Ахыр якынлашып килгәндә, Йәһвәгә таяныгыз
«Һәрчак Йәһвәгә таяныгыз» (ИШАГ. 26:4).
1. Аллаһы хезмәтчеләре дөнья кешеләреннән нәрсә белән аерылып тора?
БЕЗ яшәгән дөньяда миллионлаган кешеләр, бәлкем, күп мәртәбә рәнҗетелгәнгә яки өметләре өзелгәнгә, кемгә я нәрсәгә ышанычларын багларга икәнен инде белми. Никадәр нык аерылып тора алардан Йәһвә хезмәтчеләре! Аллаһы зирәклеге җитәкчелеге астында булганга, алар бу дөньяга яки аның «башлыкларына» таянырга кирәк түгел икәнен белә (Мәд. 145:3). Алар үз тормышларын һәм киләчәкләрен Йәһвәнең кулына тапшыра, чөнки аларга билгеле булганча, ул аларны ярата һәм һәрвакыт үзенең Сүзен үти (Рим. 3:4; 8:38, 39).
2. Аллаһының ышанычка лаек булганын Ешуа ничек раслаган?
2 Борынгы заманнарда Ешуа Аллаһының ышанычка лаек булганын раслаган. Үз тормышының ахырында ул исраиллеләргә болай дигән: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады» (Ешуа 23:14).
3. Аллаһы турында аның исеме нәрсә ачыклый?
3 Йәһвә үзенең вәгъдәләрен үз хезмәтчеләрен яратканга гына түгел, ә иң элек үзенең исеме хакына үти, аның исеме «Мин кем булырга теләсәм, шул булырмын» (ЯД) дигән мәгънә йөртә (Чыг. 3:14; 1 Пат. 12:22). Дж. Б. Ротергам тәрҗемәсендәге Изге Язмаларның кереш сүзләрендә аңлатылганча, Аллаһы исеме Аллаһы үз ниятләрен үтәр өчен, кем булырга кирәк шул була ала икәнен аңлата; без аның исемен ишеткәндә ул әйткәннәрен һәрвакыт үти икәнен искә төшерәбез; ул теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы җирдә үзенә эшләргә кирәк булганны эшли ала; ул хәл итә алмаган нәрсә юк; Аллаһы һәрчак үз исеме буенча эш итә («The Emphasized Bible»).
4. a) Ишагыйя 26:4 тә безнең өчен нинди чакыру бар? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
4 Үзеңнән болай дип сора: «Йәһвәгә тулысынча таяныр өчен, мин аны яхшы беләмме? Йәһвәнең барысын күреп, белеп торганын белгәнгә, мин киләчәккә ышаныч белән карыйммы?» Ишагыйя 26:4 тә: «Һәрчак Йәһвәгә таяныгыз, чөнки Йәһ Йәһвә — мәңгегә Кыя»,— дип әйтелә. Аллаһы бүген, Изге Язмалар язылган вакыттагы кебек, кешеләр эшләренә могҗизалы рәвештә катнашмый. Шулай да ул «мәңгегә Кыя» булып кала, һәм аңа «һәрчак» таянып була. Ышанычка лаек Аллаһыбыз бүген үзенең тугры хезмәтчеләренә ничек ярдәм итә? Беренчедән, вәсвәсәләргә каршы торыр өчен аңардан ярдәм эзләгәндә, ул безне ныгыта. Икенчедән, ваемсызлык я ачыктан-ачык каршылык белән очрашканда, ул безгә ярдәм итә. Һәм өченчедән, борчылулар күп булганда, ул безгә көч биреп тора. Йәһвәнең бу яклардан безгә ничек ярдәм итә икәнен карап чыкканда, сез үзегезнең аңа ышанычыгызны ничек ныгыта аласыз икәне турында уйланыгыз.
Начарлык эшләү теләге туганда, Йәһвәгә таяныгыз
5. Нинди яктан Аллаһыга таяну авыр булырга мөмкин?
5 Аллаһының Оҗмахны торгызу яки үлгәннәрне терелтү турындагы вәгъдәләренең үтәлүен без түземсезлек белән көтәбез. Бу вәгъдәләр турында әйткәндә, аңа таяну — бу бер нәрсә. Ә сүз әхлакый нормалар турында барганда Аллаһыга таяну, ягъни аның юлларыннан йөрү дөрес һәм безгә зур бәхет китерәчәк икәненә бөтен йөрәгең белән ышану — анысы инде гел икенче нәрсә. Сөләйман патша болай дигән: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Игътибар итик, монда «юлларыбыз» һәм «адымнарыбыз» турында әйтелә. Әйе, Аллаһыга таянуыбыз безнең мәсихче өметебездә генә түгел, ә бөтен тормыш юлыбызда чагылырга тиеш. Төрле вәсвәсәләр туганда Йәһвәгә таянганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?
6. Тәвәккәллек белән начар фикерләрне кире кагарга безгә нәрсә ярдәм итә ала?
6 Явызлыктан качар өчен, иң башта акылыбызны чистартырга кирәк. (Римлыларга 8:5; Эфеслеләргә 2:3 не укы.) Тәвәккәллек белән начар уйларны кире кагарга нәрсә ярдәм итә ала? Моның өчен биш ысул бар: 1) Аллаһыга ярдәм сорап, дога кылыгыз (Мат. 6:9, 13). 2) Изге Язмалардагы Йәһвәне тыңлаган һәм тыңларга теләмәгән кешеләрнең мисаллары турында уйланыгыз. Аннары аларның тәртибе нәрсәгә китергәнен чагыштырыгыз (1 Көр. 10:8—11)a. 3) Гөнаһ кылу сезнең үзегезгә һәм якыннарыгызның уй-фикерләренә һәм хис-тойгыларына ничек тәэсир итә ала икәне турында уйланыгыз. 4) Аллаһы үзенең берәр хезмәтчесе җитди гөнаһ кылганда нинди хисләр кичерә икәне турында уйланыгыз. (Мәдхия 77:40, 41 не укы.) 5) Йәһвә үзенең берәр тугры хезмәтчесенең, башкалар алдында я үзе генә булганда, явызлыкны кире кагып, дөрес булганны эшләгәнен күргәндә, аның күңеленең шатлык белән тулганын күз алдыгызга китерегез (Мәд. 14:1, 2; Гыйб. сүз. 27:11). Сез дә, дөрес булганны эшләп, Йәһвәгә таянганыгызны күрсәтә аласыз.
Ваемсызлык һәм каршылык белән очрашканда, Йәһвәгә таяныгыз
7. Иремия нинди сынауларга очраган, һәм кайвакыт ул үзен ничек хис иткән?
7 Күп кенә кардәшләребез вәгазьләргә кыен булган территориядә хезмәт итә. Иремия пәйгамбәргә дә авыр шартларда — Яһүдия патшалыгының тынычсыз соңгы көннәре вакытында — хезмәт итәргә туры килгән. Аллаһының хөкем итү хәбәрләрен күндәм итеп игълан иткәнгә, Иремиянең иманы һәр көн сыналган. Бер вакыт хәтта аның тугры ярдәмчесе Варух та арыганыннан зарланган (Ирем. 45:2, 3). Иремия төшенкелеккә бирелгәнме? Сүз дә юк, аның боеккан чагы булган. «Мин туган көн ләгънәт ителсен!» — дип кычкырган ул.— «Нигә миңа ана карыныннан чыгарга иде? Авыр хезмәт белән кайгыны күрер өченме һәм көннәрем хурлыкта тәмамлансын өченме?» (Ирем. 20:14, 15, 18).
8, 9. Иремия 17:7, 8 һәм Мәдхия 1:1—3 буенча, алда да яхшы җимеш китерер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?
8 Шулай да Иремия бирешмәгән. Ул Йәһвәгә таянуын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, бу тугры пәйгамбәр Йәһвәнең Иремия 17:7, 8 дә язылган мондый сүзләренең үтәлешен күргән: «Йәһвәгә таянучы кеше һәм Йәһвә аңа таяныч булып киткән кеше сәгадәтле. Ул сулар янына утыртылып, сулар агымы янында тамырлар җибәргән агач кебек булачак. Ул кызулык күрмәячәк һәм аның яфраклары куе булачак. Корылык елны ул борчылмаячак һәм җимеш бирүдән туктамаячак».
9 «Сулар янына», ягъни яхшы сугарыла торган бакчага, утыртылган җәенке җимеш агачы сыман, Иремия беркайчан да «җимеш бирүдән» туктамаган. Ул үзенең тирә-ягындагы бозыкларның тәэсиренә бирелмәгән. Киресенчә, ул тормыш биреп торган «сулар» Чыганагына нык тотынган һәм Йәһвәнең үзенә әйткәннәренең барысына колак салган (Мәдхия 1:1—3 не укы; Ирем. 20:9). Безнең өчен, аеруча авыр территориядә Аллаһыга хезмәт иткән кардәшләр өчен, Иремия яхшы үрнәк булып тора! Сез дә шундый ук шартларда хезмәт итәсез икән, алда да Йәһвәгә тулысынча өметләнегез, һәм ул сезгә үз исемен телегез белән мактарга ныклык биреп торачак (Евр. 13:15).
10. Безнең нинди фатихаларыбыз бар, һәм без үзебезгә нинди сорау бирергә тиеш?
10 Бу соңгы көннәрдә авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм итәр өчен, Йәһвә безгә күп нәрсәләр биргән. Мәсәлән, безнең тулы Изге Язмаларыбыз бар, һәм ул төгәл итеп бик күп телләргә тәрҗемә ителеп бара. Аллаһы безгә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы аша үз вакытында мул итеп рухи ризык биреп тора. Шулай ук җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда без бик күп ярдәмчел имандашларыбыз арасында булабыз. Бу да аның кайгыртуы. Сез Йәһвә биргән бу чаралардан тулы файда аласызмы? Шулай эшләүчеләр «йөрәк шатлыгыннан кычкырачак». Әмма Аллаһыны тыңламаган кешеләр «йөрәк авыртуыннан кычкырырачак» һәм «рух төшүеннән» үксеп елаячак (Ишаг. 65:13, 14).
Борчылулар күп булганда, Йәһвәгә таяныгыз
11, 12. Дөньяда проблемалар күп булганга, нәрсә эшләү акыллы?
11 Алдан әйтелгәнчә, кешелекне, су баскыны сыман, кайгылар баса бара (Мат. 24:6—8; Ачыл. 12:12). Су басканда кешеләр гадәттә югарырак урынга йөгерә я биналарның түбәсенә менәргә тырыша. Шулай ук кешелек җәмгыяте проблемаларга тирәнрәк баткан саен, миллионлаган кешеләр «югары урыннар» булып күренгән икътисадый, сәяси һәм дини оешмаларда сыену урыны эзли һәм фән белән технологияләрне котылу чарасы итеп саный. Ләкин боларның берсе дә чын яклау бирми (Ирем. 17:5, 6). Мәдхия җырлаучы исә болай дигән: «[Йәһвә] минем коткаручым, минем ныклыгым, яклаучым». (Мәдхия 61:7—10 ны укы.) Йәһвә хезмәтчеләренең ышанычлы сыену урыны бар, бу — «мәңгегә Кыя» (Ишаг. 26:4). Бу Кыяны без ничек сыену урыныбыз итә алабыз?
12 Без кеше зирәклегеннән еш кына шактый аерылып торган Йәһвәнең Сүзенә колак салганда, аңа ябышабыз (Мәд. 72:23, 24). Мәсәлән, бу дөнья зирәклегенең тәэсирендәге кешеләр болай дип әйтергә мөмкин: «Кеше бер генә яши; тормышыңнан тулысынча файдаланып кал»; «Хезмәттә күтәрелергә омтыл»; «Акча эшлә»; «Тегене-моны сатып ал»; «Дөнья күр, сәяхәт ит». Ә Аллаһының акыллылыгы мондый киңәштән күренә: «Бу дөнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Чөнки бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара» (1 Көр. 7:31). Гайсә дә безне һәрвакыт Патшалык эшләрен беренче урынга куярга һәм шулай итеп «хәзинәне күктә», иң ышанычлы урында, җыярга өнди (Мат. 6:19, 20).
13. 1 Яхъя 2:15—17 дәге сүзләрне истә тотып, без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?
13 Сезнең «дөньяга» һәм «анда булган нәрсәләргә» мөнәсәбәтегез Йәһвәгә тулысынча таянганыгызны күрсәтәме? (1 Яхъя 2:15—17). Сезнең өчен рухи байлык һәм хезмәтегезне киңәйтү мөмкинлекләрен эзләү я дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр мөһимме? (Флп. 3:8). Сез күзләрегезне яхшы килеш сакларга тырышасызмы? (Мат. 6:22). Әлбәттә, Аллаһы сезнең, аеруча кайгыртырга кирәк булган гаиләгез булса, уйламыйча эш итүче я җаваплылыксыз булуыгызны теләми (1 Тим. 5:8). Ләкин ул үз хезмәтчеләренең Шайтанның үлеп баручы дөньясына түгел, ә үзенә тулысынча таянганын көтә (Евр. 13:5).
14—16. Кайберәүләр «күзләрен яхшы» килеш саклаганга һәм Патшалыкны беренче урынга куйганга, нинди фатихалар алган?
14 Өч кечкенә балалары булган Ричард белән Рут мисалын карап чыгыйк. Ричард болай ди: «Йөрәгем миңа син Йәһвәгә күбрәк хезмәт итә аласың дип әйтә иде. Минем тормышым мул иде, ләкин Аллаһыга үземнән артканны гына биргәнемне сизә идем. Без Рут белән моның турында дога кылгач һәм яшәү өчен күпме ачка кирәк булачагын санап чыгаргач, мондый нәтиҗәгә килдек: мин эш бирүчемнән эш графигын үзгәртергә, атнага дүрт көн генә эшләргә, сорарга тиеш идем. Ул вакытта илдә икътисадый кризис иде. Минем үтенечем үтәлде, һәм бер ай да үтмәде мин яңа график буенча эшли башладым». Ричард хәзер канәгатьме?
15 «Минем эш хакым хәзер элеккегә караганда 20 процентка әзрәк,— дип әйтә ул,— ләкин ел дәвамында үз гаиләм белән булыр өчен һәм балаларымны тәрбияләр өчен, тагын 50 көн өстәлде. Хәзер мин ике тапкырга күбрәк вәгазьлим, өч тапкырга күбрәк Изге Язмалар өйрәнүе үткәрәм һәм җыелыш эшләрендә күбрәк катнашам. Ә балаларым белән бергә күбрәк вакыт үткәрә алганга, Рут вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт итә ала. Минем мөмкин кадәр озаграк андый графикны саклыйсым килә».
16 Рой һәм Петина, аларның кызлары алар белән яши, тулы вакытлы хезмәттә катнашыр өчен, эш көннәрен киметә алган. «Мин атнага өч көн, ә Петина ике көн эшли,— дип әйтә Рой.— Шулай ук без зур йорттан карарга җиңелрәк булган квартирга күчендек. Без, улыбыз белән кызыбыз туганчыга кадәр дә, пионер булып хезмәт иткән идек, һәм беркайчан да пионер булу теләген югалтмадык. Шуңа күрә балаларыбыз үсеп җиткәч, без тулы вакытлы хезмәтебезне дәвам иттек. Без алган фатихаларны бернинди акча белән дә чагыштырып булмый».
«Аллаһы иминлеге» сезнең йөрәкләрегезне сакласын
17. Тормышта билгесезлек булганга, Изге Язмалар сине ничек юата?
17 Безнең беребез дә иртәгәсе көнне нәрсә булачагын белми, чөнки барыбыз өчен «вакыт һәм очрак» (ЯД) (Вәг. 9:11). Әмма иртәгә нәрсә булачагы турындагы билгесезлек бүген безнең җан тынычлыгын урларга тиеш түгел. Андый хәл еш кына Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре булмаганга үзләрен яклаусыз хис иткән кешеләрдә була (Мат. 6:34). Рәсүл Паул болай дип язган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне... саклаячак» (Флп. 4:6, 7).
18, 19. Аллаһы безне ничек юата? Мисал китерегез.
18 Күп кенә кардәшләр авыр шартларда җан тынычлыгы һәм Йәһвә биргән иминлек кичергән. Бер апа-кардәш болай ди: «Бер хирург басым ясап, кат-кат мине кан җибәрергә ризалатырга тырышты. „Ничек инде кан җибәрмәскә була? Юк сүз бит бу“ — мине күргәч, бу аның беренче сүзләре иде. Ул чакта һәм башка очракларда да мин эчемнән генә Йәһвәгә дога кылдым, һәм мине аның иминлеге биләп алды. Мин үземне кыя кебек нык сиздем. Канның анализы начар булганга хәлсез булуыма карамастан, мин Изге Язмалар нигезендә үз карашымны аңлата алдым».
19 Аллаһы кайвакыт кирәкле ярдәмне берәр имандаш аркылы я үз вакытында бирелгән рухи ризык аша бирергә мөмкин. Сезнең, бәлкем, берәр кардәшнең: «Бу мәкалә нәкъ минем өчен язылган!» — дигәнен ишеткәнегез бардыр. Әйе, шартларыбыз я ихтыяҗларыбыз нинди генә булмасын, Йәһвәгә таянсак, ул безгә үз яратуын күрсәтәчәк. Без бит аның «сарыклары», һәм ул безне «үзенеке иткән», ягъни без аның исемен йөртәбез (Мәд. 99:3; Яхъя 10:16; Рәс. 15:14, 16).
20. Ни өчен Шайтанның дөньясы үз ахырына килгәндә Йәһвә хезмәтчеләре имин яшәячәк?
20 Тиз якынлашып килүче «Йәһвәнең ярсу көнендә» Шайтан дөньясы таянган бөтен нәрсәләр юкка чыгачак. Алтын, көмеш һәм башка кыйммәтле нәрсәләр бернинди дә яклау бирмәячәк (Соф. 1:18; Гыйб. сүз. 11:4). Фәкать «мәңгегә Кыя», Йәһвә генә безнең сыенычыбыз булачак (Ишаг. 26:4). Шуңа күрә хәзер, Йәһвәнең гадел юлларыннан күндәм йөреп, ваемсызлыкка һәм каршылыкка карамастан Патшалык хәбәрен вәгазьләп һәм бар борчылуларыбызны аңа йөкләп, аңа тулысынча таянганыбызны күрсәтик. Шулай эшләсәк, без чыннан да «явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин» яшәячәкбез (Гыйб. сүз. 1:33).
[Искәрмә]
a «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 102—106 нче битләрен кара.
Сез аңлата аласызмы?
• Начарлык эшләү теләге туганда...
• Ваемсызлык һәм каршылык белән очрашканда...
• Борчылулар күп булганда...
без Аллаһыга ничек таяна алабыз?
[13 биттәге иллюстрация]
Аллаһы нормаларын тоту бәхет китерә
[15 биттәге иллюстрация]
«Йәһвә — мәңгегә Кыя»