Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.11. 16 б.
  • Изге Язмалар нигезендә җавап

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк!
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Үлгән якыннарыгыз яңадан яши ала!
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.11. 16 б.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАП

Гайсә кешеләрне чыннан да терелткәнме?

Гайсә Лазарны кабердән чакырып үледән терелтә

Гайсә инде дүрт көн үле булган Лазарны үледән терелткән

Инҗилдә Гайсә үлгән кешеләрне тормышка кайтарган дип турыдан-туры әйтелә. Бу вакыйгалар уйлап чыгарылмаган; алар билгеле бер җирдә һәм билгеле бер вакытта булган. Мәсәлән, б. э. 31 елның җәй көнендә күп халык Гайсә белән Кәпернаумнан Наинга барган. Наинда аларга тагын бик күп кеше кушылган. Аннары булган терелтү турында хәбәр ышанычка лаек, чөнки ул Аллаһы Сүзендә, Инҗилдә язылган, һәм шулай ук бу терелтү күп кеше алдында эшләнгән булган. (Лүк 7:11—15 укыгыз.)

Моннан тыш, Гайсә инде дүрт көн үле булган үз дустыңны, Лазарны, үледән терелткән. Гайсә шул көнне башкарган эш турында хәбәр ышанычка лаек, чөнки бу могҗизаны күп шаһит үз күзләре белән күргән. (Яхъя 11:39—45 укыгыз.)

Ни өчен Гайсә кешеләрне терелткән?

Кешеләрне терелтергә Гайсәне кызгану хисе дәртләндергән. Аның шулай ук шуны күрсәтәсе килгән: аның Атасы, тормышны Барлыкка Китерүче, аңа үлем өстеннән көч биргән. (Яхъя 5:21, 28, 29 укыгыз.)

Гайсәнең кешеләрне терелтүе шуны исбатлый: аның киләчәк турындагы вәгъдәләре тормышка ашачак. Ул күп кешеләрне, шул исәптән тәкъва булмаган, ягъни хак Аллаһы турында бернәрсә дә белмәгән кешеләрне, терелтәчәк. Аларга Йәһвә Аллаһы турында белем алырга һәм аны яратырга мөмкинлек биреләчәк. (Рәсүлләр 24:15 укыгыз.)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу