Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w09 15.4. 14 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Махау; махаулы
    Сүзлек
  • Махау авыруы турындагы кануннан сабаклар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Ни өчен сафлыкны сакларга кирәк?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Ул уяу булган һәм көткән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2009 ел
w09 15.4. 14 б.

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Ни өчен мәсихче сафлыкны саклау мөһим?

Сафлыгыбызны сакласак, без Йәһвәне яратканга аның хакимлеге ягында торганыбызны һәм Шайтанның ялганчы икәнен күрсәтәбез. Аллаһы безне сафлыгыбыз нигезендә хөкем иткәнгә күрә, киләчәккә өметебез булсын өчен, безгә сафлыгыбызны сакларга кирәк (15.12., 4—6 нчы бит.).

• Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен күрсәткән кайбер титуллары нинди?

Бердәнбер Угыл. Сүз. Амин. Яңа килешү Арадашчысы. Баш рухани. Вәгъдә ителгән Нәсел (15.12., 15 нче бит).

• Давытның Йәһвәгә «күз яшьләремне алдыңда [«турсыкта», ЯД] тот» дигән сүзләре нәрсәне аңлата? (Мәд. 55:9)

Давыт белгән, Йәһвә аны күзәтә һәм, аның күз яшьләрен турсыкта саклагандай, аның газапларын истә тота. Бүген дә күп кешеләр, аеруча Аллаһыга яраклы булырга тырышкан кешеләр, газаплана һәм аларның җаннары әрни. Әмма алар бер дә шикләнми: аларның күктәге Әтиләре алар кичергән бар сынауларны күрә һәм аларның кичергән бар хисләрен белә. Ул чыннан да үз хезмәтчеләренең бар кайгы-хәсрәтләрен аңлый һәм күз яшьләрен, турсыкта саклаган кебек, истә тота (15.12., 31 нче бит).

• Хезмәтебез күбрәк шатлык китерсен өчен, нәрсә эшләргә?

Вәгазьдә очраткан кешеләргә ничек ярдәм итәргә икәне турында уйланып, без йөрәкләребезне моңа әзерли алабыз. Безгә Изге Язмалар өйрәнүен башларга дип вәгазьләргә кирәк. Без вәгазьләгән территориядә ваемсызлык белән очрашсак, кешеләрне кызыксындырыр өчен, кереш сүзләрне үзгәртә алабыз (15.01., 8 —10 нчы бит.).

• Изге Язмалардагы тәгълиматлар мәсихчеләрнең җирләүгә карата карашына һәм эшләренә ничек тәэсир итәргә тиеш?

Мәсихче якыны үлгәнгә кайгырса да, ул үлеләрнең бернәрсә дә белмәгәнен аңлый. Хакыйкатьтә булмаган кешеләр аны хөкем итсә дә, ул үлеләр тереләргә тәэсир итә ала дигән ышанулар белән бәйле йолаларда катнашмый. Авырлыклар тумасын өчен, кайбер мәсихчеләр үзләрен ничек җирләргә кирәк икәне турында күрсәтмәләр язып куя (15.02., 29—32 нче бит.).

• «Йәшар китабы» һәм «Раббының Сугышлар Китабы» Изге Язмаларның югалтылган китаплары дип әйтеп буламы? (Ешуа 10:13; Сан. 21:14)

Юк. Күрәсең, бу ике китап, Изге Язмалар язылган вакыттагы документлар булган, аларны Аллаһы иңдермәгән. Изге Язмаларны язучылар аларны кулланган (15.03., 32 нче бит).

• Яхшы әти үз балаларының нинди ихтыяҗларын белергә тиеш?

Балалар 1) әтиләренең яратуына, 2) яхшы үрнәккә, 3) үзләрен бәхетле хис итүгә, 4) рухи үгет-нәсихәткә, 5) тәрбияләүгә, 6) яклауга мохтаҗ (гыйнвар—март, 19—21 нче бит.).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу