Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 15.7. 26 б.
  • Җитәкче советның яңа әгъзасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җитәкче советның яңа әгъзасы
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җитәкче советның яңа әгъзалары
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Җитәкче советның яңа әгъзасы
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Тарихи очрашу
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Ул «юлны... белгән»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 15.7. 26 б.

Җитәкче советның яңа әгъзасы

2012 елның 5 сентябрь көнендә иртән Кушма Штатлардагы һәм Канададагы Вефиль гаиләләре өчен бер белдерү ясалган булган: Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советына бер кардәш кушылган. 2012 елның 1 сентябреннән башлап Марк Сандерсон Җитәкче советның яңа әгъзасы булып хезмәт итә башлаган.

Сандерсон кардәш Сан-Диего (Калифорния штаты, АКШ) шәһәрендә туып үскән. Әти-әнисе аны хакыйкатьтә тәрбияләгән. 1975 елның 9 февраль көнендә ул суга чумдырылган. 1983 елның 1 сентябреннән башлап ул Саскачеван (Канада) провинциясендә пионер булып хезмәт итә башлаган. 1990 елның декабрь аенда ул Кушма Штатларда үткәрелгән Хезмәтне яхшырту мәктәбенең (хәзерге Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе) җиденче сыйныфында укып чыккан. 1991 елның апрель аенда Сандерсон кардәш Ньюфаундленд (Канада) дигән утрауга махсус пионер итеп билгеләнгән булган. Берникадәр вакыт район күзәтчесенең урынбасары булып хезмәт иткәч, аны 1997 елның февраль аенда Канададагы Вефильдә хезмәт итәргә чакырганнар. 2000 елның ноябрендә аны Кушма Штатлардагы филиалга күчергәннәр; анда ул башта — Медицина мәгълүматы бирү бүлегендә, ә аннары Хезмәт бүлегендә хезмәт иткән.

2008 елны Сандерсон кардәш Филиал комитеты әгъзалары өчен мәктәптә укып чыккан, ә аннары Филиппиндагы Филиал комитетының әгъзасы итеп билгеләнгән булган. 2010 елның сентябрендә аны Кушма Штатларга кайтырга чакырганнар. Анда ул Җитәкче советның Хезмәт комитетының ярдәмчесе булып хезмәт иткән.

Җитәкче советның әгъзалары

Икенче рәт, сулдан уңга: Д. Сплэйн, Э. Моррис III, М. Сандерсон, Дж. Джексон, С. Летт. Беренче рәт, сулдан уңга: С. Хёрд, Г. Лёш, Г. Пирс. Җитәкче советның бар әгъзалары — майланган мәсихчеләр

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу