Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 15.5. 6-7 б.
  • Олыларны хөрмәт итегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Олыларны хөрмәт итегез
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләре турында назлы итеп кайгырта
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Олы яшьтәгеләрне хөрмәтләгез
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Олы яшьтәгеләр турында кайгырту — мәсихчеләрнең бурычы
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Сез имандашларыгызга ихтирамлымы?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 15.5. 6-7 б.

Олыларны хөрмәт итегез

КАЛИФОРНИЯ (АКШ) яры буенда Ялгыз Кипарис дип аталган агач үсеп утыра. Аның кебек фотога еш төшерелә торган агач дөньяда юктыр. Аңа 250 дән артык яшь дип саныйлар. Үзенең чыдамлылыгы аркасында бу матур агач үзенә игътибар җәлеп итә. Аны, төз торсын өчен, тимер чыбыклар белән ныгытканнар һәм төбен ташлар белән түшәгәннәр.

Ялгыз Кипарис безнең арабызда гаҗәеп чыдамлык белән аерылып торган олы яшьтәге мәсихчеләрне хәтерләтә. Алар бу сыйфатны яхшы хәбәрне вәгазьләп күрсәтәләр. Йоил пәйгамбәр «картлар» Изге Язмалардагы хәбәрне игълан итәрләр дип алдан әйткән булган (Йоил 2:28—32; Рәс. 2:16—21). Алар башкаларга «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» белергә ярдәм итә һәм моңа бик күп сәгать багышлый! (Мат. 24:14). Аларның кайберләре еллар буе эзәрлекләүләр яисә башка авырлыклар кичергән. Әгәр дә гади генә бер кипарис агачның чыдамлыгына игътибар итеп, аны чыбык һәм ташлар белән ныгыталар икән, бигрәк тә безнең олы яшьтәге кардәшләребез ихтирамга, хөрмәткә һәм олылауга лаек.

Йәһвә Аллаһы үз борынгы халкына мондый әмер биргән: «Чәчләре агарган өлкән кеше алдында аягүрә басыгыз, карт кешегә хөрмәт күрсәтегез» (Лев. 19:32). Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре арасында Аллаһы белән дистәләрчә еллар тугры йөргән кешеләр бар (Мих. 6:8). Алар Изге Язмалардагы принципларны куллануын дәвам иткәнгә күрә, аларның агарган чәчләрен чыннан да «шөһрәтле таҗ» дип атап була (Гыйб. сүз. 16:31).

Рәсүл Паул яшь Тимутегә мондый киңәш биргән: «Өлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә». Тимутегә аларны «атасын үгетләгән кебек» һәм «өлкән хатыннарны, анасын үгетләгән кебек... үгетләргә» кирәк булган (1 Тим. 5:1, 2). Асылда, Тимуте агарган чәчләр алдында «аягүрә басарга» тиеш булган. Йәһвә безнең әйткән сүзләребездә дә андый хөрмәт чагылыр дип өметләнә.

Римлыларга 12:10 да: «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз»,— дип әйтелә. Һичшиксез, җыелыштагы өлкәннәр олы яшьтәге мәсихчеләрне хөрмәт итә. Әмма җыелыштагы һәрбер кеше ихтирамлы булуда бер-берсен уздырырга тырыша.

Әлбәттә, гаиләдәге һәр кешенең әти-әнисе һәм әби-бабасы алдында махсус җаваплылыгы бар. Кешеләр Ялгыз Кипарисны саклар өчен, төрле чаралар күрүләрен дәвам итәләр. Без дә олы яшьтәге әти-әни һәм әби-бабайны хөрмәт итәр өчен, юллар эзләрбез. Мәсәлән, аларның сүзләренә колак салу берәр нәрсә эшләгәндә үзебезчә түгел, ә аларның да фикерен исәпкә алып эш итәргә ярдәм итәчәк (Гыйб. сүз. 23:22; 1 Тим. 5:4).

Безнең арадагы олы яшьтәге кешеләр Йәһвә өчен бик кадерле. Ул аларны ташламый (Мәд. 70:18). Хак Аллаһы, алар аңа үз хезмәтләрен тугры дәвам итсеннәр өчен, аларны ныгытып тора. Әйдәгез, без дә олы яшьтәгеләргә ярдәм итүебезне дәвам итик һәм аларга хөрмәт күрсәтик.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Ялгыз Кипарисны ныгытырга кирәк булган кебек, олы яшьтәгеләрне хөрмәт итәргә кирәк

[Иллюстрация астына язылган текст]

American Spirit Images/age fotostock

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу