Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.7. 7 б.
  • Ышанычка лаек дин бармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ышанычка лаек дин бармы?
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хак динне ничек табып була?
    Рухи сорауларга җавап
  • Ышаныч булмаса, бәхет юк
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Ни өчен үз динеңне тикшерергә кирәк?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.7. 7 б.

Ышанычка лаек дин бармы?

Әгәр сез дин аркасында өметсезлеккә төшкәнсез икән, сезгә дингә ышануы авырдыр. Ләкин, шикләнмәгез, сезнең ышанычка лаек дин бар. Борынгы вакытлардан ук Аллаһы үзенең нормалары буенча яшәгән тугры кешеләрнең булачагы турында кайгырткан. Аллаһының чын гыйбадәт кылучылары — Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тырышкан намуслы кешеләр — әле дә бар. Аларны ничек табарга?

Үткән мәкаләләрнең берсендә искә алынган Эстель болай ди: «Ахыр чиктә, мин Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башладым. Тиздән мин Яхъя 8:32 дәге: „Сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр“,— дигән сүзләрнең мәгънәсен аңладым».

Алдарак әйтелгән Рей болай ди: «Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнеп, мин Аллаһының кешелек газапларында гаепле түгел икәнен белдем. Аллаһы җитди сәбәпләр аркасында хәзер явызлыкның булуына юл куйса да, тиздән ул явызлыкны юк итәргә вәгъдә итә. Моны белергә мин бик шат идем».

Әлбәттә, әхлакый яктан түбән нормалы бүгенге дөньяның агымына каршы йөзү авыр. Ләкин бу мөмкин. Күпләр Изге Язмаларны аңлар өчен һәм белгәннәрен тормышларында кулланыр өчен ярдәм алырга тели. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр белән бушлай Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә. һәр атна бик күпләр Изге Язмаларның хак тәгълиматлары турында өйрәнә. Нәтиҗәдә, алар үзләренең Барлыкка Китерүчесенә якынлаша һәм тормышларын бәхетлерәк итәa.

Йәһвә Шаһитләреннән ни өчен үз диннәренә ышанганнары турында сорагыз

Йәһвә Шаһитләрен икенче тапкыр очраткач, ни өчен алар үз диннәренә ышана икәнен сорагыз. Аларның тәгълиматларын тикшерегез һәм алар Изге Язмалардагы принциплар буенча яшиме икәнен белегез. Шуннан соң сез ышана алырлык хак дин бармы икәнен билгели алырсыз.

a Күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу