Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.3. 16 б.
  • Рухи сорауларга җавап

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рухи сорауларга җавап
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Раббы Кичәсе ничек үткәрелә?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Күк һәм җирдә булганнарны җыю
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.3. 16 б.

РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП

Ни өчен Гайсәнең үлемен искә алу мөһим?

Бәхетле кешеләр җирдәге оҗмахта шатланып яши

Гайсә Мәсихнең үлеме нинди киләчәккә юл ачкан? (Ишагыя 25:8; 33:24)

Гайсәнең үлеме — тарихтагы иң мөһим вакыйга: Гайсә кешеләр Аллаһының башлангыч нияте буенча яшәсен өчен үлгән. Аллаһы кешене барлыкка китергәндә, аның күңеленә явызлык кылу теләген салмаган. Аның нияте буенча, кеше чирләргә һәм үләргә тиеш булмаган (Яратылыш 1:31). Ләкин гөнаһ беренче кеше Адәм аша дөньяга үтеп кергән. Гайсә безне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен үз тормышын корбанга китергән. (Маттай 20:28; Римлыларга 6:23 укыгыз.)

Аллаһы үз Улын безнең хакка үләргә җиргә җибәреп безгә карата үзенең зур яратуын күрсәткән (1 Яхъя 4:9, 10). Гайсә үз шәкертләренә үз үлемен искә алырга кушкан. Бу вакыйга гади итеп, икмәк белән шәрабны кулланып үткәрелергә тиеш булган. Аны һәр ел үткәреп, без Аллаһы белән Гайсәнең безгә карата күрсәткән яратулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. (Лүк 22:19, 20 укыгыз).

Икмәк белән шәрабтан кем авыз итәргә тиеш булган?

Гайсә беренче тапкыр үз шәкертләренә үлемен искә алырга кушканда, бер килешүне телгә алган (Маттай 26:26—28). Бу килешү нигезендә шәкертләрнең чикле саны Гайсә белән бергә күктә патшалар һәм руханилар булып хезмәт итә ала. Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә миллионлаган кеше килсә дә, бу килешүдә катнашучылар гына икмәк белән шәрабтан авыз итә. (Ачылыш 5:10 укыгыз.)

Инде якынча 2 000 ел Йәһвә булачак патшаларны сайлый (Лүк 12:32). Аларның саны җирдә мәңге яшәячәк кешеләрнең саныннан кимрәк. (Ачылыш 7:4, 9, 17 укыгыз.)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу