Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 15.8. 32 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Әй, Аллаһының зирәклеге ничек тирән!
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Зәйтүн агачы белән мисал
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Киселгән агачтан кабат үсентеләр чыгармы?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аллаһы безгә үз мәхәббәтен исбат итә
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 15.8. 32 б.

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Исраилдә уңыш калдыклары турындагы канун кемгә файда китергән?

Барысына да. Бу канун уңыш калдыкларын җыйган ярлы кешеләрне эшчән булырга дәртләндергән. Башкалар юмарт булырга һәм Аллаһыдан фатихалар көтәргә өйрәнгән (апрель — июнь, 15 нче бит).

• Намуссыз дөньяда намуслы булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк?

1) Аллаһыдан курку (1 Пет. 3:12). 2) Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан. 3) Булганына канәгать булу (15.4., 6—7 нче битләр).

• Йәһвәгә җитдилек белән хезмәт итү кыяфәтебез һәрвакыт җитди булырга һәм без күңел ачмаска тиеш дигәнне аңлатамы?

Юк. Бу яктан Гайсә безгә үрнәк калдырган. Ул башкалар белән ашап-эчеп, күңелле итеп вакыт үткәрә белгән. Гайсә кырыс карашлы, чиктән тыш җитди кеше булмаган. Башкаларга, хәтта балаларга да, аның янында рәхәт булган (15.4., 10 нчы бит).

• Римлыларга 11 нче бүлектәге зәйтүн агачы нәрсәне символлаштыра?

Зәйтүн агачы Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлешенә, рухи Исраилгә, кагыла. Агачның тамыры Йәһвәне, ә кәүсәсе Гайсәне символлаштыра. Исраиллеләрнең күпчелеге Мәсихне кире каккач, мәҗүси халыклардан мәсихчеләр булып киткән кешеләр образлы рәвештә бу символик зәйтүн агачына ялгана алган; шулай итеп Ибраһим токымының икенче дәрәҗәдәге өлешенең тулы саны җыелыр иде (15.5., 22—25 нче битләр).

• Камил кеше Гайсәдән туа алган балалар йолымның өлеше булып китә алганмы?

Юк. Гайсә миллиардлаган камил кешеләргә ата була алса да, алар йолымның өлеше булмаган. Гайсәнең камил тормышы гына Адәмнекенә туры килгән (1 Тим. 2:6) (15.6., 13 нче бит).

• Мәсихчеләр Рәсүлләр 20:29, 30 да ялган өйрәтүчеләр турында язылган кисәтүгә колак салганнарын ничек күрсәтә ала?

Алар ялган өйрәтүчеләрне өйләренә кертми һәм аларны сәламләми (Рим. 16:17; 2 Яхъя 9—11). Мәсихчеләр шулай ук аларның әдәбиятын укымый, алар катнашкан телетапшыруларны карамый һәм аларның веб-сайтларына керми (15.7., 15—16 нчы битләр).

• Гайсәнең Кәяфәскә: «Моны син үзең әйттең»,— дигән сүзләре нәрсә аңлаткан? (Мат. 26:63, 64).

«Моны син үзең әйттең» дигән сүзләр, күрәсең, яһүдләр арасында киң таралган идиома булган һәм уңай җавапны аңлаткан. Баш рухани Кәяфәс Гайсәдән: «Син — Мәсих, Аллаһы Улымы?» — дип сораган. Гайсәнең «моны син үзен әйттең» дигән сүзләре баш руханиның соравына уңай җавап булган (июль — сентябрь, 18 нче бит).

• Бала туганнан соң, ир белән хатын, үзара мөнәсәбәтләренең бозылуын сизсә, нәрсә эшли ала?

Аларга бер-берсен яратканнарын әйтеп торырга кирәк. Ир хатынына үзен тыныч хис итәргә ярдәм итә ала. Икесенә дә үз хисләре һәм физик ихтыяҗлары турында ачык итеп аралашырга кирәк (июль—сентябрь, 21—22 нче битләр).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу