БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ҮЛЕМНӘН СОҢ ТОРМЫШ БАРМЫ?
Үлгәннәрнең өметләре бармы?
Алар яңадан яши аламы?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП. «Аның [Гайсәнең] тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).
Бу сүзләрдән күренгәнчә, Гайсә үз Патшалыгының идарәсендә кешелекнең гомуми кабере бушаячак дип пәйгамбәрлек иткән. «Яхъя 5:28, 29 беренче тапкыр укыгач, мин гаҗәпкә калдым,— дип искә төшерә кереш мәкаләдә телгә алынган Фернандо.— Бу шигырь миңа өмет бирде, һәм мин киләчәккә ышаныч белән карый башладым».
Борынгы заманда яшәгән Әюп исемле тәкъва кеше шикләнмәгән: үлсә дә, Аллаһы аны тормышка кире кайтарачак. Әюп: «Кеше үлгәч, яңадан яшәрме?» — дип сораган. Шуннан соң ул ышыныч белән: «Үземнең бар коллык көннәремдә [кабердә булган чакта], азат ителгәнче, көтәрмен. Син дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен»,— дип әйткән (Әюп 14:14, 15).
Лазарның терелтелүе бездә киләчәккә өмет уята
Лазарның апасы Марта үледән терелү булачагы турында инде белгән. Энесе Лазар үлгәч, Гайсә Мартага: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дигәч, Марта аңа: «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— дип җавап биргән. Гайсә Мартага: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк»,— дигән (Яхъя 11:23—25). Шуннан соң озак та үтмәстән Гайсә Лазарны үледән терелткән! Бу дулкынландыргыч вакыйга безгә киләчәктәге әһәмиятле вакыйгаларны алдан күрергә мөмкинлек бирә. Күз алдыгызга китереп карагыз, бөтен җир йөзендә үлгәннәр үледән тереләчәк!
Берәрсе күккә барырмы?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП. Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, Гайсә Мәсихнең үледән терелүе Изге Язмаларда искә алынган сигез кешенең терелүеннән аерылып торган. Бу 8 кеше җирдә яшәр өчен терелтелгән булган. Әмма Гайсәнең үледән терелүе турында: «Гайсә Мәсих... күккә күтәрелгән һәм хәзер Аллаһының уң ягында»,— диелгән (1 Петер 3:21, 22). Гайсәдән тыш берәрсе күктә яшәр өчен терелтеләчәкме? Җирдә яшәгәндә Гайсә үз шәкертләренә: «Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын»,— дип әйткән (Яхъя 14:3).
Мәсих күккә барып кайбер шәкертләренә урын әзерләгән. Аларның саны 144 000 тәшкил итәчәк (Ачылыш 14:1, 3). Алар күктә нишләр?
Алар мөһим эш белән мәшгуль булыр! Инҗилдә болай дип әйтелә: «Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изге. Икенче үлем алар өстеннән хакимлек итми. Алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк» (Ачылыш 20:6). Күктә яшәр өчен тереләчәк шәкертләр Мәсих белән бергә патша-руханилар булып җир өстеннән идарә итәчәк.
Тагын кем терелтеләчәк?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП. Инҗилдә рәсүл Паулның мондый сүзләре язылган: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга өмет баглыйм» (Рәсүлләр 24:15).
Аллаһы Сүзе үлеп киткән миллиардлаган кешенең үледән терелтеләчәгенә ышандыра
«Тәкъва кешеләр» дип әйткәндә, Паул кемне күздә тоткан? Бер мисал карап чыгыйк. Олы яшькә җиткән тугры Даниялга: «Син тирән йокыга талырсың, әмма көннәр ахырында әҗереңне алу өчен торырсың»,— дип әйтелгән булган (Даниял 12:13). Даниял үлем йокысыннан кайда уяныр? «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— диелә Изге Язмаларда (Зәбур 36:29). Ә Гайсә: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачаклар»,— дип пәйгамбәрлек иткән (Маттай 5:5). Даниял һәм башка тугры хатын-кызлар белән ир-атлар җирдә үледән терелеп мәңге яшәячәк.
Ә «тәкъва булмаганнар» дип әйткәндә, Паул кемне күздә тоткан? Ул миллиардлаган кешеләрне күздә тоткан: аларның Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә һәм аның буенча яшәргә мөмкинлекләре булмаган. Үледән терелтелгәч, алар өчен Йәһвәa белән Гайсәне белергә һәм аларга якынлашырга мөмкинлек ачылачак (Яхъя 17:3). Аллаһыга хезмәт итәргә булсалар, алар Аллаһы яшәгән хәтле, ягъни мәңге яшәячәк.
Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән кешеләр камил сәламәтлеккә ия булып мәңге яшәр
Җирдәге тормыш нинди булачак?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ҖАВАП. Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4). «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр, йөзем бакчалары утыртыр һәм җимешләрен ашар» (Ишагыя 65:21).
Уйлап кына карагыз, сез яңа дөньяда үледән терелтеләчәк якыннарыгыз белән бергә яши аласыз! Шулай да бер сорау ачык кала: үледән терелтелүнең булачагын без кайдан беләбез?
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.