Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w09 1.1. 16-17 б.
  • Башкаларга карата мөнәсәбәтебез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Башкаларга карата мөнәсәбәтебез
  • Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен игелекле булырга кирәк?
  • Ни өчен кичерергә кирәк?
  • Гаиләне ничек бәхетле итәргә?
  • Ни өчен бу принципларны кулланырга кирәк?
  • Гаиләң бәхетле булсын
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Ирләр, Мәсихнең баш булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Яхшылык эшләүне дәвам итегез
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2009 ел
w09 1.1. 16-17 б.

Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез

Башкаларга карата мөнәсәбәтебез

Ни өчен игелекле булырга кирәк?

Әйтик, кеше сезгә начарлык эшләгән. Сез андый кешеләргә игелекле булырга тырышасызмы? Гайсә Мәсих үрнәге буенча эш итәргә теләсәк, безгә хәтта үзебезне нәфрәт итүче кешеләргә карата игелекле булырга кирәк. Гайсә болай дигән: «Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гөнаһлылар да яраталар. [...] Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз... Шулай эшләсәгез... сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Чөнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы» (Лүк 6:32—36; 10:25—37).

Ни өчен кичерергә кирәк?

Без Аллаһының үз хаталарыбызны кичерүен телибез. Гайсә Аллаһының кичерүен сорап дога кылу урынлы дип өйрәткән (Маттай 6:12). Шулай да Гайсә без башкаларны кичерсәк кенә, Аллаһы безне кичерәчәк дигән: «Кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. Ләкин үзегез кичермәсәгез, сезнең дә яман эшләрегезне Күктәге Атагыз кичермәс» (Маттай 6:14, 15).

Гаиләне ничек бәхетле итәргә?

Гайсә өйләнмәгән булса да, аның сүзләреннән һәм тәгълиматларыннан гаилә бәхете турында күп нәрсә белеп була. Үз сүзләре һәм үз эшләре белән ул безгә үрнәк калдырган. Өч мөһим принципны карап чыгыйк.

1. Ир үз хатынын, үз тәнен кебек, яратырга тиеш. Гайсә ирләргә үрнәк калдырган. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз». Никадәр нык? «Мин сезне яраткан кебек... яратыгыз» (Яхъя 13:34). Инҗилдә бу принцип ирләргә кулланыла: «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз... Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә» (Эфеслеләргә 5:25, 28, 29).

2. Ир белән хатын бер-берсенә тугры булырга тиеш. Никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләр гаиләне тарката һәм Аллаһыга каршы гөнаһ булып тора. Гайсә Тәүраттан «ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр» дигән сүзләрне искә төшергәннән соң болай дигән: «Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын». Аннары Гайсә: «Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла»,— дигән (Маттай 19:4—9).

3. Балалар үз әти-әниләренә буйсынырга тиеш. Гайсә камил булса да, яшь чагында үзенең камил булмаган әти-әнисенә тыңлаучан булган. 12 яшьлек Гайсә турында Инҗилдә болай дип әйтелә: «Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты һәм әти-әнисенә итагатьле булды» (Лүк 2:51; Эфеслеләргә 6:1—3).

Ни өчен бу принципларны кулланырга кирәк?

Бер тапкыр Гайсә үз шәкертләрен өйрәткәндә болай дигән: «Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:17). Шулай итеп, чын мәсихчеләр булыр өчен, безгә Гайсәнең башкаларга карата мөнәсәбәте турында әйткәннәрен кулланырга кирәк: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35).

Күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 14 нче бүлеген карагызa

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[16, 17 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең үз милкен туздырып бетергән угыл турында гыйбрәтле хикәясе шуңа өйрәтә: игелекле булу һәм кичерү мөһим (Лүк 15:11—32)

[17 биттәге иллюстрация]

Ир белән хатын бер-берсенә тугры булырга тиеш

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу