ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАПЛАР
Ни өчен кешеләр тыныч-тату яши алмый?
Кеше йөрәген үзгәртә алган хөкүмәт кенә дөньяда тынычлык урнаштырачак
Аллаһы Сүзендә моңа ике сәбәп китерелә. Беренче сәбәп: кешеләр гаҗәеп нәрсәләр булдыра алсалар да, алар «үз адымнарына юнәлеш бирү» сәләте белән барлыкка китерелмәгән. Икенче сәбәп: «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында торганга», кешеләрнең бар тырышлыклары юкка гына булып чыга. Бу Явыз — Иблис Шайтан. (Иремия 10:23; 1 Яхъя 5:19 ны укыгыз.)
Кешеләр үз-үзләрен генә, дан яратып яшәгәнгә, бер-берсе белән тыныч-тату яши алмый. Кешеләрне дөреслекне яратырга, бер-берсе турында кайгыртып торырга өйрәтә алган хөкүмәт кенә бу дөньяга тынычлык китерә ала. (Ишагыйя 32:17; 48:18, 22 не укыгыз.)
Бу дөньяга тынычлыкны кем китерәчәк?
Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы бар кешелек өстеннән идарә итәр өчен бер хөкүмәт урнаштырырга вәгъдә иткән. Шул хөкүмәт кешеләрнең хөкүмәтләрен алмаштырачак (Данил 2:44). Аллаһының улы Гайсә Тынычлык Мирзасы булып идарә итәчәк. Ул җир йөзеннән бар явызлыкны алып куячак һәм кешеләрне тыныч-тату яшәргә өйрәтәчәк. (Ишагыйя 9:6, 7; 11:4, 9 ны укыгыз.)
Гайсә җитәкчелегендә миллионлаган кеше Аллаһы Сүзен кулланып инде хәзер бер-берсе белән тыныч-тату яшәргә өйрәнә. Тиздән җир йөзендә тынычлык урнашачак. (Ишагыйя 2:3, 4; 54:13 не укыгыз.)
Fatmir Boshnjaku