Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.2. 3 б.
  • Авыр эш. Әле дә модадамы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Авыр эш. Әле дә модадамы?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эшне яратыр өчен нәрсә эшләргә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Эшеңнән канәгатьлек тап
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Тырыш хезмәтегездән канәгатьлек табыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • «Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» (1 нче өлеш)
    Безнең изге хезмәтебез 2012
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.2. 3 б.
Күңелсезләнгән яшь ир кеше утыра, ә аның бригадасы эшен дәвам итә

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ЭШЕБЕЗ ОШАСЫН ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

АВЫР ЭШ. Әле дә модадамы?

Алексның эшли торган компаниясе күченә. Грузовикка коробкалар ташый-ташый, ул сулап куя. «Әллә миңа гомер буе шунда эшләргәме? — дип эченнән генә уйлый ул.— Кайчан инде мин юньле эш табармын? Их, бөтенләй эшләмәскә иде!»

Күпләр бүген Алекс кебек уйлый. Аларның авыр эш эшлисе килми. Аарон исемле бер автомеханик болай ди: «Күп кенә кешеләр кара эш аларны түбәнсетә дип саный. Алар: „Яхшырак эш тапсам, шунда ук таярмын“,— дип уйлый».

Ни өчен күпләрнең авыр эштә эшлисе килми? Бәлки, алар массакүләм мәгълүмат чараларының «идеаль» тормышка карашын үзләштергәндер. Алар балда-майда йөзеп бармакка бармак та сукмыйча яшәргә тели. Мэттью исемле бер техник хезмәткәр болай ди: «Күпләр, үзеңне тәэмин итәр өчен авыр эштә эшләсәң, әллә ни зур уңышка ирешмәссең, дип уйлый». Җыештыручы булып эшли торган Шейн исемле бер ир-ат шундый ук фикергә килгән. Ул: «Бүген эш хакы өчен тулы көн эшләргә теләүче кеше инде юк»,— ди.

Башка кешеләр исә авыр эш ярата. Алар үз тормышлары белән канәгать. Мәсәлән, Дэниел исемле 25 яшьлек төзүче: «Минемчә, авыр эш эшләсәң, зур канәгатьлек кичерерсең, ә изге максат өчен эшләсәң, шатлыгың тагы да зуррак булыр»,— ди. 23 яшьлек Андре Дэниел белән ризалаша: «Эшләү шатлык белән канәгатьлек китерә. Эшеңне киметсәң һәм ялкаулансаң, шатлыгың озакка җитмәс, ләкин ямансулы хисләргә бирелерсең».

Дэниел һәм Андре кебек кешеләр авыр эшкә уңай караш белән карарга ничек өйрәнгән? Кыскача әйткәндә, Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәп. Изге Язмалар авыр эшнең әһәмиятен төшерми. Ул тырышып һәм көч куеп эшләүне мактап телгә ала. Аллаһы Сүзе эшләргә генә түгел, ә эшне яратырга да өйрәтә.

Изге Язмалардагы кайсы принциплар безгә эшебезне яратырга булышыр? Әйдәгез, киләсе мәкаләдән кайберләрен карап чыгыйк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу