Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w14 1.12. 16 б.
  • Изге Язмалар нигезендә җавап

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рухи сорауларга җавап
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
    Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Газаплар кайчан да булса бетәрме?
    Газаплар кайчан да булса бетәрме?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2014 ел
w14 1.12. 16 б.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ ҖАВАП

Бала Аллаһыны яратырга ничек өйрәнә ала?

Ата кеше үз баласын Аллаһының иҗади эшләренә игътибар итеп өйрәтә

Балагыз Аллаһы турында белем алсын өчен һәм аны яратсын өчен, игътибарын Йәһвәнең иҗади эшләренә туплагыз

Балагыз Аллаһыга ышанса һәм аның яратуында шикләнмәсә генә, Аллаһыны яратырга өйрәнер. Балагыз Аллаһыны яратсын өчен, аңа Аллаһы турында белем алырга кирәк (1 Яхъя 4:8). Мәсәлән, аңа мондый сорауларга җавап алу мөһим: ни өчен Аллаһы кешеләрне яраткан? Ни өчен ул газапларга юл куя? Аның кешеләргә карата нияте нинди? (Филипиялеләргә 1:9 укыгыз.)

Балагыз Аллаһыны яратырга өйрәнсен өчен, сез үзегез Аллаһыны яратырга тиеш. Шулчак ул сезнең үрнәгегезгә иярер. (Канун 6:5—7; Гыйбрәтле сүзләр 22:6 укыгыз.)

Баланың күңелен ничек кузгатырга?

Аллаһы Сүзе кодрәтле (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә балагызны аның төп тәгълиматларына өйрәтегез. Кешеләрнең күңелләренә үтеп керерлек сөйләр өчен, Гайсә пәйгамбәр сораулар биргән, кешеләрне тыңлаган һәм аларга Язмаларда язылганнарны аңлаткан. Балагызның күңеле кузгалсын өчен, сезгә аны, Гайсә кешеләрне өйрәткән кебек, өйрәтергә кирәк. (Лүк 24:15—19, 27, 32 укыгыз.)

Изге Язмалардан Аллаһының кешеләр белән мөнәсәбәтләре турында укып белеп була. Шушы өзекләр ярдәмендә балагыз Аллаһы турында белем ала һәм аны яратырга өйрәнә ала. Бу яктан сезгә сайтыбыздагы (www.jw.org/tt) басмалар ярдәм итә ала. (2 Тимутигә 3:16 укыгыз.)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу