Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 15.2. 19-21 б.
  • Шайтан пропагандасына каршы тор

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шайтан пропагандасына каршы тор
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аларның «нигезе тузан»
  • Кеше «гаделсезлекне су сыман эчә»
  • «Сөяге белән тәненә кагылып кара»
  • «Коткаруны тимер башлык итеп киегез»
  • Акылыгыз өчен көрәштә җиңүче булыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Аллаһыны сөендереп яшә
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • «Үз сафлыгымнан баш тартмам!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 15.2. 19-21 б.

Шайтан пропагандасына каршы тор

«АЛДАНМАГЫЗ. Аллаһыгыз сезгә ярдәм итмәячәк. Бирелегез, югыйсә үзегезгә үпкәләгез!» Бу сүзләр Ассирия патшасы Сеннахиримның вәкиле рабсак Иерусалимда яшәүчеләргә җиткергән хәбәрнең асылы. Бу патшаның гаскәрләре Яһүдия җирләренә басып кергән. Рабсакның сүзләре Иерусалимдагы кешеләрнең рухын төшерер өчен һәм аларны куркытып, бирелергә мәҗбүр итәр өчен әйтелгән булган (4 Пат. 18:28—35).

Ассирия кешеләре рәхимсез һәм явыз булулары белән билгеле булган. Алар үз әсирләрен ерткычларча җәберләгәннәренең нечкәлекләрен бар кешеләргә белдереп, дошманнарында курку хисе тудырган. Тарихчы Филипп Тейлор сүзләре буенча, алар «яуланган халыкларны буйсындырып тотар өчен, куркыту һәм пропагандалау политикасын кулланган һәм булачак дошманнарын махсус ясалган сурәтләр һәм тупас психологик ысуллар белән куркыткан». Пропаганда — көчле корал. Тейлор әйткәнчә, ул кешеләрнең «акылына һөҗүм итә».

Чын мәсихчеләр «кешеләргә каршы түгел, бәлки... явыз рухи көчләргә», ягъни Аллаһыга баш күтәргән фәрештәләргә, каршы көрәшә (Эфес. 6:12). Аларның башы — Шайтан Иблис. Ул да куркыту белән пропагандалауны куллана.

Шайтан һәрберебезнең Аллаһыга сафлыгын җимерә ала дип әйтә. Ыруг башлыгы Әюб көннәрендә ул Йәһвә Аллаһыга: «Үз җаны өчен кеше үзендә булган барысын бирәчәк»,— дигән. Башкача әйткәндә, кеше, көчле басымга дучар булса, иртәме-соңмы үз сафлыгын бозачак (Әюб 2:4). Шайтан хакмы? Безнең һәрберебезнең чыдамлылык чиге бармы, ягъни чиктән тыш басым ясалса, исән калыр өчен, без үз принципларыбыздан баш тартырбызмы? Нәкъ шулай уйлавыбызны Шайтан тели дә. Шуңа күрә ул андый карашларны акылларыбызга сеңдерер өчен, мәкерле пропаганда куллана. Әйдәгез, аның кайбер алымнарын һәм без аңа ничек каршы тора алабыз икәнен карап чыгыйк.

Аларның «нигезе тузан»

Шайтан Әюбнең өч дусларының берсе, Элифаз, аша кешенең бик көчсез икәнен расларга тырышкан. Кешеләрне «балчык йортларда яшәүчеләр» дип атап, Элифаз Әюбкә: «[Аларның] нигезе тузан! Аларны көядән дә тизрәк юк итәләр, иртә белән кич арасында алар ватыла, мәңгегә һәлак була һәм моны берәү дә сизми кала» (Әюб 4:19, 20).

Изге Язмаларның икенче урынында без тиз ватылучан «балчык савытлар» белән чагыштырылабыз (2 Көр. 4:7). Без мирас итеп алган гөнаһ белән камилсезлек аркасында көчсез (Рим. 5:12). Без үзебез генә Шайтанның һөҗүмнәренә каршы тора алмас идек. Ләкин, мәсихчеләр буларак, без ярдәмсез түгел. Кимчелекләребезгә карамастан, без Аллаһы өчен кыйммәтле (Ишаг. 43:4). Өстәвенә, Йәһвә үзеннән сораучыларга изге рухны бирә (Лүк 11:13). Аның рухы безгә Шайтан китергән һәр бәлане җиңеп чыгар өчен «гаять зур кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7; Флп. 4:13). Без «иманда нык торып», Иблискә каршы торсак, Аллаһы безне ныгытачак һәм көч бирәчәк (1 Пет. 5:8—10). Шуңа күрә безгә Шайтан Иблистән куркырга кирәк түгел.

Кеше «гаделсезлекне су сыман эчә»

«Саф булыр өчен, нәрсә соң ул кеше яки хак булыр өчен хатын-кыздан туган кеше кем соң ул? — дип сораган Элифаз. «Кара... [Аллаһы] үз изгеләренә дә ышанмый һәм күкләрне дә чиста дип күрми. Бигрәк тә җирәнгеч һәм бозык кеше, гаделсезлекне су сыман эчкән кеше, белән шулай!» — дип өстәгән ул (Әюб 15:14—16). Йәһвә бер кешене дә гадел дип санамый дигән Элифаз Әюбкә. Иблис тискәре фикер йөртү белән дә куллана. Ул безнең үткәндә кылган хаталарыбыз турында борчылуыбызны, үзебезгә чиктән тыш таләпчән булуыбызны һәм йолып алуга лаексыз дип фикер йөртүебезне тели. Өстәвенә, ул Йәһвә бездән бик күпне таләп итә дип уйлавыбызны һәм аның шәфкатенә, кичерүенә вә ярдәменә тулысынча ышанып бетмәвебезне тели.

Сүз дә юк, безнең һәрберебез «гөнаһ кылды һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калды». Камил булмаган кеше Йәһвәнең камил нормаларына туры килә алмый (Рим. 3:23; 7:21—23). Әмма бу без аның өчен яраксыз дигәнне аңлатмый. «Иблис һәм шайтан дип аталган борынгы еланның» гөнаһлы булуыбызны үз файдасына кулланганын Йәһвә белә (Ачыл. 12:9, 10). Аллаһы безнең «туфрак» икәнебезне исәпкә алып, «хәтеребезне... калдырмас», ягъни бездә гаеп эзләмәс (Мәд. 102:8, 9, 14).

Без бозык тормыш юлын калдырсак һәм чын күңелдән тәүбә итеп, Йәһвәгә якынлашсак, ул безне «ихластан кичерәчәк» (Ишаг. 55:7; Мәд. 50:19). Әгәр гөнаһларыбыз «ал тукыма кебек булса да, алар, кар кебек, ап-ак булачак» дип әйтелә Изге Язмаларда (Ишаг. 1:18). Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы ихтыярын үтәргә тырышканда, беркайчан да бирешмәскә тәвәккәл булыйк.

Гөнаһлы булганга, без беркайчан да Аллаһы алдында тәкъвалыкка ирешә алмас идек. Адәм белән Хаува үзләрен дә һәм барыбызны да камиллектән һәм мәңге яшәү өметеннән мәхрүм иткән (Рим. 6:23). Әмма Йәһвә, кешелекне бик нык яратканга, гөнаһларыбызның кичерелүе өчен, чара күргән. Ләкин моның өчен без аның Улы Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман итәргә тиеш (Мат. 20:28; Яхъя 3:16). Аллаһы гаҗәеп мәрхәмәт күрсәткән! (Тит. 2:11). Без гөнаһларыбыздан йолып алына алабыз! Ә Шайтан безне киресен уйларга мәҗбүр итә. Ни өчен соң без моңа юл куярга тиеш?

