Изге Язмалар тормышны үзгәртә
Наркотик кулланып мотоцикл һәм спорт белән кызыксынып яшәгән кешене үз тормышын, Аллаһыга тулы хезмәт итәр өчен, багышларга нәрсә дәртләндергән? Комарлы уеннар яратучыны үз гадәтен ташларга һәм, гаиләсе турында кайгыртыр өчен, эшләрен намуслы башкара башларга нәрсә этәргән? Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең гаиләсендә тәрбияләнгән, ләкин Изге Язмаларның принциплары буенча яшәргә теләмәгән яшь бер хатын-кыз соңрак үз тормыш юлын үзгәрткән? Бу сорауларга аларның җавапларын укып чыгыгыз.
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ
ИСЕМ: ТЕРРЕНС О’БРАЙЕН
ЯШЬ: 57
ИЛ: АВСТРАЛИЯ
ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИК КУЛЛАНГАН, МОТОЦИКЛ ЯРАТКАН
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Яшьлегем Австралиядә, Квинсленд исемле штатның башкаласында — Брисбен шәһәрендә үтте. Әти-әнием католик иде, ләкин миңа сигез ел тулгач, без чиркәүгә йөрми башладык һәм дин турында беркайчан да сөйләшмәдек. Ике елдан соң гаиләм Голд-Кост исемле бер шәһәргә күчте. Без яр янында яшәдек һәм яшьлегем су коенып һәм серфинг белән шөгыльләнеп үтте.
Ләкин мин ул елларны бәхетле балачак дип атамас идем. Миңа сигез яшьләр тирәсе булганда әтием гаиләбезне ташлап китте. Әнием кабат кияүгә чыкты, һәм исерек талашулар тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше булып китте. Бер төнне, әти-әниемнең каты бер талашуыннан соң, мин, үз караватымда утырып, өйләнсәм, беркайчан да хатыным белән талашмам дигән ант бирдем. Шулай да гаиләбез — әнием, үги ата һәм алты бала — өйдәге бар проблемаларга карамастан дус иде.
Үсә барган саен күп кенә яшьтәшләрем эчә-тарта һәм марихуанна белән башка наркотиклар куллана башладылар. Мин дә аларга кушылдым. Мин шулай ук мотоциклларда йөрергә ярата идем. Берничә җитди авариягә эләксәм дә, бу ярату сүрелмәде һәм мин Австралияне, аның бер ягыннан икенче ягына кадәр, мотоциклга утырып үтәргә булдым.
Рәхәтлектә яшәсәм тә, мине дөньядагы хәл һәм күпләрнең кешелек проблемаларына карата ваемсыз булуы борчый иде. Минем Аллаһы, дин һәм дөнья хәле турында хакыйкатьне беләсем килә иде. Моның хакында ике католик руханидан сорагач, аларның җаваплары мине күңелсезләндерде. Мин шулай ук протестант чиркәүләренең хезмәтчеләреннән моның турында сораган идем, ләкин аларның җаваплары да миңа канәгатьлек китермәде. Аннары минем бер дустым мине Эдди исемле бер Йәһвә Шаһите белән таныштырды. Без аның белән дүрт тапкыр очраштык һәм Эдди минем сорауларыма җавапны һәрвакыт Изге Язмалар ярдәмендә бирде. Инде беренче очрашудан соң мин шуны аңладым: мин бик кыйммәтле хәзинә таптым! Әмма ул вакытта мин үз тормышымны үзгәртергә кирәк дип тапмадым.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Австралия аша сәяхәт иткәндә мин тагын бер Йәһвә Шаһите белән аралашып алдым. Әмма Квинслендка кире кайткач, ярты ел дәвамында бер Йәһвә Шаһите белән дә очрашмадым.
Бер тапкыр, эштән өйгә кайтканда, мин урамда кулларына портфель тоткан һәм яхшы гына киенгән ике ир-атны күрдем. Шунда мин болар, күрәсең, Йәһвә Шаһитләре дип уйлап куйдым һәм, үз шикләремне таратыр өчен, алар янына килдем. Аларның Йәһвә Шаһитләре булуын белгәч, мин үзем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү турында сорадым. Мин шунда ук Шаһитләрнең очрашуларына йөри башладым һәм хәтта 1973 елда Сиднейда үткәрелгән бер зур конгресста булдым. Ләкин туганнарым, аеруча әнием, Йәһвә Шаһитләре белән аралашуым турында белгәч, нык борчылдылар. Шул сәбәп һәм бүтән сәбәпләр аркасында мин бу аралашуымны өздем. Бер ел мин крикет уены белән мавыгып йөрдем.
Ахыр чиктә мин Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгәндә генә чыннан да бәхетле булганымны аңладым. Мин кабат аларны табып мәсихче очрашуларына йөри башладым. Мин шулай ук наркотик кулланган дусларымны ташладым.
Бу үзгәрешләрне ясауга Изге Язмалардагы Әюб пәйгамбәр турындагы хикәя аеруча зур өлеш кертте. Изге Язмаларны минем белән игелекле олы яшьтәге Билл исемле Шаһит өйрәнде. Ул туры кеше иде. Әюб белән булган хәл турында фикер алышкач, Билл миңа сорау бирде: «Шайтан Аллаһыга хезмәте эчкерсез түгел дип тагын кемне гаепли?» (Әюб 2:3—5). Мин Изге Язмалардан бар белгән кешеләрне әйтә башладым, ә Билл сабыр гына: «Әйе, әйе, аны да»,— дип әйтеп торды. Аннары ул миңа игътибар белән карап, болай диде: «Шайтан сине дә гаепли!» Мин чак кына урындыктан барып төшмәдем. Мин моңа хәтле дә без өйрәнгән тәгълиматлар хак икәнен аңлап бардым. Әмма хәзер мин ни өчен миңа үз белемнәрем буенча эш итәргә кирәк икәнен аңладым. Дүрт ай үткәч, мин суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булдым.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Әгәр мин Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә өйрәнмәсәм, минем белән нәрсә булыр иде? Моны күз алдына китергәндә тетрәп куям. Мин, бәлки, инде күптән үлгән булыр идем. Күп кенә элекке дусларым наркотиклар белән исерткеч эчемлекләр аркасында үлде. Аларның гаилә тормышы да бәхетсез иде. Мин дә моның барысына дучар булыр идем.
Хәзер мин өйләнгән һәм хатыным Маргарет белән Австралиядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалында хезмәт итәм. Гаиләмнән берсе дә Йәһвәгә хезмәт итә башламады. Без хатыным белән төрле кешеләр белән, шул исәптән ирле-хатынлылар белән, Изге Язмаларны өйрәндек һәм бу безгә зур шатлык китерде. Бу кешеләрнең тормышлары, минеке кебек, яхшы якка үзгәрде. Аларның күпләре безнең якын дусларыбыз булып китте. Шаһитләр гаиләсендә үскән Маргарет миңа якынча 40 ел элек Аллаһыга биргән үз антыма тугры калырга ярдәм итә. Без инде 25 елдан артык никахта һәм бәхетле яшибез. Әлбәттә, кайвакыт кайбер сорауларга карашыбыз төрле, әмма без бер тапкыр да талашмадык. Ни өчен? Бу яктан безгә Изге Язмалар булыша. Без моңа бер дә шикләнмибез.
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ
ИСЕМ: МАСАХИРО ОКАБАЯШИ
ЯШЬ: 39
ИЛ: ЯПОНИЯ
ҮТКӘНДӘ: КОМАРЛЫ УЕННАР УЙНАУЧЫ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Ивакура исемле бер кечкенә шәһәрдә үстем. Бу шәһәргә поезд белән барып җитәр өчен Нагоядан 30 минут вакыт кирәк. Әти-әнием игелекле кешеләр иде. Ләкин соңрак миңа әтием якудза — япон мафиясенең әгъзасы — булуы мәгълүм булды. Ул шул намуссыз «эше» белән биш кешедән торган безнең гаиләбезне тәэмин итеп торды. Ул бик каты эчте һәм бавыр циррозыннан вафат булды. Ул вакытта миңа 20 яшь иде.
Әтием кореялы булганга, башка кешеләр безнең гаиләбезне өнәп бетерми иде. Бу һәм бүтән проблемалар аркасында яшүсмер чагым бәхетле үтте дип әйтмәс идем. Югары классларга күчкәч, мин мәктәпкә бик сирәк кенә йөрдем һәм ахыр чиктә, бер елдан соң, аны ташладым. Полициядә учетта торганга һәм яртылаш кореялы булганга, эш табу бик кыен иде. Ниһаять мин аны таптым, әмма тезләремне бик нык җәрәхәтләгәнгә авыр эш инде башкара алмадым.
Яшәргә акча булсын өчен мин пачинко (японнарның бильярдка охшаш комарлы уены) уйный башладым. Шул вакытта мин бер кыз белән яши идем һәм ул мине яхшы эш табып үзенә өйләнергә өнди иде. Әмма уен күп акча китергәнгә минем үз тормышымны үзгәртәсем килми иде.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Бер тапкыр безгә Йәһвә Шаһите килеп «Яшәү ничек барлыкка килгән? Эволюция яки барлыкка китерү ашамы?» дигән китап калдырды. Элек минем андый сораулар турында бер дә уйлаганым юк иде. Ләкин бу китапны укып чыккач, мин Изге Язмалар белән яхшырак танышырга булдым. Мине кеше үлгәч, аның белән нәрсә була дигән сорау инде күптәннән борчый иде. Изге Язмалардан бу һәм бүтән сорауларга ачык җаваплар алгач, күзләрем ачылып киткәндәй булды.
Мин Изге Язмалардан алган белемне тормышта кулланырга кирәк икәнен аңладым. Шуңа күрә теге кыз белән закон таләп иткәнчә никахлаштым, тәмәке тартуымны ташладым, озын ак чәчләремне кистем, тышкы кыяфәтемне тәртипкә китердем һәм комарлы уеннарны ташладым.
Үз тормышымдагы бу үзгәрешләр ансат бирелмәде, аеруча тәмәке тартуны ташлау авыр булды. Ләкин мин Йәһвәгә чын күңелдән дога кылып, аңа таяндым һәм моның ярдәмендә җиңеп чыктым. Шулай ук пачинко уенын ташлагач, беренче эш урыным минем өчен зур сынау булып чыкты. Яңа эштә пачинко уены миңа китергән акчаның яртысын гына ала идем, ә эш бик авыр һәм хәлсез калдыра иде. Шул авыр вакытта миңа Инҗилдәге мондый сүзләр булышты: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Бу вәгъдәнең хак булуын мин күп очракларда күрдем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач, бу минем хатыныма әллә ни ошамады. Ләкин тәртибемдәге зур үзгәрешләрне күргәч, ул минем белән бергә Изге Язмаларны өйрәнеп мәсихче очрашуларына йөри башлады. Хәзер без икебез дә Йәһвә Шаһите. Аллаһыга бергәләп хезмәт итү — бу чыннан да фатиха!
Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы мин үземне бәхетле кеше дип саный идем. Ләкин чын бәхет нәрсә икәнен Изге Язмаларны өйрәнә башлагач кына белдем. Аллаһы Сүзендәге принциплар буенча яшәү бер дә җиңел түгел, ләкин мин бу тормышның иң яхшы юлы икәнен беләм.
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ
ИСЕМ: ЭЛИЗАБЕТ ДЖЕЙН СКОУФИЛД
ЯШЬ: 35
ИЛ: ВЕЛИКОБРИТАНИЯ
ҮТКӘНДӘ: КӘЕФ-САФА ГЫНА ЯРАТУЧЫ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Глазго (Шотландия) шәһәре янында урнашкан Хардгэйт исемле бер кечкенә шәһәрдә үстем. Әнием Йәһвә Шаһите булгач, мине Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтә башлады. Ул вакытта миңа җиде яшь иде. Әмма 17 тулганда миңа мәктәп дуслары белән бергә вакыт үткәрү күбрәк ошый иде. Мин төнге клубларга йөрергә, хэви-метал музыкасын тыңларга һәм исерткеч эчемлекләр эчәргә ярата идем. Рухи нәрсәләр уемда да юк иде. Мин ял итәргә ярата идем. Әмма миңа 21 яшь тулгач, барысы да үзгәрде.
Мин Төньяк Ирландиядәге туганнарым янына кунакка бардым. Шул вакытта анда оранжистларның протестант Орденының парады үтә иде. Мине протестантлар белән католикларның бер-берсен нәфрәт итүе һәм алар арасындагы фанатизм тетрәндереп куйды. Мин акылга утырдым. Әниемнең Изге Язмаларны кулланып биргән сабакларын мин һәрвакыт истә тота идем. Аллаһы үзенең яратуга нигезләнгән принципларын кире каккан кешеләрне беркайчан да хупламаячак икәнен дә мин белә идем. Мин үземне генә яратып яшәдем һәм Аллаһының таләпләре турында уйламый идем дә. Моның барысын аңлагач, мин өйгә, Шотландиягә, кайту белән Изге Язмаларны җитди өйрәнергә булдым.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Мин үз шәһәремдәге Йәһвә Шаһитләренең очрашуына кабат йөри башлагач, үземне анда бик уңайсыз сиздем һәм борчылып утырдым. Әмма барысы, мине күргәч, шатлык белән сәламли иде. Мин Изге Язмалардан белгәннәремне тормышта куллана башладым. Аеруча бер рухи апа-кардәш миңа ярдәм итте, һәм мин үземне кабат җыелышның өлеше итеп сизә башладым. Элекке дусларым мине төнге клубларга чакыруларын дәвам итте, әмма мин аларга Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тәвәккәл дидем. Ахыр чиктә алар мине башка чакырмый башладылар.
Элек Изге Язмалар минем өчен нибары кануннар җыентыгы гына иде. Әмма хәзер минем карашым үзгәрде. Аллаһының борынгы хезмәтчеләре минем өчен, минем кебек хисләр кичергән һәм көчсез яклары булган, чыннан да яшәгән кешеләр булып китте. Алар да ялгышканнар, ләкин Йәһвә аларны, алар чын күңелдән тәүбә иткәндә, кичергән. Бу мине, мин Аллаһыдан яшүсмер чакта читләшсәм дә, ул мине кичерәчәк һәм аңа яраклы булырга тырышсам, минем элекке хаталарымны онытачак икәненә ышандырды.
Әниемнең тәртибе дә миңа бик нык тәэсир итте. Мин Аллаһыны калдырсам да, ул аңа тугры хезмәт итүен дәвам итте. Аңа карап мин шуны аңладым: Йәһвә хезмәтендә куйган тырышлыклар юкка гына түгел. Яшь чакта әнием мине үзе белән вәгазьгә алганда, бу миңа ошамый иде. Кешеләргә сәгатьләр буе вәгазьләү минем өчен үти алмаслык эш булып күренә иде. Ә хәзер мин Маттай 6:31—33 тәге Гайсә вәгъдәсенең дөреслеген үзем татып карарга теләдем: «„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. [...] Сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер». Тиздән мин суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем. Башта көненә сигез сәгать эшләсәм, хәзер мин икенче эшкә күчеп, әзрәк эшли башладым. Бу миңа Аллаһыга тулы вакытлы хезмәтче булырга ярдәм итте.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Яшьрәк чакта ял көннәрен генә көтеп ятканда, мин беркайчан да канәгатьлек сизмәдем. Тормышым буш иде. Хәзер үземне Йәһвәгә хезмәт итүгә тулысынча багышлап, мин чын канәгатьлек сизәм. Тормышым мәгънәле дә һәм аның максаты да бар. Хәзер мин кияүдә, һәм без ирем белән һәр атна Йәһвә Шаһитләренең төрле җыелышларына килеп, имандашларыбызны рухи яктан ныгытабыз. Минем өчен бу иң зур хөрмәт! Йәһвә миңа үзенә хезмәт итәр өчен тагын бер мөмкинлек бирде һәм мин аңа моның өчен бик рәхмәтле!
[19 биттәге өстәмә текст]
«Инде беренче очрашудан соң мин шуны аңладым: мин бик кыйммәтле хәзинә таптым! Әмма ул вакытта мин үз тормышымны үзгәртергә кирәк дип тапмадым»
[21 биттәге өстәмә текст]
«Тәмәке тартуны ташлау авыр булды. Ләкин мин Йәһвәгә чын күңелдән дога кылып, аңа таяндым һәм моның ярдәмендә җиңеп чыктым»
[22 биттәге өстәмә текст]
«Элек Изге Язмалар минем өчен нибары кануннар җыентыгы гына иде. Әмма хәзер минем карашым үзгәрде. Аллаһының борынгы хезмәтчеләре минем өчен, минем кебек хисләр кичергән һәм көчсез яклары булган, чыннан да яшәгән кешеләр булып китте»