ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАПЛАР
Гайсә Мәсих нәрсә өчен кайта?
Безнең эраның 33 елында, әле күккә күтәрелгәнче, Гайсә Мәсих кайтырга вәгъдә иткән. Ул үзен озакка киткән, әмма патша булыр өчен кайткан атаклы бер кеше белән чагыштырган. Нинди максат белән Гайсә кайта? Кешеләр өчен яхшы хөкүмәт булдыру максаты белән. (Лүк 19:11, 12 не укыгыз.)
Гайсә кешеләр өчен яхшы хөкүмәт булдырачак
Гайсә нинди тәндә кайтыр? Ул күзгә күренмәгән рухи зат итеп терелтелгән булган (1 Петер 3:18). Шуннан соң ул күккә күтәрелгән һәм Аллаһының уң ягына утырган (Мәдхия 109:1). Күп вакыт узгач, Гайсә «Көннәрдән Борынгы» Йәһвә каршына китерелгән булган. Аллаһы аңа кешеләр өстеннән идарә итәргә хакимлек биргән. Димәк, Гайсә кеше буларак түгел, ә күзгә күренмәгән Патша буларак кайтачак. (Данил 7:13, 14 не укыгыз.)
Гайсә кайткач, нәрсә эшләячәк?
Үз фәрештәләре белән күзгә күренмичә кайткач, Гайсә кешеләрне хөкем итәчәк. Ул явызларны юк итәчәк, ә үзен Патша итеп кабул иткән кешеләрне мәңге тормыш белән бүләкләячәк. (Маттай 25:31—33, 46 ны укыгыз.)
Гайсә, Патша булып идарә иткәндә, җирне оҗмахка әйләндерәчәк. Ул үлеләрне терелтәчәк, шуңа күрә алар да җирдәге оҗмахта яшәячәк. (Лүк 23:42, 43 не укыгыз.)