УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ
Кем Аллаһыны барлыкка китергән?
Җиде яшьлек улы белән сөйләшүче әти кешене күз алдыгызга китерегез. Ул болай ди: «Бик күп еллар элек Аллаһы җирне һәм җирдәге бар нәрсәне барлыкка китергән. Ул кояшны да, айны да, йолдызларны да яраткан». Улы әтисенең сүзләре турында азрак уйланып болай дип сорый: «Әти, ә Аллаһыны кем барлыкка китергән?»
«Аллаһыны беркем дә барлыкка китермәгән,— дип җавап кайтара әтисе.— Ул һәрвакыт яшәгән». Бу гади җавап малайны әлегә канәгатьләндерә. Әмма ул үсә бара, һәм бу сорау аны кабат кызыксындыра башлый. Аңа шуны аңлау авыр: ничек инде кемнең дә булса башлангычы булмаска мөмкин. Хәтта Галәмнең дә башлангычы бар бит. «Ничек Аллаһы барлыкка килгән?» — дип сорый ул.
Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә? Асылда, шул китапта мисалыбыздагы әти әйткән сүзләргә охшаш фикер белдерелә. Муса пәйгамбәр болай дип язган: «Әй Ходай... таулар туганчы, һәм Син җир вә галәмне булдырганга кадәр үк, гомердән гомергә Син — Алла» (Мәдхия 89:2, 3). Ишагыйя пәйгамбәр дә рухланып охшаш сүзләр әйткән: «Белмисеңме әллә? Ишеткәнең юкмы? Бөтен җирне Барлыкка Китерүче Йәһвә — мәңгегә Аллаһы»! (Ишагыйя 40:28) Нәкъ шулай ук Инҗилдә Яһүд язган хатта Аллаһы «бар үткән мәңгелектә» яшәүче итеп күрсәтелгән (Яһүд 25).
Бу Изге Язмалардагы шигырьләр Аллаһының, Паул әйткәнчә, «Мәңгелек Патшасы» булуын күрсәтә (1 Тимутигә 1:17). Бу нәрсәне аңлата? Үткәнгә никадәр ерак күз салсак та, Аллаһы һәрвакыт булган. Ул киләчәктә дә һәрвакыт булачак (Ачылыш 1:8). Шулай итеп, мәңге булу — Чиксез Кодрәт Иясенең аерылгысыз үзенчәлеге.
Ни өчен бу фикерне аңлау авыр? Тормышыбызның озынлыгы чикле, шуңа күрә вакытка карашыбыз Йәһвәнекеннән бик нык аерылып тора. Аллаһы мәңге булганга күрә, аның өчен бер мең ел бер көнгә тиң (2 Петер 3:8). Бер мисал карап чыгыйк: якынча 50 көн яшәүче чикерткә безнең 70 я 80 еллык гомеребезне аңлый алыр идеме? Һич тә юк! Ә Изге Язмаларда без, Бөек Барлыкка Китерүче белән чагыштырганда, кечкенә чикерткәгә охшаш дип әйтелә. Аңлау сәләтебезне дә аныкы белән чагыштырып булмый (Ишагыйя 40:22; 55:8, 9). Шуңа күрә Йәһвәнең шәхесе турында берәр нәрсәне тулысынча аңлый алмасак та, моңа гаҗәпләнәсе юк.
Аллаһының мәңге булуын аңлау авыр булса да, моңа ышану эзлекле рәвештә фикер йөртүгә каршы килми. Берәрсе Аллаһыны барлыкка китергән булса, шул шәхес Барлыкка Китерүче булыр иде. Әмма, Инҗилдә аңлатылганча, Йәһвә «бар нәрсәне... яраткан» (Ачылыш 4:11). Моннан тыш, белгәнебезчә, кайчандыр Галәм булмаган (Яратылыш 1:1, 2). Ул ничек барлыкка килгән? Аның Барлыкка Китерүчесе моңарчы булырга тиеш булган. Аллаһы акылга ия булган башка шәхесләр, мәсәлән, бердәнбер Улы һәм фәрештәләр, барлыкка китерелгәнче инде булган (Әюб 38:4, 7; Көләсәйлеләргә 1:15). Шунысы ачык: башта ул берүзе генә булган. Беркем аны барлыкка китерә алмаган, чөнки аңа кадәр беркем дә яшәмәгән.
Безнең тормышыбыз һәм бар Галәм мәңге яшәүче Аллаһының барлыгын дәлилли. Гаять зур Галәмне хәрәкәткә китергән һәм аның законнарын урнаштырган Шәхес һәрвакыт яшәргә тиеш булган. Ул гына бар нәрсәгә тереклек сулышын бирә алган (Әюб 33:4).