Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 15.10. 9-13 б.
  • «Безнең иманыбызны арттырчы»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Безнең иманыбызны арттырчы»
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АЛЛАҺЫ ХУШ КҮРГӘН ИМАН
  • ИМАНЫБЫЗНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?
  • ИМАНЫБЫЗНЫ ЭШЛӘР КЫЛЫП КҮРСӘТҮ
  • ИМАН ТУРЫНДАГЫ ҮТЕНЕЧЛӘР ҖАВАПСЫЗ КАЛМЫЙ
  • Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Син яхшы хәбәргә иман итәсеңме?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Иман — көч бирүче сыйфат
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Иманың ни дәрәҗәдә нык?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 15.10. 9-13 б.
Эшчәнлегебез чикләнгән җирдә Йәһвә Шаһитләре җыелыш очрашуын караңгы подвалда үткәрә

«Безнең иманыбызны арттырчы»

«Иманым җитмәсә, ярдәм ит!» (МАРК 9:24)

ҖЫРЛАР: 54, 24

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен иманыбызны ныгыту үтә мөһим?

  • Иманны үстерер өчен нәрсә эшләргә?

  • Иманыбызның тере икәнен ничек күрсәтергә?

1. Иман никадәр мөһим? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

СЕЗНЕҢ: «Йәһвә мине бөек афәттә коткарырмы, һәм мин яңа дөньяда яшәүчеләр арасында булырмынмы?» — дип уйлаганыгыз бардыр. Әйе, котылыр өчен берничә мөһим якка игътибар итәргә кирәк. Аларның берсе турында рәсүл Паул болай дигән: «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый» (Евр. 11:6). Бу таләп гади булып күренсә дә, «кайбер кешеләр иман итми» (2 Тис. 3:2). Бу шигырьләрдән күренгәнчә, иманны ныгыту үтә мөһим.

2, 3. а) Петернең сүзләреннән иманның мөһимлеге ничек күренә? ә) Хәзер нинди сораулар каралачак?

2 Рәсүл Петер иманның мөһимлеген ассызыклаган. Ул сыналган иманның «Гайсә Мәсихнең килгәнлеге ачык күренеп торганда... мактау, дан һәм хөрмәт» китерәчәге турында әйткән. (1 Петер 1:7 укы.) Бөек афәт тиз якынлашып бара, шуңа күрә без данлыклы Патшабызның килгәнлеге ачык күренеп торганда ул мактаячак иманга ия булырга телибез. Әйе, безнең үз җаннарыбызны «саклар өчен иманга ия булган кешеләрдән» буласыбыз килә (Евр. 10:39). Шул максаттан чыгып, без Изге Язмаларда искә алынган бер кеше кебек: «Иманым җитмәсә, ярдәм ит!» — дип сорарга мөмкин (Марк 9:24). Яисә без Гайсәнең рәсүлләре кебек: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип үтенәбез (Лүк 17:5).

3 Иманга килгәндә, мондый сораулар туа: бу сыйфатны ничек үстерергә? Иманны эшләребез белән ничек күрсәтергә? Иман турындагы үтенечләребез җавапсыз калмаячагын без кайдан беләбез?

АЛЛАҺЫ ХУШ КҮРГӘН ИМАН

4. Кемнең мисаллары безне иманыбызны ныгытырга этәрә ала?

4 «Элек язылганнарның барысы да... безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган», шуңа күрә без Изге Язмаларда искә алынган һәм иман күрсәткән кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнәбез (Рим. 15:4). Ибраһим, Сара, Исхак, Ягъкуб, Муса, Рәхәб, Гидеон, Барак һәм башка кешеләрнең мисаллары безне үз иманыбызны тикшерергә дәртләндерергә мөмкин (Евр. 11:32—35). Өстәвенә, безнең көннәрдә яшәүче кардәшләрнең гаҗәеп иман күрсәткәннәре турында укыганда, бу безне үз иманыбызны ныгытыр өчен тырышлыклар куярга этәрәa.

5. Ильясның Йәһвәгә нык иман иткәне нәрсәдән гыйбарәт, һәм аның мисалы безне нәрсә турында уйланырга дәртләндерә?

5 Изге Язмаларда язылган мисалларның берсе — Ильяс пәйгамбәр. Ул Йәһвәгә тулысынча таянган. Аның тормышындагы кайбер вакыйгалар моны ачык итеп күрсәтә. Ильяс Ахаб патшага Йәһвәнең корылык китерәчәге турындагы хәбәрен һич курыкмыйча җиткергән. Ул: «Йәһвә белән ант итәм... мин әйтмәсәм, чык та төшмәячәк, яңгыр да яумаячак!» — дигән (1 Пат. 17:1). Ильяс Йәһвәнең аның үзен дә, башкаларны да корылык вакытында бар кирәклесе белән тәэмин итәчәгенә бер дә шикләнмәгән (1 Пат. 17:4, 5, 13, 14). Бер тол хатынның баласы үлгәч, ул Йәһвәнең бу баланы үледән терелтә алуына ышанган (1 Пат. 17:21). Кармил тавында булган чакта Ильяс Йәһвәдән ут иңеп үзенең корбанын йотачагына бер дә шикләнмәгән (1 Пат. 18:24, 37). Йәһвә корылыкны бетерергә булгач, яңгыр явачагына һичнинди билге булмаса да, Ильяс Ахабка: «Бар, ашап-эчеп ал, чөнки каты яңгыр тавышы ишетелә»,— дип әйткән (1 Пат. 18:41). Бу очраклар безне иманыбызның никадәр нык булуын тикшерергә әллә дәртләндермиме?

ИМАНЫБЫЗНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

6. Иманны үстерер өчен Йәһвәдән нәрсә сорау мөһим?

6 Без иманны үз көчебез белән генә үстерә алмыйбыз. Иман — Аллаһының изге рух җимешенең бер өлеше (Гәл. 5:22). Шуңа күрә Гайсәнең киңәшенә колак салып Аллаһыдан изге рухны күбрәк сорасак, бу акыллы булыр иде. Чөнки Гайсә безгә «Ата үзеннән сораучыларга изге рухны... бирәчәк» дип вәгъдә иткән (Лүк 11:13).

7. Иманыбыз нык булсын өчен нәрсә эшләргә? Мисал китерегез.

7 Иманыбыз нык булып киткәч, без аны алга таба да «тукландырып» торырга тиеш. Иманыбызны учак белән чагыштырып була. Учакны ягып җибәргәч, ул дөрләп яна. Әмма бернәрсә дә эшләмәсәң, ул әкрен-әкрен утлы күмергә һәм ахыр чиктә көлгә әйләнәчәк. Әмма учакка һәрвакыт утын өстәп торсаң, ул сүнмичә янып торачак. Иманыбызны да Аллаһы Сүзе белән регуляр рәвештә «тукландырып» торсак, ул тере булачак. Изге Язмаларны җентекләп өйрәнсәк, безнең бу китапка һәм аның Авторына карата яратуыбыз үсәчәк. Бу исә безнең иманыбыз өчен нык нигез булып торачак.

8. Иманны үстерергә һәм аны нык килеш сакларга нәрсә булыша ала?

8 Иманны үстерер өчен һәм ул нык булып калсын өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк? Суга чумдырылу үтәр алдыннан алган белемегез белән генә чикләнмәгез (Евр. 6:1, 2). Изге Язмалардагы үтәлгән пәйгамбәрлекләргә игътибар итү иманыгызны һичшиксез ныгыта ала. Шулай ук Аллаһы Сүзе ярдәмендә иманыбызның никадәр нык булуын тикшереп була. (Ягъкуб 1:25; 2:24, 26 укы.)

9, 10. а) Яхшы аралашу... ә) Җыелыш очрашулары... б) Вәгазьләү эше безгә иманны үстерергә ничек булыша?

9 Рәсүл Паул мәсихчеләргә иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндереп була дип әйткән (Рим. 1:12). Без кардәшләр белән, аеруча «сыналган иманы» булган кардәшләр белән аралашканда, бер-беребезнең иманын ныгытабыз (Ягък. 1:3). Яманнар белән аралашу иманыбызны җимерә, ә яхшы аралашу аны ныгыта (1 Көр. 15:33). Менә ни өчен безгә «бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмаска» һәм «бер-беребезне рухландырып торырга» киңәш ителә. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Өстәвенә, җыелыш очрашуларында без иманыбызны ныгытучы үгет-нәсыйхәт ишетәбез. Паул: «Иман ишеткән сүздән килә»,— дип әйткән (Рим. 10:17). Мәсихче очрашуларга килеп кардәшләр белән аралашу тормышыбызның мөһим өлеше булып торамы?

10 Вәгазьләгәндә без башкаларның иманнарын үстерәбез, ә үз иманыбызны ныгытабыз. Беренче мәсихчеләрдән үрнәк алып, без тулысынча Йәһвәгә ышанырга һәм теләсә нинди шартларда кыюлык белән сөйләргә өйрәнәбез (Рәс. 4:17—20; 13:46).

11. Ни өчен Кәлеб белән Йошуаның иманнары нык булган, һәм без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

11 Тормышыбызда Йәһвәнең ярдәмен сизгәндә һәм догаларыбызга җавап алганда, иманыбыз үсә. Кәлеб белән Йошуа очрагында нәкъ шулай булган да. Вәгъдә ителгән җирне шымчылаганда алар Йәһвәгә карата үз иманнарын күрсәткән. Соңрак та Йәһвә җитәкчелеген күреп яшәгәндә, аларның иманнары тагы да үскән. Шуңа күрә Йошуаның исраиллеләргә нык ышаныч белән: «Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады»,— дип әйткәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Соңрак ул болай дип өстәгән: «Шуңа күрә Йәһвәне тирән хөрмәт итегез, аңа сафлык һәм тугрылык белән хезмәт итегез... Ә мин һәм минем йортым — без Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез» (Йош. 23:14; 24:14, 15). Йәһвәнең игелеген татыганда, безнең дә иманыбыз ныгый барачак (Зәб. 33:9).

ИМАНЫБЫЗНЫ ЭШЛӘР КЫЛЫП КҮРСӘТҮ

12. Ягъкуб сүзләреннән күренгәнчә, иманыбыз нәрсәдә күренә?

12 Иманыбызның тере икәнен ничек күрсәтергә? Шәкерт Ягъкуб болай ди: «Мин сиңа үз иманымны игелекле эшләр кылып күрсәтермен» (Ягък. 2:18). Әйе, иманыбызның нык булуы эшләребездә күренә. Кайбер мисалларга игътибар итик.

Йәһвә Шаһитләре гаиләсе: 1. Изге Язмаларны өйрәнә, 2. хезмәттә катнаша, 3. ял итә

Хезмәттә кулдан килгәнне эшләгән кардәшләр үзләрендә көчле иман булуын дәлилли (13 нче абзацны кара.)

13. Вәгазьләү эше иманыбызның булуын ничек дәлилли?

13 Вәгазьләү эшендә катнашу — иманыбызны белдерү өчен искиткеч мөмкинлек. Ни өчен? Чөнки бу эштә катнашыр өчен, безгә Аллаһының үз вакытында бу дөнья төзелешен бетерәчәгенә һәм аның ахыры «соңга калмаячагына» ышанырга кирәк (Хаб. 2:3). Хезмәттә никадәр ашкынып катнашуыбыз иманыбызның никадәр нык булуын күрсәтә. Без кулдан килгәннең барысын да эшлибезме һәм хезмәтебезне киңәйтергә тырышабызмы? (2 Көр. 13:5) Әйе, кешеләргә яхшы хәбәрне игълан итү иманның йөрәгебездә булуына көчле дәлил булып тора. (Римлыларга 10:10 укы.)

14, 15. а) Без үз иманыбызны көндәлек тормышыбызда ничек күрсәтә алабыз? ә) Бер кардәш нык иманын үз эшләре белән ничек күрсәткән?

14 Көндәлек авырлыкларга очраганда да без иманыбызны күрсәтәбез. Чир, өмет өзелү, күңел төшенкелеге, ярлылык я башка проблемалар кичергәндә без Йәһвәнең һәм аның Улының безгә, «ярдәм кирәк булганда», булышачагына бер дә шикләнмибез (Евр. 4:16). Андый иманны без Аллаһыга рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү турында дога кылганда гына түгел, ә башка үтенечләребезне җиткергәндә дә күрсәтәбез. Гайсә без материаль әйберләр турында да, шул исәптән «бу көнгә кирәкле икмәгебез» турында дога кыла алабыз дип әйткән (Лүк 11:3). Изге Язмалар Йәһвәнең безнең турында кайгырта алуына ышандыра. Исраилдә бик каты корылык хөкем сөргәндә, Йәһвә Ильясны ризык һәм су белән тәэмин иткән. Изге Язмаларда язылганча, «козгыннар аңа иртә-кич икмәк белән ит китереп торган, ә суны ул шундагы елгадан эчкән» (1 Пат. 17:3—6). Без Йәһвәнең безнең бар кирәклесе булсын өчен вакыйгалар барышына тәэсир итә алуына ышанабыз.

Апа-кардәш: 1. Баласы яткан карават янында дога кыла, 2. баласын ашата, 3. баласын коляскада йөртә

Көндәлек авырлыкларга очраганда без иманыбызны күрсәтәбез (14 нче абзацны кара.)

15 Изге Язмалардагы принципларны куллансак, без гаиләбезнең ихтыяҗлары турында кайгырта алачакбыз. Азиядә яшәүче кияүдә булган Ребекка исемле апа-кардәш моңа үзе инанган. Ул һәм аның гаиләсе Маттай 6:33 һәм Гыйбрәтле сүзләр 10:4 тә язылган сүзләр буенча эш итеп, Патшалык эшләрен беренче урынга куйган һәм тырыш эшчеләр булган. Ребекка сүзләре буенча, бервакыт аның ире үзенең дөньяви эшенең һәм эш графигының гаилә рухилыгын куркыныч астына куйганын тойган. Шуңа күрә ул үз эшен калдырган. Әмма аларга дүрт баласын кайгыртырга кирәк булган. Ребекка болай дип сөйли: «Без тәм-том әзерли башладык һәм аларны саттык. Еллар буе шулай яшәп, без Йәһвәнең үзебезне беркайчан да калдырмаганын сиздек. Ашарыбызга ризык һәрвакыт бар иде». Әйе, Изге Язмаларда кешеләр өчен иң яхшы җитәкчелек бар. Моңа ышанычыгызны күрсәтер өчен, сезнең дә, бәлки, үз тормышыгызда андый мөмкинлек булгандыр.

16. Аллаһыга таянуның нәтиҗәсе нинди?

16 Аллаһының җитәкчелегенә буйсыну безгә тик файда китерә. Моңа беркайчан да шикләнмик. Паул Хабакукның Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән сүзләрен китереп болай дип язган: «Тәкъва үз иманы белән яшәр» (Гәл. 3:11; Хаб. 2:4). Шуңа күрә безгә чыннан да ярдәм итә алган Шәхескә ышану бик мөһим. Паул шуны исебезгә төшерә: «Аллаһы үзебездә эш итүче кодрәте ярдәмендә без сораган яки уйлаган бар нәрсәләрдән күпкә күбрәкне эшли ала» (Эфес. 3:20). Йәһвәнең хезмәтчеләре аның ихтыярын үтәр өчен кулдан килгәннең барысын эшләсә дә, үз мөмкинлекләре чикле икәннәрен белә һәм Йәһвәнең фатихасына өметләнә. Әллә без Аллаһының безнең белән булуына шатланмыйбызмы?

ИМАН ТУРЫНДАГЫ ҮТЕНЕЧЛӘР ҖАВАПСЫЗ КАЛМЫЙ

17. а) Рәсүлләр иман турында сорагач, нинди җавап алган? ә) Аллаһыдан иманыбызның арттыруын сорасак, үтенечебез җавапсыз калмаячагын без кайдан беләбез?

17 Бу мәкаләне карап чыккач, без үзебезне үзләренең Хуҗасына мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән рәсүлләр кебек хис итәбездер: «Безнең иманыбызны арттырчы» (Лүк 17:5). Рәсүлләр бу үтенечкә төгәл җавапны б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә алган. Ул көнне рәсүлләргә изге рух иңгән, һәм алар Йәһвә Аллаһының ниятен тирәнрәк аңлый башлаган. Бу аларның иманын һичшиксез ныгыткан. Нәтиҗәдә алар моңарчы беркайчан да булмаган иң зур вәгазьләү эшенә керешкән (Көл. 1:23). Аллаһыдан иманыбызның арттыруын сорасак, ул безгә җавап бирерме? Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының «ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та», ул җавап бирәчәк (1 Яхъя 5:14).

18. Үз иманын үстергән кешеләрне Йәһвә ничек фатихалый?

18 Һичшиксез, без Йәһвәгә тулысынча таянганда аның йөрәген шатландырабыз. Йәһвәдән күбрәк иман сорасак, ул безгә җавап бирәчәк, иманыбыз нык булып китәчәк һәм без «Аллаһы Патшалыгына лаеклы дип танылачакбыз» (2 Тис. 1:3, 5).

a Мәсәлән, Брунелла Инкондити («Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 1 июль), Андрей Ханак («Уяныгыз!» (рус) 2002 ел, 22 апрель) һәм Джозефина Элиас («Уяныгыз!» (рус) 2009 ел, сентябрь ае) кардәшләрнең тәрҗемәи хәлләрен укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу