Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.6. 6-7 б.
  • Фәннең мөмкинлекләре чикле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фәннең мөмкинлекләре чикле
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фән тормышыгызга ничек тәэсир итә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Йәһвә Шаһитләре һәм фән
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.6. 6-7 б.
Белгеч лабораториядә

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ФӘН ТОРМЫШЫГЫЗГА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

Фәннең мөмкинлекләре чикле

Соңгы елларда «яңа атеизмны» яклаучы китаплар чыга башлады. Алар үзләренә зур игътибар җәлеп итеп еш кына бәхәсләр тудыра. Дэвид Иглман исемле нейробилог моның турында менә нәрсә язган: «Андый китапларны укучыларга... галимнәр бар сорауларга җавап белә кебек тоела... Ләкин яхшы белгечләр һәрвакыт ачык карашлы булып кала, аларның эшләрендә гел көтмәгән ачышлар килеп чыга».

Телескоп кулланучы астроном

Сүз дә юк, гасырлар дәвамында сәләтле белгечләр дөньяның серләрен аңларга теләп гаҗәеп ачышлар ясаган. Ләкин кайберләре фәнни тикшерүләр вакытында җитди хаталар да җибәргәннәр. Мәсәлән, иң бөек галимнәрнең берсе Исаак Ньютон гравитация көченең планеталарны, йолдызларны һәм галактикаларны галәмгә ничек туплаганын тасвирлаган. Шулай ук ул компьютерда проеклаштыру, космология белән атом-төш физикасында кулланылган санау системасын уйлап чыгарган. Шулай да Ньютон алхимия, ягъни астрологиягә һәм магия формулаларына нигезләнгән «фән» белән шөгыльләнгән. Ә шул «фән» кургаш белән башка металларны алтынга әйләндерү чараларын өйрәнгән.

Ньютонга кадәр 1 500 дән артык ел элек яшәгән грек астрономы Птолемей күкне гади күз белән күзәткән. Ул планеталарның төнге күктә хәрәкәт итүен бәян иткән һәм картографиянең нигезен салган. Ләкин ул Җирне галәмнең үзәге дип күз алдына китергән. Астрофизик Карл Саган Птолемей турында: «Ул яклап килгән дөньяның геоцентрик системасына кешеләр 1 500 ел ышанып яшәгән. Бу безнең өчен яхшы искә төшерү: зур акылга ия булу җитди хаталар җибәрүдән сакламый»,— дигән.

Изге Язмаларны укучы галим

Бүген дә белгечләр кайчак ялгыша. Алар бер вакыт галәм турында бар белемне җыя алырлармы? Һичшиксез, фән зур прогресска ирешкән һәм күп файда китерә, шулай да безгә фәннең мөмкинлекләре чикле икәнен дә истә тоту мөһим. Пол Дэвис исемле физик: «Бөтен сорауларга тулы җавап бирә торган төгәлләнгән логик формула булса да, ул алдан ук уңышсызлыкка дучар ителер иде»,— дип әйткән. Бу сүзләр бер бәхәссез хакыйкатьне кабатлый: адәм балалары тирә-юньдәге нәрсәләргә бөтенләй төшенеп бетә алмый. Шуңа күрә фәннең теләсә нәрсәне аңлата алам дигән фикеренә берсүзсез ышану дөрес булмас иде.

Шулай итеп, фән бирә алмаган белемне безгә Изге Язмалар бирә.

Изге Язмаларда табигатьтә булган могҗизалар турында: «Болар аның юлларының кырыйлары гына, аның турында пышылдау гына ишетелә!» — диелә (Әюп 26:14). Кешегә әле күп нәрсәне беләсе бар. Рәсүл Паулның якынча 2 000 ел элек язган сүзләре әле дә хак: «Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме нинди бөек! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, аның юллары төшенә алмаслык!»

Фән бирә алмаган белем

Фән тирә-юнь турында белем бирсә, Изге Язмалар тормыш өчен кирәкле принциплар һәм җитәкчелек бирә. Алар кешеләргә тату яшәргә һәм бәхетле мәгънәле тормыш алып барырга булыша. Берничә мисал карап чыгыйк.

  • «Стоп» билгесе

    Җинаятьчелекне туктату

    Тормыш бүләген кадерләгез

    «Кеше үтермә» (Чыгыш 20:13).

    «Кардәшен нәфрәт итүче һәркем кеше үтерүче була» (1 Яхъя 3:15).

    Тынычлык эзләгез

    «Яманнан читкә кит, яхшылык кыл, тынычлыкны эзлә һәм аны тот» (Мәд. 33:15).

    «Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә» (Ягъкуб 3:18).

    Җинаятьчелектән качыгыз

    «Ходай тәкъваны да сынап тора, әмма бозыкны һәм мәсхәрәләүне сөючене Аның җаны нәфрәт итә» (Мәд. 10:5).

    «Көченә таянып бүтәннәргә җәбер кылучы кеше белән ярышма, аның бер генә әмәлен дә үзеңә үрнәк итмә; чөнки яманлык кылу — Раббы алдында зур кабахәтлек» (Гыйбрәтле сүзләр 3:31, 32).

  • Гаилә

    Гаилә бәхете

    Әти-әниләргә буйсыныгыз

    «Балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез, чөнки бу Аллаһы карашыннан дөрес. „Ата-анаңны хөрмәт ит“ — Аллаһының беренче әмере һәм ул аны мондый вәгъдә белән бергә биргән: „Шунда тормышың яхшы булыр, җир йөзендә озын гомерле булырсың“» (Эфеслеләргә 6:1—3).

    Баларыгызны үстерегез

    «Балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» (Эфеслеләргә 6:4).

    «Балаларыгыз күңелсезләнеп китмәсен өчен, аларны ярсытмагыз» (Көләсәйлеләргә 3:21).

    Тормыш иптәшегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез

    «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратсын, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфеслеләргә 5:33).

  • Агач

    Тирә-якны саклау

    Борынгы Исраилдәге җирне пычратучылар турында: «Җирне анда яшәүчеләр нәҗесләде... [Алар] гаепле дип табылды»,— дип әйтелгән (Ишагыя 24:5, 6). Аллаһы табигатьне жәлләмичә пычратучыларны хөкем итәчәк. Ул «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18). Алар судан коры чыкмас.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу