Ни өчен рәхмәтле булырга кирәк?
«Кадерле Ракель!
Син миңа көч биреп, дәртләндереп торасың. Рәхмәт сиңа бик зур. Син бәлки үзең дә белмисеңдер, әмма һәрвакыт уңай карашлы булуың миңа көч өстәп тора һәм синең яратып әйткән сүзләрең миңа ярдәм итә» Дженнифер.
СЕЗНЕҢ андый хатлар алганыгыз бармы? Алганда, күңелегез күтәрелеп киткәндер. Әйе, кешеләр безне кадерләгәндә һәм безгә үз рәхмәтләрен белдергәндә, бу безгә ошый һәм без моны телибез дә (Маттай 25:19—23).
Кешеләр бер-берсенә рәхмәтләр белдерсә, алар арасында, гадәттә, якын мөнәсәбәтләр урнаша. Өстәвенә, рәхмәтле кеше Гайсә Мәсих үрнәге буенча эш итә: ул һәрвакыт кешеләрнең яхшы эшләрен билгеләп торган (Марк 14:3—9; Лүк 21:1—4).
Кызганыч, әмма кешеләр үз рәхмәтләрен әйтеп яки язып белдергән очраклар сирәгәя бара. Инҗилдә: «Соңгы көннәрдә... кешеләр... яхшылыкны белмәсләр»,— дип әйтелә (2 Тимутегә 3:1, 2). Сак булмасак, без дә андый кешеләр кебек булып китәргә һәм рәхмәт белдерү теләге туганда моны эшләмәскә мөмкин.
Әти-әниләр үз балаларын рәхмәтле булырга ничек өйрәтә ала? Рәхмәтне кемгә белдерергә кирәк? Башкалар рәхмәтле булмаса да, ни өчен без рәхмәтле булырга тиеш?
Гаиләдә рәхмәтле бул
Әти-әниләр балаларында бар кирәкле нәрсә булсын өчен, тырышып эшлиләр. Әмма кайвакыт ата-ана сизә: аларның тырышлыкларын беркем дә кадерләми. Бу хәлне үзгәртер өчен, алар нәрсә эшли ала? Өч якка игътибар итик.
1. Үрнәк. Баланы өйрәтер өчен иң яхшы юл — бу аңа үрнәк бирү. Борынгы Исраилдәге тырыш хатын турында Изге Язмаларда болай дип әйтелгән булган: «Балалары аның: „Син бәхетле”,— диярләр». Бу балалар андый сүзләргә кайдан өйрәнгән? Бу сорауга җавап шигырьнең икенче өлешендә язылган: «Ире дә аны мактар» (Гыйбрәтле сүзләр 31:28). Әти-әни бер-берсенә рәхмәтләр әйтеп, үз балаларына андый сүзләр кешенең күңелен күтәрә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырта һәм җитлеккәнлек билгесе икәнен күрсәтәләр.
Стивен исемле әти кеше болай ди: «Мин балаларымны рәхмәтле булырга хатыныма ризык әзерләгәне өчен рәхмәтләремне белдереп өйрәтәм». Нәтиҗәсе нинди? «Минем ике кызым моңа игътибар итте һәм бу аларга үз рәхмәтләрен тагы да теләбрәк белдерергә булышты»,— дип әйтә Стивен. Ирегезгә яки хатыныгызга көндәлек эшләрне башкарганы өчен үз рәхмәтегезне белдерәсезме? Ә балаларыгызга, алар хәтта эшләргә тиешлене башкарганда, рәхмәтләрегезне белдерәсезме?
2. Өйрәтү. Кешене рәхмәтле булырга өйрәтү бу чәчкә үстерү кебек. Өйрәткәндә дә, чәчкә үстергәндә дә тырышлыклар кирәк. Әти-әнигә үз баласын рәхмәтле булырга һәм үз рәхмәтен белдерергә ничек өйрәтергә? Акыллы патша Сөләйман бер мөһим якка басым ясаган: «Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер» (Гыйбрәтле сүзләр 15:28).
Әйтик, балагызга берәр бүләк биргәннәр ди. Кеше моның өчен күп тырышлык куйган һәм юмартлык күрсәткән. Баланы моның турында уйланырга өйрәтәсезме? Мондый уйлану рәхмәтле булыр өчен чәчкәгә җир кирәк булган кебек кирәк. Өч бала үстергән Мария болай ди: «Балага берәрсе бүләк биргәндә, мин аңа кеше аның турында уйлаган һәм аны ярата дип аңлатам. Моның өчен вакыт кирәк булса да, андый аңлату яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк дип уйлыйм». Андый сөйләшүләр балага рәхмәтләрен белдергәндә нәрсә әйтергә икәнен генә түгел, ә шулай ук ни өчен моны эшләргә кирәк икәнен аңларга булыша.
Акыллы әти-әниләр бала аңа бүләк бирелергә тиеш дип уйлый башламасын өчен, аны өйрәтәләрa. Гыйбрәтле сүзләр 29:21 дә: «Колны бала чагыннан ук назлап тәрбияләсәң, соңрак ул синең мирасчың булырга да теләр [«рәхмәтсез булып китәр», ЯД]»,— диелгән. Бу сүзләрне балаларга карата да кулланып була.
Кечкенә балаларны рәхмәтле булырга ничек өйрәтергә? Өч баласы булган Линда болай ди: «Без ирем белән рәхмәт белдереп открытка җибәргәндә балаларга рәсем ясарга яки үз исемнәрен язарга кушабыз. Шулай итеп аларны рәхмәтле булырга өйрәтәбез». Рәсемнәре гади, ә язган исемнәрен уку авыр булса да, бу сабак гомере буена исләрендә калачак.
3. Тырыш бул. Безнең инде тумыштан ук үз-үзебезне генә яратырга омтылыш бар һәм бу рәхмәт белдерергә комачауларга мөмкин (Яратылыш 8:21; Маттай 15:19). Әмма Инҗилдә: «Фикерләү рәвешегез исә яңарырга тиеш, һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 4:23, 24).
Әмма тәҗрибәле әти-әниләр баланы «яңа кеше булып киендерү» ансат эш түгел икәнен белә. Мәкалә башында әйтелгән Стивен болай ди: «Кызларыбызны рәхмәт әйтергә өйрәтү өметсез эш кебек күренә иде». Әмма алар хатыны белән бирешмәгәннәр. «Зур тырышлык куйганнан соң,— дип әйтә Стивен,— кызларыбыз сабак алды. Хәзер алар рәхмәтләрен белдерә ала. Без моның белән горурланабыз».
Дусларга һәм якыннарга рәхмәт белдерү
Без кайвакыт рәхмәтләребезне моны белдерергә онытканга әйтмибез. Бәлки, үз рәхмәтеңне белдермичә аны хис итү генә җитә торгандыр? Әйдәгез, бер очрак карап чыгыйк.
Иерусалимга барганда Гайсә махау чире белән авырган 10 кешене очрата. Инҗилдә моның турында болай дип әйтелә: «Алар еракта тукталып, көчле тавыш белән: „Гайсә, Өйрәтүче, безгә шәфкать күрсәтче!” — дип кычкырдылар. Ул аларны күргәч: „Барыгыз, үзегезне руханиларга күрсәтегез”,— диде. Алар барган чакта ук савыктылар. Аларның берсе исә, үзенең савыкканын күреп, кире кайтты һәм кычкырып Аллаһыны данлады, һәм Гайсәнең аяклары алдына егылып, Аңа рәхмәт әйтте. Бу кеше самареяле иде» (Лүк 17:11—16).
Калганнары килеп рәхмәт әйтмәгән. Гайсә моңа игътибар иткәнме? «Шунда Гайсә әйтте: „Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? Ят өлкәдән булган бу кешедән башкалары, Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, кире кайтмадылармыни?”» — дип әйтелә Инҗилдә (Лүк 17:17, 18).
Калган тугызы явыз кеше булмаган. Алдарак алар Гайсәгә иман итүләрен бар халык алдында кычкырып таныганнар һәм аның әйткәнен теләп үти башлаганнар: үзләрен руханиларга күрсәтер өчен, Иерусалимга киткәннәр. Әмма Гайсәнең игелекле эше өчен рәхмәтле булсалар да, алар аңа рәхмәтләрен белдереп килмәгәннәр. Бу Гайсәне күңелсезләндергән. Ә без үзебезне кайвакыт бу 9 кеше кебек тотмыйбызмы? Берәрсе безгә берәр яхшылык эшләсә, без аңа үз рәхмәтләребезне белдерәбезме һәм урынлы булса кыска гына хат язабызмы?
Мәхәббәт «дорфа түгел, үз файдасын эзләми» дип әйтелә Инҗилдә (1 Көринтлеләргә 13:5). Шуңа күрә чын күңелдән рәхмәт белдерү синең әдәпле булуыңны да һәм мәхәббәт күрсәтеп эш иткәнеңне дә күрсәтә. Ун махаулы кеше очрагыннан шундый сабак алабыз: Гайсә Мәсих хуплавын алырга теләүчеләр бар кешеләрне аларның милләтенә, расасына һәм диненә карамастан яратырга һәм аларга үз рәхмәтләрен белдерергә тиеш.
Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Күршемә, хезмәттәшемә, хастаханәдә эшләүчегә, сатучыга яки миңа ярдәм иткән башка кешегә мин соңгы тапкыр кайчан рәхмәтемне белдергән идем?» Сез көненә ничә тапкыр рәхмәт әйттегез яки ничә тапкыр рәхмәт белдереп кыска гына хат яздыгыз? Моны бер-ике көн санап, дәфтәргә язып куегыз. Мондый язулар сезгә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күрергә булыша ала.
Әмма безнең рәхмәтләребезгә аеруча Йәһвә Аллаһы лаек. Ул «һәртөрле игелекле һәм камил бүләкне» бирә (Ягъкуб 1:17). Аллаһыга сезнең хакка эшләгән берәр эше өчен чын күңелдән рәхмәтегезне кайчан соңгы тапкыр белдердегез? (1 Тессалуникәлеләргә 5:17, 18).
Рәхмәтле булмаган дөньяда рәхмәтле булу
Башкалар яхшы эшләребез өчен рәхмәт белдермәскә дә мөмкин. Алайса, ни өчен без рәхмәтле булырга тиеш? Бер генә сәбәпне карап чыгыйк.
Рәхмәт белдереп, без шәфкатьле Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Аллаһы, үрнәге буенча эш итәбез. Күпләр Йәһвә Аллаһы күрсәткән яратуның кадерен белми, әмма ул аларга яхшылык кылуын дәвам итә (Римлыларга 5:8; 1 Яхъя 4:9, 10). Ул «кояшын рәхимлеләр өчен дә, явызлар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра». Рәхмәтләргә саран булган бу дөньяда яшәп тә, рәхмәтле булып калсак, без «Күктәге Атабызның балалары булуыбызны күрсәтәчәкбез» (Маттай 5:45).
[Искәрмә]
a Күп әти-әниләр үз балалары белән «Бөек Остаздан өйрән» (рус) дигән китапны бергә укып, сөйләшәләр. «Син рәхмәт әйтергә онытмыйсыңмы?» дип исемләнгән 18 нче бүлекне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[23 биттәге өстәмә сүзләр]
Көненә ничә тапкыр рәхмәт әйттегез? Моны бер-ике көн санап карагыз.
[23 биттәге иллюстрация]
Рәхмәтле булып, балаларыгызга үрнәк бирегез
[23 биттәге иллюстрация]
Хәтта кечкенә балалар да рәхмәтле булырга өйрәнә ала