12. Ни өчен сез өметегезне Аллаһыга багларга булдыгыз?
12 Сез үзегезгә Паул куйган максатны куясызмы? Тугрылык юлыннан бару кайвакыт авыр булса да, бу юл Йәһвә фатихаларын һәм хуплавын китерә, ә нәкъ шул безне чын мәгънәдә уңышлы итә (Гыйб. сүз. 10:22). Инде бүген без фатихалар алабыз, ә киләчәктә алар тагы да күбрәк булачак. (Марк 10:29, 30ны укы.) Шуңа күрә безнең «ышанычсыз байлыкка түгел, ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга» өметебезне баглар өчен нигезебез бар. Без «чын тормышка нык тотынып тора алыр» өчен үзебезгә «киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплыйбыз» (1 Тим. 6:17—19). Әйе, без йөз, мең я күбрәк тә еллар узгач, артка борылып карап: «Минем тормышым чыннан да уңышлы!» — дип әйтә алачагыбызга бер дә шикләнмибез.
СЕЗНЕҢ БАЙЛЫГЫГЫЗ КАЙДА?
13. Гайсә байлык җыю турында нинди киңәш биргән?
13 Гайсә байлык турында болай дигән: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз. Анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр» (Мат. 6:19—21).
14. Ни өчен җирдә байлык җыю акылсыз?
14 Кайбер кешеләр өчен җирдәге байлык акча гына түгел, ә кешеләр уңыш белән бәйләгән бар нәрсә булырга мөмкин. Андый нәрсәләр арасында — Сөләйман телгә алган абруй, дан һәм хакимлек. Сөләйман Вәгазьче китабында язган фикерне Гайсә дә әйткән: дөньяви байлык бүген бар, ә иртәгә юк. Бу дөньядагы байлык ышанычсыз һәм тиз юкка чыга икәнен үзегез дә беләсездер. Дейл Брунер исемле бер профессор андый байлык турында болай язган: «Билгеле, дан ышанычсыз. Бүген сине барысы да белә, ә иртәгә инде хәтерләми. Быел син бай, ә киләсе елны банкрот... [Гайсә] кешеләрне ярата. Ул аларны даими булмаган һәм өметсезлеккә китерә торган дан эзләүдән кисәтә. Дан кыска вакытлы. Гайсә [үз] шәкертләренең өметләре өзелүен теләми. Көн саен кемдер югарыдан түбәнгә төшә». Кешеләрнең күбесе бу сүзләр белән риза булса да, аларның күпмесе Гайсә әйткәнне тормышларында куллана? Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була?
15. Без кайсы яктан уңышлы булырга омтылырга тиеш?
15 Кайбер дин әһелләре уңышка омтылу начар һәм андый омтылышларны тыярга кирәк дип өйрәтә. Әмма Гайсә андый омтылышларның барысын да хөкем итмәгән. Моның урынына ул үз шәкертләренә кыйммәтлеген югалтмас «байлыкны күктә» җыярга киңәш итеп, омтылышларын башка якка юнәлтергә дәртләндергән. Иң беренче чиратта, без Йәһвә алдында уңышлы булырга омтылырга тиеш. Гайсә сүзләре безгә шуны исебезгә төшерә: нәрсәгә омтылырга икәнен без үзебез хәл итәбез. Ләкин чынбарлыкта без йөрәгебез нәрсә тели я нәрсә кадерли, шуңа омтылачакбыз.
16. Без нәрсәгә ышана алабыз?
16 Йөрәгебездә Йәһвә хуплавын алырга теләк булса, без Йәһвәнең үзебезне бар кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәчәгенә ышана алабыз. Ул, рәсүл Паул очрагында кебек, безнең вакытлыча ач һәм сусаган булуыбызга юл куярга мөмкин (1 Көр. 4:11). Шулай да без Гайсәнең мондый киңәше акыллы икәненә инана алабыз: «Беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер» (Мат. 6:31—33).