«Сөяге белән тәненә кагылып кара»

Әюб сәламәтлеген югалтса, үз иманыннан ваз кичәчәк дип әйткән Шайтан. Иблис Йәһвәгә каршы чыгып, болай дигән: «Аның сөяге белән тәненә кагылып карачы — ул синең йөзеңә каһәрләү сүзләре ташламасмы?» (Әюб 2:5). Аллаһының дошманы безне көчсезлегебез аркасында бернәрсәгә дә яраксыз дип уйларга этәрә алса, һичшиксез, сөенер иде.

Әмма Йәһвә без аңа элеккечә хезмәт итә алмасак, безне кире какмаячак. Безнең дустыбызны һөҗүм итеп җәрәхәтләсәләр, без ни эшләрбез? Ул безнең өчен, элекке кебек, күпне эшли алмаса, без аны әзрәк кадерләрбезме? Һич тә юк! Без аны, аеруча ул безнең өчен нәрсәдер эшләгәндә бу бәхетсезлеккә очраган булса, һаман да яратыр идек һәм аның турында кайгыртыр идек. Әллә Йәһвә алай эшләмәсме? «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә... Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Евр. 6:10).

Инҗилдә хак гыйбадәт кылуга, бәлкем, күп еллар булышлык күрсәткән бер «фәкыйрь тол хатын» турында әйтелә. Гайсә аның гыйбадәтханәдәге сәдака сандыгына «ике вак акча» салуын күргәч, аны яраксыз, ә аның иганәсен файдасыз дип санаганмы? Киресенчә, ул аны хәленнән килгәнчә хак гыйбадәт кылуга булышлык күрсәткәне өчен мактаган (Лүк 21:1—4).

Әгәр без сафлыгыбызны сакласак, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә камилсезлек нәтиҗәләре — начар сәламәтлек һәм картлык тәэсир итмәячәк. Безгә моңа бер дә шикләнмәскә була. Аллаһы тик авырлыклары аркасында үзенә хезмәт итәргә мөмкинлекләре чикләнгән тугры хезмәтчеләрен беркайчан да калдырмаячак (Мәд. 70:9, 17, 18).

«Коткаруны тимер башлык итеп киегез»

Шайтан пропагандасыннан ничек сакланырга? Рәсүл Паул болай дип язган: «Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз. Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз». Бу «коткаруны тимер башлык итеп киюне» дә үз эченә ала (Эфес. 6:10, 11, 17). Шайтанның пропагандасы безгә зарар китермәсен өчен, бу башлыкны кияргә һәм аны салмаска кирәк. Тимер башлык сугышчының башын саклый. Безнең «котылуга булган өметебез» — Аллаһының гаҗәеп яңа дөнья турындагы ниятләренең үтәләчәгенә ышанычыбыз — акылыбызны Шайтанның ялганыннан саклый (1 Тес. 5:8). Безгә бу өметне, Изге Язмаларны тырышып өйрәнеп, тере һәм көчле килеш сакларга кирәк.

Әюб Шайтанның явыз һәм рәхимсез һөҗүмнәрен кичереп чыккан. Әюбнең терелтелүгә иманы шулхәтле нык булган ки, аны хәтта үлем дә куркытмаган. Ул Йәһвәгә болай дигән: «Син чакырырсың, һәм мин сиңа җавап бирермен. Син үз кулларың эшләгәнне юксына башларсың» (Әюб 14:15). Әюб үз сафлыгын саклар өчен, үләргә дә әзер булган, чөнки ул бер дә шикләнмәгән: Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләрен яратканга, аларны үледән терелтәчәк.

Безнең дә хак Аллаһыга шундый ук ышанычыбыз булсын. Йәһвә Шайтанның һәм аның ярдәмчеләренең безгә китергән һәр зыянын юк итә ала. Паулның мондый ышандыруын да истә тотыйк: «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көр. 10:13).

[20 биттәге иллюстрация]

Йәһвә синең тугры хезмәтеңне кадерли

[21 биттәге иллюстрация]

Коткаруны тимер башлык итеп кий һәм аны салма

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу