Әти-әниләр, балагызга көтүчеләр булыгыз
«Мал-туарыңны яхшылап кара» (ГЫЙБ. СҮЗ. 27:23).
1, 2. а) Исраилле көтүчеләрнең кайбер вазифаларын әйтеп бирегез. б) Әти-әниләр көтүчеләргә нинди мәгънәдә охшаш?
БОРЫНГЫ Исраилдә көтүче тормышы авыр булган. Аңа эсселеккә, салкынга түзеп йөрергә һәм үз көтүен ерткычлардан да, кешеләрдән дә сакларга кирәк булган. Көтүче сарыкларын карап тикшереп торган, ә авырганнарын я яраланганнарын дәвалаган. Ул аеруча сарык бәтиләренә игътибарлы булган, чөнки алар үсеп җиткән сарыклардан көчсезрәк (Ярат. 33:13).
2 Ниндидер мәгънәдә мәсихче әти-әниләр сарыкларын яхшы караган көтүчеләргә охшаш. Алар көтүчеләргә хас сыйфатлар күрсәтә. Аларның үз балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерергә һәм үгетләп акылга өйрәтергә» җаваплылыклары бар (Эфес. 6:4). Андый вазифа җиңелме? Юк! Балалар Шайтан пропагандасының һөҗүмнәренә дучар була. Өстәвенә, алар үзләренең кимчелекләре белән көрәшә (2 Тим. 2:22; 1 Яхъя 2:16). Балаларыгыз булса, сез аларга ничек ярдәм итә аласыз? Балаларыгызга көтүче булыр өчен, нәрсә эшләп була? Әйдәгез, өч якка игътибар итик: балаларны белү, аларны тукландыру һәм аларны җитәкләү.
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ БЕЛЕГЕЗ
3. Әти-әниләр балаларын яхшы белер өчен нәрсә эшли ала?
3 Яхшы көтүче һәр сарыкны, ул тазамы-юкмы икәнен белер өчен, тикшереп тора. Сез дә, әти-әни буларак, күчмә мәгънәдә шуны ук эшли аласыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Мал-туарыңны яхшылап кара» (Гыйб. сүз. 27:23). Моны эшләр өчен, сезгә балаларыгызның эшләренә, фикер йөртүләренә һәм хисләренә игътибар итәргә кирәк. Сез моны ничек эшли аласыз? Иң яхшы юл — балаларыгыз белән еш аралашу.
4, 5. а) Балаларга әти-әниләре белән иркен сөйләшергә нәрсә ярдәм итә ала? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Балаларыгызга үзегез белән сөйләшү җиңел булсын өчен, сез нәрсә эшлисез?
4 Кайбер әти-әниләр, балалары яшүсмер булып киткәч, алар белән аралашу авыррак булганына игътибар иткән. Алар сөйләшүдән кача, аларга үз фикерләрен һәм хисләрен белдерү авыр. Андый очракта нәрсә эшләргә? Улыгыз я кызыгыз белән озак һәм җитди сөйләшү урынына аның белән иркенләп сөйләшергә мөмкинлек эзләгез (Кан. 6:6, 7). Сезгә, бәлки, бергәләп вакыт үткәрер өчен тырышлыклар куярга кирәк булыр, мәсәлән, алар белән җәяү яки машинада йөреп килегез, берәр уен уйнагыз я бергәләп өй эшләрен башкарыгыз. Гадәттә, андый очракларда бала тартынмыйча һәм теләбрәк сөйләшә.
5 Балагызның моңа да карамастан сөйләшәсе килмәсә, нәрсә эшләргә? Ул чакта сез башкача эш итә аласыз. Мәсәлән, кызыгыздан: «Сиңа нәрсә булды? Ниләр эшләдең бүген?» — дип сорар урынына аңа үзегезнең башкарган эшләрегез турында сөйләгез. Ул чакта аңа үзе турында я нәрсә эшләгәне турында сөйләргә, бәлки, җиңелрәк булыр. Я балагызның берәр нәрсәгә карашын белер өчен, аңардан дуслары моның турында нәрсә уйлый икәнлеген сорагыз. Шуннан соң ул дусларына нинди киңәш бирер иде дип кызыксынып була.
6. Балагыз сез аны тыңларга әзер икәнен һәм сезнең белән кыенсынмыйча сөйләшеп була икәнен сизсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз?
6 Әлбәттә, балагыз сезнең белән ачык аралашсын өчен, аңа сезнең тыңларга әзер булуыгызны һәм сезнең белән сөйләшү җиңел икәнен сизү мөһим. Бала әти-әнисенең сөйләшер өчен вакыты гел булмаганын күрсә, аларга үз проблемаларын ачып салмас. Балагызга сезнең белән аралашу җиңел булсын өчен нәрсә эшләргә? Бу: «Син минем белән теләсә кайчан сөйләшә аласың»,— дип кенә әйтү түгел. Яшүсмер балагызга шуны белү мөһим: сез аның проблемаларын күпертмәссез дә, кечерәйтмәссез дә. Күп кенә әти-әниләр бу яктан яхшы үрнәк күрсәтә. 19 яшьлек Кейла болай ди: «Мин әтием белән теләсә нәрсә турында сөйләшә алам. Ул сүземне беркайчан да бүлми һәм мине хөкем итми, ул мине тыңлый гына. Шуннан соң ул миңа һәрвакыт иң яхшы киңәшләр бирә».
7. а) Әти-әниләр балалары белән йөрешү кебек темаларга сөйләшкәндә акыллы караш ничек саклый ала? б) Әти-әниләр, үзләре дә сизмәстән, балаларының ачуларын ничек чыгарырга мөмкин?
7 Кайчак сезгә балаларыгыз белән четерекле темаларга, мәсәлән, йөрешү турында, сөйләшергә кирәк булыр. Ук вакытта гел кисәтеп кенә тормагыз. Балаларыгызны андый мәсьәләне акыллы чишәргә өйрәтегез. Әйтик, сез ресторанга килдегез, ди. Менюны ачып карасагыз, анда ризык агулы дигән кисәтүләр генә язылган. Сез бу рестораннан китеп башкасына барырга булырсыз. Балаларыгыз сезгә килеп киңәш сораса, әмма «менюгызда» каты кисәтүләр генә булганын күрсә, шулай ук эшләр. (Көләсәйлеләргә 3:21 укы.) Әти-әниләргә акыллы караш сакларга кирәк. 25 яшьлек Э́мили исемле апа-кардәш болай ди: «Әти-әнием минем белән йөрешү турында сөйләшкәндә, моны кара төскә генә буяп күрсәтми. Аларның әйтүенчә, берәрсе белән якынрак танышу һәм булачак тормыш иптәшен табу шатлык китерә. Шуңа күрә мин алар белән моның турында иркен сөйләшә алам. Мин берәрсе белән йөрешә башласам, аларга моның турында әйтермен».
8, 9. а) Балаларыгызның сүзен бүлмичә тыңлау нинди файда китерә? б) Сез үз балаларыгызны тыңлап нинди уңышларга ирештегез?
8 Кейланың сүзләреннән күренгәнчә, балаларыгызны сабырлык саклап тыңласагыз, үзегез белән сөйләшү җиңел булганын күрсәтерсез. (Ягъкуб 1:19 укы.) Баласын берүзе тәрбияләгән Катя исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Элек мин кызым белән сабыр түгел идем. Мин аңа үз фикерен әйтеп бетерергә ирек бирми идем. Мин я арыганга тыңламый идем, я минем борчыласым килми иде. Хәзер үз тәртибемне үзгәрткәч, кызым да үзгәрде. Ул үз хисләрен миңа инде теләбрәк сөйли».
Аны белер өчен тыңлагыз (3—9 абзацларны кара.)
9 Ро́нальд исемле бер әти кешенең дә яшүсмер кызы белән шундый ук хәл булган. Рональд болай сөйли: «Кызым миңа мәктәптәге бер малайга гашыйкмын дигәч, минем башта ачуым чыкты. Әмма мин Йәһвәнең никадәр түземле һәм үз хезмәтчеләре белән үзен акыллы тотканы турында уйладым. Шуңа күрә кызыма, аны шундук төзәткәнче, үз хисләрен белдерергә ирек бирү яхшырак дип таптым. Мин шулай эш иттем дә, һәм моңа бик шат! Ниһаять, мин кызымның хисләрен аңладым. Ул әйтәсе сүзен әйтеп бетергәч, миңа аның белән игелекле итеп сөйләшергә җиңелрәк булды. Гаҗәеп хәл, ул киңәшемә теләп колак салды һәм эчкерсез, тәртибемне үзгәртермен, диде». Балаларыгыз белән еш аралашып сез аларның фикерләрен һәм хисләрен яхшылап аңларсыз. Ә бу, үз чиратында, сезгә аларның тормышларында ясаган карарларына күбрәк тәэсир итәргә булышырa.
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ТУКЛАНДЫРЫГЫЗ
10, 11. Балаларыгыз читкә китмәсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз?
10 Яхшы көтүче берәр сарыгы көтүдән аерылып калырга мөмкин икәнен белә. Бәлки, сарык башта якында булган чирәмне күреп анда баргандыр, ә аннары ерактагысын күреп анда киткәндер. Шулай итеп ул көтүдән аерылып кала. Бала да начар аралашу я бозык күңел ачулар вәсвәсәсенә бирелеп, рухи яктан куркыныч булган сукмак белән бара башларга мөмкин (Гыйб. сүз. 13:20). Ничек моңа юл куймаска?
11 Балаларыгызны өйрәткәндә, аларның йомшак якларын күреп алгач, кичектермичә эш итегез. Балаларыгызга яхшы сыйфатларын алга таба да үстерергә ярдәм итеп торыгыз (2 Пет. 1:5—8). Моны эшләр өчен яхшы мөмкинлек — атна саен үткәрелгән гаилә белән гыйбадәт кылу. Аның хакында «Безнең патшалык хезмәтебез»дә (2008 ел, октябрь ае) болай диелгән иде: «Гаилә башлыкларының Йәһвә алдында җаваплыклары бар: алар гаилә белән регуляр рәвештә файдалы Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә тиеш». Сез, балаларыгызга көтүче булып, ярату белән бирелгән бу бүләктән тулысынча файдаланасызмы? Сез балаларыгызның рухи ихтыяҗларын беренче урынга куйганда, алар моны бик кадерли. Моңа шикләнмәгез (Мат. 5:3; Флп. 1:10).
Аны яхшы тукландырыгыз (10—12 абзацларны кара.)
12. а) Яшьләр гаилә белән даими үткәрелгән гыйбадәт кылудан нинди файда күрә? («Алар аны кадерли» дигән рамканы кара.) б) Сез үзегез гаилә белән гыйбадәт кылудан нинди файда аласыз?
12 Кари́сса исемле 19 яшьлек бер апа-кардәш гаилә белән гыйбадәт кылуларыннан нинди файда күргәне турында болай дигән: «Барыбызның бергә утырып аралашуыбыз миңа бик ошый. Шулай эшләп без арабызны ныгытабыз. Андый чакларны хәтердә дә саклау күңелле. Әтием гаилә белән гыйбадәт кылуны өзлексез оештыра. Аның бу сорауга җитди караганы мине дәртләндерә һәм үземне дә моңа җитди карарга этәрә. Бу миңа аны әтием буларак һәм рухилыгыбызны кайгыртучы гаилә башы буларак тагы да күбрәк хөрмәт итәргә булыша». 23 яшьлек Бри́ттни исемле бер апа-кардәш болай ди: «Гаилә белән гыйбадәт кылу мине әти-әниемә тагы да якынлаштырды. Шулай итеп мин күрәм ки, алар проблемаларымны ишетергә тели һәм чыннан да минем турында кайгырта. Бу безгә нык һәм бердәм гаилә булырга булыша». Әйе, әти-әниләрнең төп максатлары — балаларын Йәһвәне яратырга өйрәтү, һәм моны эшләр өчен иң яхшы юлларның берсе гаилә белән гыйбадәт кылу булып тораb.
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ҖИТӘКЛӘГЕЗ
13. Балагызны Йәһвәгә хезмәт итәргә дәртләндерер өчен, сез нәрсә эшли аласыз?
13 Яхшы көтүче үз көтүен дөрес юлдан алып барыр өчен һәм аны яклар өчен, юл таягын куллана. Аның төп максатларының берсе — үз сарыкларын «яхшы көтүлеккә» алып бару (Йәз. 34:13, 14). Әти я әни буларак сезнең дә андый максат бар. Балаларыгыз Йәһвәгә хезмәт итсен өчен, сезнең аларга җитәкчелек бирәсе килә. Сез балаларыгызның, мәдхия җырлаучы үзен хис иткән кебек, хис итүләрен телисез. Ә ул болай дигән: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә» (Мәд. 39:9). Андый караш үстергән яшьләр үз тормышларын Йәһвәгә багышлар һәм суга чумдырылу үтәр. Әлбәттә, андый адымны ясар өчен алар инде җитлеккән булырга һәм аларның Йәһвәгә хезмәт итәргә эчкерсез теләкләре булырга тиеш.
14, 15. а) Мәсихче әти-әни нәрсә эшләргә тиеш? б) Ни сәбәптән яшүсмер шикләр белдерергә мөмкин?
14 Ә балаларыгызның рухи яктан үсмәгәннәрен я, хәтта шикләр белдерә башлаганнарын күрсәгез, нәрсә эшләргә? Аларда Йәһвәгә карата ярату үстерегез, һәм аларны Аның бар кылган эшләре өчен рәхмәтле булырга өйрәтегез (Ачыл. 4:11). Шул чакта гына алар, әзер булгач, Аллаһыга хезмәт итәргәме-юкмы дигән карарны үзләре кабул итә алыр.
15 Ә әлегә ул вакыт җитмәгән булса һәм балаларыгыз шикләр белдерә башласа, нәрсә эшләргә? Көтүчеләр булып сез балаларыгызга Йәһвәгә хезмәт итү мәңгелек бәхеткә илтә икәнен һәм иң яхшы тормыш юлы булып тора икәнен күрергә ничек ярдәм итә аласыз? Алар ни өчен шикләнә икәнен белергә тырышыгыз. Мәсәлән, улыгыз чыннан да Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән килешмиме я аның яшьтәшләре алдында үз иманын яклар өчен кыюлыгы гына җитмиме? Кызыгыз Аллаһы нормаларының акыллы булуында шикләнәме я ул чынында үзен ялгыз итеп хис итә һәм аңа башкалар үзеннән читләшә дип тоеламы?
Аны җитәкләгез (13—18 абзацларны кара.)
16, 17. Әти-әниләр балаларына Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләрен үстерергә ничек ярдәм итә ала?
16 Шикләр нәрсә аркасында гына тумасын, сез балагызга аларны тамыры белән йолкып алырга ярдәм итә аласыз. Ничек итеп? Күп кенә әти-әниләр уңышлы кулланган бер ысул — уллары я кызлары белән мондый сораулар биреп фикер алышу: «Син мәсихче булу турында нәрсә уйлыйсың? Синеңчә, мәсихче булуның нинди уңай яклары бар? Йәһвәгә хезмәт итү нинди авырлыклар белән бәйле? Хәзер булган һәм киләчәктә булачак фатихалар турында әйткәндә, синеңчә, алар авырлыклардан өстен чыгамы? Ни өчен син шулай уйлыйсың?» Әлбәттә, сез бу сорауларны допрос алган кебек түгел, ә игелек белән һәм балаларның кызыксынуларын уятып үз сүзләрегез белән бирергә тиеш. Сөйләшкәндә сез Марк 10: 29, 30 ны куллана аласыз. Бәлки, кайбер яшьләр кәгазьне сызык белән икегә бүлеп үз фикерләрен язарга теләр: авырлыклар һәм фатихалар. Бу аларга үз проблемаларын күрергә һәм аларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итәр. Без Изге Язмаларны кызыксынучылар белән төп басмабыз буенча һәм «Аллаһы мәхәббәте» дигән китап буенча өйрәнәбез икән, моны үз балаларыбыз белән бигрәк тә эшләргә кирәк! Сез моны эшлисезме?
17 Вакыт узу белән балаларыгыз кемгә хезмәт итәчәкләрен үзләре карар итәр. Балаларыгыз сезнең иманыгызны үзләреннән-үзләре сеңдерәчәк дип уйламагыз. Аларның Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләре булырга тиеш (Гыйб. сүз. 3:1, 2). Балагызның бу яктан авырлыклары туса, нигә иманга нигез бирүче сорауларны яңадан карап чыкмаска? Аңа мондый сораулар биреп уйланырга ярдәм итегез: «Мин Аллаһының барлыгын кайдан беләм? Йәһвә Аллаһы мине чыннан да кадерли икәненә мине нәрсә инандыра? Йәһвәнең нормалары файдама барганына мине нәрсә ышандыра?» Әти-әниләр, яхшы көтүчеләр булыгыз һәм балаларыгызны сабырлык белән җитәкләгез. Йәһвә юлы иң яхшы тормыш юлы икәненә балаларыгызга инанырга булышыгызc (Рим. 12:2).
18. Әти-әниләр Бөек Көтүче Йәһвәдән үрнәк алып нәрсә эшли ала?
18 Бар мәсихчеләр Бөек Көтүчедән үрнәк алырга тели (Эфес. 5:1; 1 Пет. 2:25). Аеруча әти-әнигә үз көтүен, ягъни үз кадерле балаларын, белергә кирәк. Балалар Йәһвәнең үзләре өчен әзерләп куйган фатихаларын алсын дип, әти-әниләргә көченнән килгәнне эшләп аларны җитәкләргә кирәк. Әйе, бар тырышлыкларыгызны куеп балаларыгызны «көтегез» һәм Йәһвә кушканча тәрбияләп торыгыз!
a Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2008 ел, октябрь—декабрь, 18—20 нче битләрне кара.
b Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 октябрь, 29—31 битләрдәге «Гаилә белән гыйбадәт кылу котылу өчен мөһим!» дигән мәкаләне кара.
c Моны ничек эшләп булганы турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Армагеддон. Нәрсә ул? Ул кайчан килер?» (рус) дигән брошюраның 18—21 нче битләрен кара.