Дөнья белән кем идарә итә икәне ачыкланган
БЕРВАКЫТ Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләренә: «Бу дөньяның мирзасы куып чыгарылачак»,— дигән. Соңрак ул шулай ук бу идарә итүченең аның өстеннән хакимлеге юк һәм «бу дөньяның мирзасы хөкем ителде» дип әйткән (Яхъя 12:31; 14:30; 16:11). Гайсә кем турында сөйләгән?
Гайсә, «бу дөньяның мирзасы» турында әйткәндә, үз Атасын, Йәһвә Аллаһыны, күздә тотмаган. Алайса, «бу дөньяның мирзасы» кем? Ул ничек итеп «куып чыгарылачак», һәм ул ничек «хөкем ителде»?
«Бу дөньяның мирзасы» караңгылыктан чыга
Җинаятьчеләр башлыгы үз хакимлеге белән горурланган кебек, Иблис тә Аллаһының Улын, Гайсәне, вәсвәсәләндергәндә үз хакимлеге белән мактанган. Гайсәгә «барлык патшалыкларны» күрсәткәч, Шайтан аңа тәкъдим иткән: «Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне дә, аларның даннарын да сиңа бирермен... чөнки боларның барысы да миңа бирелгән һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр» (Лүк 4:5—7).
Иблис, кайбер кеше уйлаганча, явызлыкның символы гына булса, бу вәсвәсәләндерү нәрсә аңлатыр иде? Гайсәне үзенең явыз теләкләре яки үзен суга чумдырылуыннан соң борчыган фикерләр вәсвәсәләндергәнме? Вәсвәсәләндергән булса, «аңарда гөнаһ юк» дип ничек әйтеп булыр иде? (1 Яхъя 3:5) Гайсә Иблиснең кешеләр өстеннән хакимлеге юк дип әйтмәгән, киресенчә ул аны «бу дөньяның мирзасы», «кеше үтерүче» һәм «ялганчы» дип атаган (Яхъя 14:30; 8:44).
Гайсә Мәсихнең Иблис белән сөйләшүеннән соң якынча 70 ел узгач, рәсүл Яхъя: «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дигән. Шулай итеп, ул Иблиснең мәсихчеләргә нык тәэсир итә алганын күрсәткән. Яхъя шулай ук Иблисне «бөтен дөньяны алдаучы» дип атаган (1 Яхъя 5:19; Ачылыш 12:9). Изге Язмалардан шунысы ачык күренә: «бу дөньяның мирзасы» — күзгә күренмәгән рух. Ләкин аның кешеләргә тәэсире никадәр зур?
Дөньяның мирзасы үз хакимлеген өләшә
Мәсихчеләрнең иман өчен көрәшкәннәре турында язганда, рәсүл Паул мәсихчеләргә аларның явыз дошманнары кем икәнлеген ачык күрсәткән. Ул болай дип әйткән: «Без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез» (Эфеслеләргә 6:12). Димәк, без «кешеләргә каршы түгел», ә «явыз рухи көчләргә» каршы көрәшәбез, шуңа күрә Иблис явызлыкның символы түгел, ә көчле явыз рух булырга тиеш. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: Иблис «үзләренең торакларын ташлап киткән» башка фетнәчел фәрештәләр аша дөнья белән идарә итә.
Изге Язмалардагы Данил пәйгамбәрнең китабында бу «идарә итүчеләр»нең борынгы заманнардан бирле хакимлек иткәннәре турында әйтелә. Безнең эрага кадәр 537 нче елда Бабыл әсирлегеннән Иерусалимга кайткан имандашлары турында кайгыртып, Данил пәйгамбәр алар өчен өч атна буе дога кылган. Аллаһы, үз пәйгамбәрен ныгытыр өчен, бер фәрештәсен җибәргән, ләкин ул шунда ук килә алмаган. Бу фәрештә үзенең ни өчен иртәрәк килә алмаганын болай дип аңлаткан: «Фарсы патшалыгының мирзасы егерме бер көн миңа каршы торды» (Данил 10:2, 13).
«Фарсы патшалыгының мирзасы» кем ул? Данилга һәм аның халкына үз илтифатын күрсәткән фарсы патшасы Кир түгел, чөнки бер фәрештә бер төн эчендә генә 185 000 көчле сугышчыны үтергән булса, патша, гади кеше, өч атна буе рухи затка каршы тора алмас иде (Ишагыйя 37:36). Димәк, бу Фарсы «мирзасы» Иблиснең тарафдары, ягъни Фарсы патшалыгы өстеннән хакимлек иткән җен булган. Соңыннан Данил китабында Аллаһы фәрештәсенә «Фарсы мирзасы» белән яңадан һәм башка җен, «Греция мирзасы», белән көрәшергә туры киләчәк икәне турында әйтелгән (Данил 10:20).
Шуннан нинди нәтиҗә ясап була? Күзгә күренмәгән «идарә итүчеләр» чыннан да бар. Дөньяны үзара бүлеп һәм үз җитәкчесенә, Шайтан Иблискә, буйсынып, алар дөнья белән идарә итә. Ләкин аларның максаты нинди?
Дөньяның мирзасы үзенең кем икәнлеген күрсәтә
Изге Язмаларның Ачылыш дигән соңгы китабында рәсүл Яхъя Гайсәнең, җитәкче фәрештә Микаилның, Иблис белән җеннәрен җиңгәне турында әйтелә. Бу китапта шулай ук аларның җиргә бәреп төшерелүе җир йөзенә нинди кайгы китергәне турында әйтелә. Анда болай дип әйтелгән: «Җиргә... кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» (Ачылыш 12:9, 12).
Иблис көчле ярсуын ничек күрсәткән? Төзәлмәслек җинаятьчеләр «үзенеке итү, я юк итү» дигән принцип буенча эш иткән сыман, Иблис һәм аның җеннәре җирне һәм андагы яшәүчеләрне юк итәргә тырыша. Үзенә әз калганын белеп, Иблис, аның кулында булган бу бозык дөнья төзелешенең бер төп өлешен — коммерцияне — кулланып, кешеләрне үз ихтыяҗларын канәгатьләндереп яшәргә дәртләндерә. Моның аркасында табигый байлыклар юкка чыга һәм тирә-як пычрана, ә бу үз чиратында кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куя (Ачылыш 11:18; 18:11—17).
Беренче кешеләрнең барлыкка китерелүеннән бирле Иблиснең башкалар өстеннән хакимлек итү теләге шулай ук сәясәттә һәм диндә чагыла. Ачылыш китабында хөкүмәтләр Иблис «зур вәкаләтен» биргән җанварлар итеп сурәтләнә. Анда шулай ук рухи фахишәлек турында әйтелә. Бу дин белән сәясәтнең тыгыз хезмәттәшлеге (Ачылыш 13:2; 17:1, 2). Уйлап кына карагыз: гасырлар дәвамында миллионлаган кеше җәбер-золым, коллык, сугышлар һәм этник бәрелешләр аркасында үлә. Тарихның битләрен «пычраткан» бу коточкыч вакыйгалар кешеләр өчен гадәти хәлме? Яисә андый вакыйгалар күзгә күренмәгән явыз рухи көчләрнең тәэсирендә булганмы?
Изге Язмаларда кешелекнең идарә итүчеләре һәм бөтендөнья державалар белән кем җитәкчелек итә икәне ачыктан-ачык әйтелә. Аңлапмы, аңламыйчамы, кешелек җәмгыяте үз җитәкчесенең сыйфатларын чагылдыра һәм аның «үзенеке итү, я юк итү» принцибы буенча яши. Ләкин күпме вакыт кешелек Иблиснең җитәкчелеге астында газапланачак?
Иблискә күп калмаган
Гайсә Мәсихнең җирдәге хезмәте Иблис белән аның җеннәренең тиздән юк ителәчәген күрсәткән. Гайсәнең шәкертләре аңа күзгә күренмәгән җеннәрне куып чыгарганнары турында сөйләгәндә, ул аларга: «Мин шайтанның күктән яшен кебек егылып төшүен күрдем»,— дигән (Лүк 10:18). Шул сүзләрне әйтеп, Гайсә үзенең җитәкче фәрештә Микаил булып күккә кайткач бу дөньяның мирзасын җиңәчәгенә шатланганын күрсәткән (Ачылыш 12:7—9). Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тикшереп чыксак, без бу җиңү 1914 елда яки бу елдан соң берникадәр вакыт үткәч күктә инде булганын күрербезa.
Шул вакыттан бирле Иблис үзенә күп калмаганын белә. «Бөтен дөнья... [аның] хакимлеге астында» булса да, миллионлаган кеше безнең көннәрдә аңа буйсынмый. Изге Язмаларны укып, бу кешеләр Иблиснең кем икәнлеген белгән һәм аның ниятләре белән танышкан (2 Көринтлеләргә 2:11). Алар Паулның үзенең имандашларына әйткән сүзләреннән юаныч таба: «Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астында изәчәк» (Римлыларга 16:20)b.
Тиздән Иблис юк ителәчәк! Тәкъва кешеләр Гайсә Мәсихнең ярату белән күрсәтелгән җитәкчелеге астында җирне оҗмахка әйләндерәчәк. Җинаятьчелек, нәфрәт һәм комсызлык юкка чыгачак. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «элеккеләр инде искә төшмәячәк» (Ишагыйя 65:17). Ниһаять, кешеләр бу дөньяның күзгә күренмәгән идарә итүченең хакимлегеннән азат ителәчәк һәм җиңел сулый башлаячак!
[Искәрмәләр]
a Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 215—218 нче битләрендәге кушымтаны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
b Паулның сүзләре безгә Яратылыш 3:15 тә язылган Изге Язмалардагы Иблиснең юк ителүе турындагы беренче пәйгамбәрлекне искә төшерә. Бу вакыйганы сурәтләр өчен, рәсүл Паул «ваклап бетерү», «вак кисәкләргә вату» дигән мәгънә йөрткән бер грек сүзен кулланган («Vine’s Complete Expository Dictionary of Old and New Testament Words»).
[9 биттәге сүзләр]
Тәкъва кешеләр Гайсә Мәсихнең ярату белән күрсәтелгән җитәкчелеге астында җирне оҗмахка әйләндерәчәк