Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.2. 5 б.
  • Муса басынкы кеше

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Муса басынкы кеше
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә басынкы хезмәтчеләрен кадерли
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Муса ярату күрсәткән кеше
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Йәһвә үз данын басынкы кешеләргә ача
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.2. 5 б.

Муса басынкы кеше

БАСЫНКЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Басынкы булу тәкәббер яисә горур булмавын аңлата. Басынкы кеше үзен башкалардан өстен куймый. һәрбер камил булмаган, әмма басынкы кеше шулай ук тыйнак булырга, ягъни үзенең мөмкинлекләре чикле икәнен белергә тиеш.

МУСАНЫҢ БАСЫНКЫЛЫГЫ НӘРСӘДӘН КҮРЕНГӘН?

Муса үзенә хакимлек бирелгәннән соң горур булып китмәгән. Кешеләр хакимлеккә ия булгач, аларның басынкы булуы яки булмавы шунда ук күренә башлый. XIX гасырда яшәгән Роберт Ингерсолл исемле язучы бу фикерне болай итеп белдергән: «Күпләр авырлыкларны җиңә ала, әмма чынбарлыкта кеше нинди икәнен белер өчен, аңа хакимлек бирегез». Бу яктан Муса пәйгамбәр искиткеч үрнәк күрсәткән. Ничек итеп?

Мусага зур хакимлек бирелгән булган: Йәһвә аңа Исраил халкы белән җитәкчелек итәргә кушкан. Шулай да ул горур булып китмәгән. Мәсәлән, ул мираска кагылышлы бер авыр сорауны чишкәндә үзен никадәр тыйнак тотканын карап чыгыйк (Саннар 27:1—11). Бу сорау бик җитди булган, чөнки Мусаның карары Саннар китабының шул өзегендә әйтелгән хатыннарга гына түгел, ә киләчәк буыннарга да тәэсир итәргә тиеш булган.

Муса үзен ничек тотар? Ул болай дип фикер йөртә алган: «Мин Исраилнең җитәкчесе, шуңа күрә нәрсә эшләргә икәнен үзем дә беләм». Ул үз сәләтләренә, тәҗрибәсенә яисә, Аллаһының фикер йөртүен яхшы белгәнгә, Йәһвәгә таянырмы?

Бәлкем, горур кеше шулай эшләр иде дә, әмма Муса алай эшләмәгән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Муса аларның дәгъвасын Раббыга җиткерде» (Саннар 27:5). Уйлап кына карагыз, Исраил халкы белән 40 ел җитәкчелек итсә дә, ул үзенә түгел, ә Йәһвәгә таянган! Чынлап та, Муса пәйгамбәр бик басынкы кеше булган.

Муса үзе генә хакимлек итәргә тиеш дип уйламаган. Йәһвә башка исраиллеләргә дә пәйгамбәрлек итәргә рөхсәт иткәч, ул куанган (Саннар 11:24—29). Мусаның каенатасы аңа үзенә ярдәм итә алган ир-атларны сайласын дип тәкъдим иткән. Муса аның киңәшен басынкылык белән кабул иткән (Чыгыш 18:13—24). Үз гомеренең азагында, сәламәтлеге әле дә яхшы булса да, ул Йәһвәдән аның урынына варис куюын сораган. Йәһвә Йошуаны варис итеп сайлагач, Муса бу яшь кешегә чын күңелдән булышлык күрсәткән һәм халыкны Йошуага буйсынып Вәгъдә ителгән җиргә керергә өндәгән (Саннар 27:15—18; Канун 31:3—6; 34:7). Әлбәттә, Муса Аллаһыга гыйбадәт кылуда исраиллеләр белән җитәкчелек итүне хөрмәт дип санаган. Әмма ул беркайчан да үз хакимлеген башкаларның иминлегеннән өстен күрмәгән.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР.

Без беркайчан да ниндидер хакимлегебез, абруебыз яки сәләтләребез аркасында горур булып китәргә теләмибез. Онытмагыз: Йәһвәнең эшен иң яхшы итеп башкарыр өчен басынкы булуыбыз сәләтләребезгә караганда күпкә мөһимрәк (1 Патшалык 15:17). Әгәр дә без чыннан да басынкы икән, без Изге Язмалардагы мондый акыллы киңәшне кулланырга тырышачакбыз: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Мусаның үрнәге безне шулай ук дәрәҗәгә яки хакимлеккә ия булуыбызга чиктән тыш күп әһәмият бирмәскә өйрәтә.

Мусаның басынкылыгыннан үрнәк алу безгә файда китерәме? һичшиксез! Чын басынкылык үстерсәк, башкаларга безнең белән аралашу җиңелрәк булыр һәм алар безгә тартылачак. Ә иң мөһиме, без бу күркәм сыйфат күрсәткән Йәһвәнең яратуын казанырбыз (Мәдхия 18:35, ЯД). «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә» (1 Петер 5:5). Әйе, Мусадан үрнәк алып басынкылык күрсәтер өчен безнең җитди сәбәп бар!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу