Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 15.11. 20 б.
  • Йәһвәгә бүләкләр китерик

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә бүләкләр китерик
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһыга бердәй «йөрәкләр һәм күңелләр белән» хезмәт итәбез
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Чын күңелдән шатланып бир
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Син юмартлык күрсәтүдән шатлык табасыңмы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Аларның артыгы кытлыкны каплый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 15.11. 20 б.

Йәһвәгә бүләкләр китерик

БЕРӘРСЕ сезгә игелек эшләсә, рәхмәтле булганыгызны сез ничек күрсәтәсез? Исраилнең гаскәр башлыклары мидьянлыларны сугышта җиңгәннән соң үз рәхмәтләрен ничек белдергәнен карап чыгыйк. Бу сугыш Исраил халкы Багал-Пигур илаһына табынып, гөнаһ кылганнан соң булган. Аллаһы үзенең халкына җиңү биргән һәм сугышта кулга төшкән байлык тигез итеп икегә бүленгән: сугышка барган 12 000 кешегә һәм башка исраиллеләргә. Йәһвәнең күрсәтмәсе буенча, сугышта булган хәрбиләр үзләренә бирелгәннең бер өлешен — руханиларга, ә башка исраиллеләр левиләргә биргән (Сан. 31:1—5, 25—30).

Әмма гаскәр башлыклары күбрәк бирергә теләгән. Алар Мусага: «Без сезнең хезмәтчеләрегез, безнең кулга тапшырылган хәрбиләрне санадык, алар арасыннан берәү дә югалмаган»,— дигәннәр. Йәһвәгә бүләк итеп алар алтыннан ясалган төрле бизәнү әйберләрен китергән. Алтын әйберләрнең гомуми авырлыгы 190 килограммнан артык булган (Сан. 31:49—54).

Бүген дә шулай ук күп кенә кеше Йәһвәнең үзләре хакына эшләгәне өчен рәхмәтләрен белдерергә тели. Әмма Аллаһының багышланган хезмәтчеләреннән тыш андый теләк башка кешеләрдә дә туа. Мәсәлән, бер автобус йөртүче 2009 елны Болоньядә (Италия) үткән халыкара конгресска бер делегатлар төркемен алып барган һәм аннан алып кайткан. Сак кына автобус йөрткәне һәм сабыр булганы өчен кардәшләр конгрессның соңгы көнендә аңа рәхмәт йөзеннән открытка язган һәм акча белән Изге Язмаларны өйрәнер өчен китап бүләк иткән. Автобус йөртүче болай дигән: «Китап белән открытка өчен зур рәхмәт, ләкин акчагызны алмыйм. Башкарган эшегез алда да дәвам ителсен өчен, минем бу акчаны сезгә кайтарасым килә. Мин Йәһвә Шаһите булмасам да, бу акча сезгә миннән ирекле иганә булсын, чөнки күреп торам, сез барысын яратудан чыгып эшлисез».

Йәһвәгә үз рәхмәтебезне белдерер өчен бер мөмкинлек — бу Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр бирү (Мат. 24:14). Моны ничек эшләп була икәне турында биредәге рамкада әйтелә.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕНӘ ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР

Күпләр үз бюджетларыннан билгеле бер сумманы бүлеп куялар һәм аннан соң аны «Бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр (Маттай 24:14)» дип язылган тартмага салалар.

Бу ирекле иганәләрне җыелышлар һәр ай үз иленең филиалына җибәрә. Андый иганәләрне филиалга турыдан-туры да җибәреп була. Андый очракта бу иганәләр белән кыска гына хат җибәрегез һәм анда бу иганәләр сезнең бүләгегез дип языгыз.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРНЕҢ БАШКА ТӨРЛӘРЕ

Кайбер илләрдә бөтендөнья вәгазь эшенә булышлык күрсәтергә дип билгеләнгән ирекле иганәләр башка төрле дә булырга мөмкин. Аларның кайберләре аста китерелә.

Күчемсез милек.

Сатарга яраклы булган күчемсез милекне филиалга турыдан-туры бүләк итеп була. Яки аны бүләк иткәндә, мондый договор төзеп була: бу милек бүләк итүченең үлеменә кадәр аныкы булып кала һәм аның анда үлеменә кадәр яшәргә хокукы бар. Үз милкегезне филиалга бүләк итәр өчен документлар төзер алдыннан, филиал белән элемтәгә керегез.

Завещание.

Милекне я акчаны Йәһвә Шаһитләре филиалына закон таләпләре буенча төзелгән завещание аша биреп була. Андый очракта завещаниенең копиясен филиалга җибәрегезче.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу