбыз (Еврейләргә 11:8, 9, 13). Бер тапкыр ул, Аллаһыдан фатиха алыр өчен, төне буе бер фәрештә белән көрәшкән! (Яратылыш 32:24—30). Әйе, Ягъкубның Йәһвә белән бик якын мөнәсәбәтләре булган. Әмма улын югалткач, ул бик нык кайгырган. Безнең өчен нинди сабак? Димәк, Аллаһыга нык иман иткән кеше дә якын кешенең үлеме аркасында бик нык кайгырырга мөмкин. Якыныбыз үлгәндә кайгы кичерү — бу табигый хәл.

Нәрсә ул кайгы кичерү?

Һәр кеше төрлечә кайгыра. Күпләрнең җаны әрни, һәм бу башка хисләрдән күпкә көчлерәк була. Леонардо белән булган очракны карап чыгыйк. Аңа 14 яшь булганда әтисе йөрәк һәм сулыш алу органнары белән бәйле авырудан кинәт үлеп киткән. Бу хәбәрне аңа әнисенең сеңлесе китергән. Бу көн Леонардо хәтерендә мәңгегә уелып калачак. Башта ул моңа ышанырга теләмәгән. Җирләгәндә ул үз әтисенең тәнен күргән, әмма бу аңа начар төш кебек кенә тоелган. Алты ай дәвамында ул хәтта елый да алмаган. Ул еш кына әтисенең эштән кайтуын көткән. Якынча бер ел үткәч кенә Леонардо әтисе үлгән һәм инде башка кайтмаячак икәнен аңлаган. Шул вакыттан ул үзен бик ялгыз хис итә башлаган. Өйгә кайту да аның исенә әтисенең юклыгын төшереп торган. Ул еш кына чыдый алмыйча, елаган. Ул әтисен бик нык сагынган!

Бу мисалдан кайгы бик зур булырга мөмкин икәнен күрәбез. Әмма вакыт узу белән бу хис кешене әкрен генә калдыра. Авыр яра төзәлсен өчен вакыт кирәк, якын кеше үлгәч күңел ярасы төзәлсен өчен, айлар һәм хәтта еллар кирәк. Вакыт узу белән авырту хисе кими, һәм тормыш шатлыклырак һәм мәгънәлерәк булып китә.

Кайгыру кешегә үлем китергән кайгыдан соң рәткә керергә һәм яңа шартларга ияләшергә булыша дип әйтәләр. Якын кеше үлгәч, аның урыны буш кала. Шуңа күрә ансыз яшәргә өйрәнергә кирәк. Кайгыру кешегә хисләрдән бушаныр өчен кирәк. Әлбәттә, һәр кеше үзенчә кайгыра. Әмма хисләреңне тыйсаң, бу акыл, эмоциональ һәм физик яктан зыян китерергә мөмкин. Кайгыны ничек җиңәргә? Изге Язмаларда берничә файдалы киңәш биреләa.

Кайгыны җиңеп чыгу

Якыннарын югалткан күп кешеләргә үз хисләрен башкаларга сөйләп бирү ярдәм иткән. Изге Язмаларда ун баласын югалткан һәм башка авырлыклар кичергән Әюбнең сүзләре китерелә: «Җаным тормыштан бизде. Үзем турында кайгымны бушатачакмын. Җаным әрнегәндә сөйләячәкмен!» (Әюб 1:2, 18, 19; 10:1). Әюбкә үз кайгысын «бушатырга» кирәк булган. Ул моны ничек эшләгән? «Сөйләячәкмен»,— дигән ул.

Әнисен югалткан Паулу болай ди: «Миңа әнием турында сөйләшү ярдәм итте». Ышанычлы дустыңа үз хисләреңне сөйләп бирү җиңеллек китерә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Йонэ әнисе үлгәч, мәсихче кардәшләрен үзе янына ешрак килергә сораган. «Үз кайгым турында сөйләп биргәч, мин үземне яхшырак хис итә идем»,— дип искә төшерә ул. Хисләрегезне игътибар белән тыңлый алган һәм кайгыгызны уртаклаша алган кешегә сөйләп бирү сезгә үзегезне җиңелрәк хис итәргә булышачак.

Үз хисләреңне язу да файда китерергә мөмкин. Кайбер кешеләргә үз хисләре турында сөйләү авыр, аларга аларны язу, бәлки, җиңелрәк булыр. Мәсәлән, Шаул һәм Йонафан үлгәннән соң, Аллаһыга таянып яшәгән Давыт кайгылы бер җыр язган. Бу җырда ул үзенең кайгысы белән уртаклашкан. Бу җыр соңрак Изге Язмалар китабына кертелгән булган (2 Патшалык 1:17—27).

Елау да кайвакыт булыша. Изге Язмаларда: «Һәр эшнең — үз заманы... Елау вакыты бар»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:1, 4). Әйе, якын кешенең үлеме — бу «елау вакыты». Күз яшьләрегездән оялмагыз. Изге Язмаларда кайгырып елаган тугры ирләр һәм хатын-кызлар мисаллары китерелә (Яратылыш 23:2; 2 Патшалык 1:11, 12). Гайсә Мәсих тә үлгән кадерле дусты Лазар кабере янына якынлашкач, «елаган» (Яхъя 11:33, 35).

Кайгыны җиңәр өчен түземлек кирәк, чөнки хисләрегез бик еш үзгәреп торырга мөмкин. Күз яшьләрегездән оялмагыз. Кайгы кичергәндә, елау табигый һәм эмоциональ яктан сәламәтләнергә булыша. Моны Аллаһының күп тугры хезмәтчеләре аңлаган.

Аллаһыга якынлашыгыз

Инҗилдә болай диелә: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (Ягъкуб 4:8). Аллаһыга якынлашыр өчен, аңа дога кылырга кирәк. Дога зур көчкә ия! Зәбурда мондый юатучы вәгъдә бирелә: «Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара» (Мәдхия 33:19). Анда шулай ук: «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 54:23). Бу сүзләр турында уйланыгыз. Алда әйтелгәнчә, үз хисләреңне ышанычлы дусларыңа сөйләп бирү файда китерә. Күңелләребезне юатырга вәгъдә иткән Аллаһыга үз хисләребезне сөйләп бирсәк, бу тагы да файдалырак булачак (2 Тессалуникәлеләргә 2:16, 17).

Бу мәкаләдә искә алынган Паулу болай дип сөйли: «Җан әрнүе аеруча көчле булганда, мин тезләнә идем һәм Аллаһыга дога кылып, ярдәм сорый идем». Паулу үз догалары ярдәмендә кайгысын җиңеп чыкканын таный. «Һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһыга» дога кылсагыз, ул сезне ныгытачак һәм барысын кичереп чыгарга көч бирәчәк (2 Көринтлеләргә 1:3, 4; Римлыларга 12:12).

Терелтелүгә өмет

Гайсә болай дигән: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк» (Яхъя 11:25). Изге Язмалар буенча, үлгән кешеләр яңадан яшәячәкb. Гайсә, җирдә булганда, үлгән кешеләрне терелткән. Бер тапкыр ул 12 яшьлек кызны терелткән, һәм кызның әти-әнисе «күргәннәреннән хәйран калганнар» (Марк 5:42). Киләчәктә Гайсә Мәсих, күктәге патша буларак, бик күп кешене терелтәчәк. Алар җирдә тыныч һәм гадел дөньяда яшәячәк (Рәсүлләр 24:15; 2 Петер 3:13). Үлгән кешеләр терелтелгәч һәм якыннары белән очрашкач, кешеләр зур шатлык кичерәчәк!

Самолёт һәлакәтендә үз улын югалткан Клаудети Ренатоның фотографиясен суыткыч өстенә куйган. Ул фотографиягә карый да, үз-үзенә болай ди: «Син терелтелгәч без яңадан очрашырбыз». Ә Леонардо үз әтисен Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньяда күз алдына китерә. Әйе, алар өчен һәм якыннарын югалткан башка күп кешеләр өчен терелтелүгә өмет чын юаныч. Бу өметкә сез дә ия була аласыз!

[Искәрмәләр]

a Бала якын кеше үлеме аркасында кайгырганда бу журналдагы 24—26 нчы битләрдәге «Кайгырган балага ничек булышырга?» дигән мәкаләне кулланып була.

b Изге Язмаларда әйтелгән терелтелүгә өмет турында белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 7 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[7 биттәге рамка/иллюстрация]

«Һәркайсы юаныч Аллаһысы»

«Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасына, һәркайсы юаныч Аллаһысы һәм кызганучан Атага дан!» (2 Көринтлеләргә 1:3, ЯД).

Изге Язмалардагы бу шигырь шуны күрсәтә: Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренә һәркайсы авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә ала. Мәсәлән, Йәһвә безне дустыбыз яки туган имандашыбыз аша юатырга мөмкин.

Үз әтисен югалткан Леонардо үзенә көч өстәгән һәм юаныч китергән очракны хәтерли. Бер тапкыр өйгә кайткач, ул өйдә кеше юк икәнен исенә төшереп, елый башлаган. Ул якындагы паркка киткән һәм эскәмиягә утырып, кабат елаган. Күз яше аралаш ул Аллаһыдан ярдәм сораган. Кинәт якында гына фургон туктаган һәм аннан бер мәсихче кардәш чыккан. Бу кардәш үз юлын югалтып, монда ялгыш эләккән. Леонардо аны күргәч, бик шатланган.

Тагын бер очрак. Тол калган бер ир кеше үзен ялгыз хис иткән һәм күңел төшенкелегенә бирелгән. Ул, барысы да өметсез булып күренгәнгә, өзлексез елаган һәм Аллаһыдан үтенеп ярдәм сораган. Дога кылганда аңа оныгы шалтыраткан. Бу ир болай дип исенә төшерә: «Кыска гына сөйләшүебез миңа көч өстәде. Мин аның шалтыратуы догама җавап булды дип уйлыйм».

[9 биттәге рамка]

Башкаларны юатабыз

«Аллаһы безгә бөтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарга булыша алабыз» (2 Көринтлеләргә 1:4).

Күп кенә чын мәсихчеләр бу сүзләрнең дөреслеген үз тормышларында татып караган. Үзләре авырлык кичергәндә юату алгач, алар шуны аңлаган: алар үзләре дә башкаларны юата һәм дәртләндерә ала.

Мәсәлән, Клаудети Изге Язмалардагы хакыйкатьне кешеләргә сөйләп йөри. Ул улы лейкемиядән үлгән бер хатын-кыз янына килеп йөргән. Аларның сөйләшүләре бу хатынга бик ошаган, ләкин ул Клаудети аны беркайчан да тулысынча аңлый алмас дип уйлаган. Әмма Клаудетиның улы үлгәч, ул аның янына барып, Клаудети әле дә Аллаһыга ышанамы икәнен белергә теләгән. Клаудетиның нык иманына гаҗәпләнеп, бу хатын-кыз аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм хәзер Аллаһы Сүзеннән үзенә зур юаныч ала.

Әтисе үлгәч, Леонардо, Изге Язмалардагы юатучы хәбәрне саңгырау кешеләргә сөйләр өчен, аларның телен өйрәнергә булган. Ул аларга ярдәм итеп, үзенә дә юаныч ала икәнен күргән. Ул болай дип сөйли: «Мин саңгырауларга Аллаһы турында сөйләргә бик нык тели идем һәм бу миңа кайгымны җиңәргә ярдәм итте. Моның өчен мин бар көчемне куйдым. Беренче өйрәнүчем суга чумдырылу үткәч, кайгымны шатлык алмаштырды! Әтием үлгәннән соң алай шатланганым юк иде әле» (Рәсүлләр 20:35).

[5 биттәге иллюстрация]

Хисләреңне берәрсенә сөйләп бирү юаныч китерә

[6 биттәге иллюстрация]

Хисләреңне язып кую файда китерә ала

[6 биттәге иллюстрация]

Терелтелүгә өмет турында укып, чын юаныч алып була

[8. 9 биттәге иллюстрация]

Гайсә үзенә иман иткән кешеләрне терелтергә вәгъдә биргән

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу