Шатланыр өчен сәбәп бар
ЙӘҺВӘ барлыкка китергән бар нәрсәләрдә — иң кечкенә тере күзәнәктән алып тупланышларга һәм гаять зур тупланышларга җыелган зур галактикаларга кадәр — тәртип күзәтелә. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки Барлыкка Китерүче «тәртипсезлек Аллаһысы түгел» (1 Көр. 14:33). Аллаһының гыйбадәт кылыр өчен урнаштырган төзелеше дә хәйран калдыра. Ул нәрсә эшләгән? Аллаһы ихтыяр ирекләре булган, чын гыйбадәт кылуда берләшкән йөзләгән миллион акылга ия затларны, кешеләрне һәм фәрештәләрне, үзенең бер зур оешмасына берләштергән. Искитәрлек!
Борынгы Исраилдә Аллаһы оешмасының җирдәге өлешен Иерусалим символлаштырган. Анда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе һәм аның майланган патшасының тәхете урнашкан булган. Бабыл әсирлегендә булган бер исраилле бу изге шәһәр турында үзенең хисләрен болай чагылдырган: «Син Иерусалимны исемдә тотмасам, сине иң олы сөенечемә куймасам, телем тамагыма ябышсын» (Мәд. 136:6).
Аллаһының бүгенге оешмасына карата сез шундый ук хисләр кичерәсезме? Йәһвәгә аның бөтендөнья оешмасы белән бергә гыйбадәт кылу сезгә башка нәрсәгә караганда күбрәк шатлык китерәме? Балаларыгыз Аллаһы оешмасының җирдәге өлешенең тарихын һәм ничек эш иткәнен аңлыймы? Алар Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булганнарын кадерлиме? (1 Пет. 2:17). Гаиләгез Йәһвәнең оешмасы турында күбрәк белеп, аңа рәхмәтле булсын өчен, аста китерелгән тәкъдимнәрне Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә куллансагыз, яхшы булыр иде.
«Борынгы заманнарда» булганнарны сөйләгез
Ел саен исраилле гаиләләр Коткарылу бәйрәмен үткәрер өчен, Иерусалимда җыелган. Бу бәйрәм гамәлгә кертелгәндә Муса халыкка мондый күрсәтмә биргән: «Киләчәктә сезнең балаларыгыз: „Менә болар барысы нәрсәне аңлата?“ — дип сорарлар, сез аларга: „Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек“,— дип җавап бирерсез» (Чыг. 13:14). Йәһвәнең исраиллеләр өчен башкарган эшләре онытылмаска тиеш булган. Һичшиксез, күп кенә исраилле аталар Муса әмерен үтәгән. Берничә буын алмашынгач, бер исраилле болай дип дога кылган: «Әй Алла, борынгы заманнарда, аталарыбыз көннәрендә, Син кылган эшләрне без колагыбыз белән ишеттек, аларны безгә аталарыбыз да сөйләде» (Мәд. 43:2).
Бүгенге яшьләргә Йәһвә Шаһитләренең соңгы 100 ел дәвамындагы тарихы шулай ук «борынгы заманнарда» булган вакыйгалар кебек тоелырга мөмкин. Бу вакыйгаларны сез балаларыгыз өчен ничек җанландыра аласыз? Моның өчен кайбер ата-аналар «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» дигән китапны, «Еллык басма»ны, басмаларыбызда бастырылган биографияләрне һәм теократик тарих турында башка хәбәрләрне, шул исәптән Аллаһының бүгенге халкы турындагы яңа DVD дискларны куллана. Элекке Советлар Союзындагы һәм нацистлар Германиясендәге кардәшләребезнең эзәрлекләнүе турындагы видеофильмнар гаиләләрне сынаулар вакытында Йәһвәгә өметләрен багларга өйрәтә. Андый материалны Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә кулланыгыз. Бу балаларыгызның иманын ныгытачак, һәм аларга сынаулар вакытында сафлыкларын сакларга җиңелрәк булачак.
Әмма яшьләр тарихи вакыйгаларны тыңлап тиз арып бетәргә мөмкин. Шуңа күрә балаларыгызны гаилә өйрәнүенә катнаштырыгыз. Мәсәлән, сез улыгыздан үзен кызыксындырган берәр илне сайлап, ул илнең теократик тарихы турында мәгълүмат табып, сөйләп бирергә сорый аласыз. Сезнең җыелышыгызда, бәлкем, озак еллар Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кардәшләр бардыр. Берәр көнне аларны гаилә өйрәнүенә чакырып була. Кызыгыз, бәлкем, аларга сораулар биреп, алар белән хезмәтләре турында әңгәмә алып барыр. Яки сез балагыздан тарихыбызда булган төп теократик вакыйгалар турында, мәсәлән, берәр филиалны төзү, халыкара конгресс яисә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә фонографны куллану турында, рәсемнәр ясарга сорый аласыз.
Һәр өлешнең «үзенә тиешле эшне» ничек башкарганын белегез
Рәсүл Паул мәсихче җыелышны тән белән чагыштырып, аның һәр өлеше «үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче һәр сеңер ярдәмендә берләшеп, бөтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта» дип язган (Эфес. 4:16). Кеше тәненең ничек «эшләгәнен» белү безнең Барлыкка Китерүчегә рәхмәт хисебезне үстерә һәм хөрмәтебезне тирәнәйтә. Шулай ук бөтендөньядагы җыелышның ничек эш иткәнен тикшергәндә дә без Аллаһының «күпкырлы зирәклегенә» сокланабыз (Эфес. 3:10).
Йәһвә үз оешмасының, шул исәптән аның күктәге өлешенең, ничек эш итә икәнен ачыклап бирә. Мәсәлән, ул башта Гайсә Мәсихкә ачылыш биргән икәне турында сөйли. Аннары Гайсә «аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга ачып» күрсәткән. Яхъя исә «үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлек» биргән (Ачыл. 1:1, 2). Аллаһы үзенең күктәге оешмасының ничек эш иткәнен ача икән, ул һичшиксез безнең җирдәге оешмасының һәр өлешенең «үзенә тиешле эшне» ничек башкарганын аңлавыбызны тели.
Мәсәлән, тиз арада сезнең җыелышка район күзәтчесе килеп-китә икән, гаиләгез белән мондый сорауларны карап чыксагыз, яхшы булыр иде: күчеп йөрүче күзәтчеләр нинди вазифалар үти, һәм аларга хезмәтләре нинди фатихалар китерә? Алар һәрберебезгә ничек ярдәм итә? Мондый сорауларны да тикшереп була: ни өчен вәгазь турында отчет бирү мөһим? Аллаһы оешмасы акча белән ничек тәэмин ителә? Җитәкче совет ничек оештырылган, һәм ул рухи ризыкны ничек бирә?
Йәһвә халкының ничек оештырылган икәнен аңлау ким дигәндә өч яктан файдалы: безнең хакка тырышып эшләгән кешеләрне без күбрәк кадерли башлыйбыз (1 Тес. 5:12, 13). Йәһвә оешмасындагы җаваплы кардәшләр биргән җитәкчелек буенча эш итәргә теләгебез үсә (Рәс. 16:4, 5). Һәм Йәһвә халкы арасында үз өсләренә җаваплылык алган абый-кардәшләргә ышанычыбыз ныгый, чөнки без алар кабул иткән һәр карарларның һәм алар эшләгән һәр эшнең Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрәбез (Евр. 13:7).
«Аның йортларын карап калыгыз»
«Сион тирәсенә барыгыз һәм аны әйләнеп чыгыгыз; аның манараларын санагыз. Аның ныгытмаларына күңелегезне салыгыз; киләсе буынга сөйләр өчен, аның йортларын карап калыгыз» (Мәд. 47:13, 14). Мәдхия җырлаучы исраиллеләрне Иерусалимга барып, аны күреп кайтырга өндәгән. Һәр елны бу изге шәһәргә бәйрәмнәрне үткәрергә барган һәм андагы мәһабәт гыйбадәтханәне күргән исраилле гаиләләрнең моны телдән төшермичә сөйләгәннәрен күз алдыңа китерә аласыңмы? Алар, бәлкем, күргәннәрен «киләсе буынга» сөйләргә бик теләгәндер.
Сөләйманның гаҗәеп идарәсе һәм бөек зирәклеге турында сөйләгәннәренә башта ышанып бетмәгән Шеба патшабикәсен исегезгә төшерегез. Моның барысы дөрес булганына аны нәрсә ышандырган? «Мин үзем килеп, үз күзләрем белән күргәнчегә кадәр, башкаларның сүзләренә ышанмаган идем»,— дигән ул (2 Елъ. 9:6). Әйе, үз күзләребез белән күргәннәребез безгә бик нык тәэсир итә ала.
Сез балаларыгызга Йәһвә оешмасының гаҗәеплелеген үз күзләре белән күрергә ничек ярдәм итә аласыз? Сез яшәгән җирдә Йәһвә Шаһитләренең филиалы бар икән, анда барып-кайтырга тырышыгыз. Мәсәлән, Манди һәм Бетани әти-әнисе белән үз илләрендәге Вефильдән 1500 километр ераклыкта яшәгән. Шулай да аларның ата-анасы, аеруча кызлар яшүсмерләр булганда, еш кына аларны анда экскурсиягә алып бара торган булган. «Вефильгә барганчы, без бу бик җитди урын һәм анда олы яшьтәге кешеләр генә хезмәт итә ала дип уйлаган идек,— дип әйтә алар.— Ләкин без анда Йәһвә өчен күңелләрен биреп эшләгән һәм моннан шатлык тапкан яшьләрне очраттык! Без Йәһвәнең оешмасы без яшәгән җирдән зуррак икәнен күрдек, һәм Вефильгә һәр барып-кайту безгә рухи яктан көч өстәп торды». Аллаһы оешмасын яхшырак белү Манди белән Бетанины пионер хезмәтен башларга дәртләндергән, һәм аларны хәтта анда вакытлыча хезмәт итәргә чакырганнар.
Без Йәһвәнең оешмасын башкача да «күрә» алабыз. Андый мөмкинлек борынгы Исраилдә булмаган. Соңгы елларда Йәһвә халкы Аллаһы оешмасының төрле үзенчәлекләре күрсәтелгән видео һәм DVD дисклар, мәсәлән, «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән», «Безнең бөтендөнья кардәшлегебез» дигән фильмнар алды. Сез һәм сезнең гаиләгез Вефильдә хезмәт итүчеләрнең, ярдәм итү эшләрендә катнашучыларның, миссионерларның һәм конгрессларны әзерләгән һәм оештырган кардәшләрнең тырышып эшләгәннәрен күргәндә, бөтендөнья кардәшлекне һичшиксез тагы да кадерли башлаячак.
Аллаһы халкының һәр җыелышы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә һәм мәсихчеләргә алар яшәгән территориядә ярдәм күрсәтүдә мөһим роль уйный. Әмма гаиләгез белән бөтендөньядагы имандашларыгыз хакында уйларга вакыт табыгыз. Бу сезгә һәм балаларыгызга «иманда нык торырга» һәм шатланыр өчен сәбәп бар икәнен танырга ярдәм итәчәк (1 Пет. 5:9).
[18 биттәге рамка/иллюстрация]
Аллаһы оешмасы Өйрәнер өчен мөһим тема
Безнең Йәһвә оешмасының тарихын һәм аның ничек эш иткәнен яхшырак белергә ярдәм итүче күптөрле басмаларыбыз бар. Биредәге сораулар сезгә бу яктан булышачак:
☞ Безнең көннәрдәге күчеп йөрүче күзәтчеләрнең эше ничек башланган булган? («Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» (рус) 222—227 битләр).
☞ 1941 елда үткән теократик конгресста булган «Балалар көне» нәрсә белән игътибарга лаек? («Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» (рус) 86, 88 битләр).
☞ Җитәкче совет карарларны ничек кабул итә? («Аллаһы Патшалыгы турында төпле шаһитлек бирегез» (рус) 108—114 битләр).