Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.11. 3 б.
  • Аллаһы сугышларны хуплыймы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы сугышларны хуплыймы?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сугышлар
    Уяныгыз! 2017
  • Бүген Аллаһының сугышларга карата карашы нинди?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Беренче гасырда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Борынгы заманда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.11. 3 б.
Сугышчылар, танклар һәм сугыш самолетлары

БРОШЮРА ТЕМАСЫ:

Аллаһы сугышларны хуплыймы?

Сез бу сорауга нинди җавап бирер идегез? Күпләр Аллаһы сугышларны хуплый дип уйлый. Ул бит элек үзенең кайбер хезмәтчеләренә сугышырга үзе кушкан диләр алар. Изге Язмаларда Аллаһы андый боерыкларны чыннан да биргән дип әйтелә. Башкалар исә Гайсә пәйгамбәрнең хәтта дошманнарны яратырга кушканына игътибар итә (Маттай 5:43, 44). Шуңа күрә, алар уйлаганча, кайчандыр Аллаһы үз карашын үзгәрткән һәм хәзер сугышларны хупламый.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Аллаһы сугышларны хуплыймы? Алай булса, ул бүгенге конфликтларда кемнең ягында тора? Бу сорауларга җавапны алу сезгә сугышларга карата карашыгызны тикшерергә ярдәм итәр. Мәсәлән, Аллаһы сугышларны хуплый һәм хәтта сезнең ягыгызда тора икәнен белсәгез, җиңү сезнең якта дип уйларсыз. Ә инде Аллаһы дошманнарыгыз ягында тора дип санасагыз, нәрсә булыр иде? Бәлки, сугышка карашыгыз инде бүтән булыр иде.

Әмма шунысы да мөһим: Аллаһының сугышларга карата карашын белү Аллаһы турында фикер йөртүегезгә дә тәэсир итәчәк. Миллионлаган кеше кебек, сугышлар аркасында кайгы күрсәгез, сезгә, һичшиксез, мондый сорауларга җавапны белергә кирәк: күпләр Аллаһы сугышлар китерә һәм шулай итеп газаплар җибәрә дип уйласа да, бу чыннан да шулаймы? Ул җәберләнгән кешеләргә карата ваемсызмы?

Бәлки, сез гаҗәпләнерсез, әмма Изге Язмаларда язылганнар өстә китерелгән карашлардан бөтенләй аерылып тора. Үткән заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Аллаһының сугышларга карашы үзгәрми калды. Әйдәгез, борынгы заманнарда һәм беренче гасырда, ягъни Гайсә җирдә яшәгәндә, Аллаһының сугышларга карата нинди фикердә булганын Изге Язмалардан карап чыгыйк. Бу безгә Аллаһының конфликтларга бүген ничек караганын билгеләргә һәм киләчәктә сугышлар булачакмы, юкмы икәнен белергә ярдәм итәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу