Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 4 14-15 б.
  • Тормышыгыздагы иң мөһим чагыштыру

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тормышыгыздагы иң мөһим чагыштыру
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЫШАНУЛАРЫБЫЗНЫ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БЕЛӘН НИЧЕК ЧАГЫШТЫРЫРГА?
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Кем ул Гайсә Мәсих?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 4 14-15 б.

Тормышыгыздагы иң мөһим чагыштыру

СЕЗ үзегезне дини кеше дип саныйсызмы? Бүген меңләгән дин бар. Шулай да аларның тәгълиматлары, карашлары бер-берсенә каршы тора. Шуңа күрә сезнең ышануларыгыз башка дини кешеләрнекеннән нык аерылып торырга мөмкин. Сезнең нә́рсәгә ышануыгыз чыннан да мөһимме? Әйе, әгәр дә сез Изге Язмаларда өйрәтелгәнчә гыйбадәт кылырга телисез икән, бу мөһим.

Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләрен «мәсихчеләр» дип атаганнар (Рәсүлләр 11:26). Ул вакытта аларны башкалардан аерыр өчен башка исемнәр кирәк булмаган, чөнки мәсихчеләрнең бер генә дине булган. Алар барысы да үз диненә нигез салган Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары һәм күрсәтмәләре буенча яшәгән. Ә сезнең динегез турында нәрсә әйтеп була? Сезнеңчә, ул Мәсих өйрәткән һәм аның беренче шәкертләре ышанган нәрсәләргә туры киләме? Моны ничек белергә? Бердән-бер юл — үз динегезне Изге Язмалар яктылыгында тикшереп чыгу.

Шуның турында уйланыйк: Гайсә Мәсих изге язмаларның Аллаһы Сүзе икәнен белеп, аларны нык хөрмәт иткән. Изге Язмалар тәгълиматларына караганда кеше уйлап чыгарган йолаларга күбрәк игътибар биргәннәрне Гайсә хупламаган (Марк 7:9—13). Шуңа күрә һич тә шикләнмичә мондый нәтиҗә ясап була: Мәсихнең чын шәкертләре үз ышануларын Изге Язмаларга нигезләргә тиеш. Аллаһыга ышанган һәр кешегә үзенә мондый сорау бирү яхшы булыр иде: «Минем динем Изге Язмаларга туры киләме?» Бу сорауга җавап табар өчен, динегез өйрәткән тәгълиматларны Изге Язмаларда чынында нәрсә әйтелгәннәр белән чагыштырыгыз.

Гайсә әйткәнчә, Аллаһыга гыйбадәт кылуыбыз хакыйкатькә — Изге Язмаларда язылган хакыйкатькә нигезләнгән булырга тиеш (Яхъя 4:24; 17:17). Рәсүл Паул да котылуыбыз «хакыйкать турында төгәл белем» алуыбызга бәйле дип әйткән (1 Тимутигә 2:4). Шуңа күрә ышануларыбызның Изге Язмалардагы төгәл хакыйкатькә нигезләнгән булуы үтә мөһим. Ни өчен? Чөнки сүз котылуыбыз турында бара!

ЫШАНУЛАРЫБЫЗНЫ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БЕЛӘН НИЧЕК ЧАГЫШТЫРЫРГА?

Без сезне астагы алты сорауны укырга һәм Изге Язмалардан китерелгән җавапларга игътибар итәргә чакырабыз. Китерелгән шигырьләрне Изге Язмалардан эзләп табыгыз һәм җаваплар турында уйланыгыз. Аннары үзегезгә мондый сорау бирегез: «Динемнең өйрәтүләре Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән туры киләме?»

Андый кыска тикшерү сезгә тормыштагы иң мөһим чагыштыру ясарга булыша ала. Сез динегезнең башка тәгълиматларын да Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән чагыштырырга теләр идегезме? Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмалардагы ачык хакыйкать белән танышырга ярдәм итәргә шат булыр. Сез берәр Йәһвә Шаһитеннән Изге Язмаларны бушлай өйрәнү турында сорый аласыз.

1 СОРАУ: Аллаһы кем ул?

ҖАВАП: Йәһвә — Гайсәнең Атасы — мәңгелек Аллаһы һәм бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Сезнең турында дога кылганда, Аллаһыга — Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Атасына — һәрвакыт рәхмәтләр укыйбыз» (Көләсәйлеләргә 1:3).

«Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит» (Ачылыш 4:11).

Шулай ук Римлыларга 10:13; 1 Тимутигә 1:17 карагыз.

2 СОРАУ: Гайсә Мәсих кем ул?

ҖАВАП: Гайсә — Аллаһының беренче Улы. Гайсә яратылган, шуңа күрә аның башлангычы булган. Гайсә Аллаһыга буйсына һәм аның ихтыярын үти.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Атам миннән бөегрәк» (Яхъя 14:28).

«[Гайсә] — күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, яратылганнарның беренчесе» (Көләсәйлеләргә 1:15).

Шулай ук Маттай 26:39; 1 Көринтлеләргә 15:28 карагыз.

3 СОРАУ: Изге рух нәрсә ул?

ҖАВАП: Изге рух — Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен кулланган көч. Изге рух шәхес түгел. Кешеләр изге рух белән сугарылып, кодрәт ала ала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишетү белән, Илисәбәт карынындагы бала сикереп куйды. Илисәбәт изге рух белән сугарылды» (Лүк 1:41).

«Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк» (Рәсүлләр 1:8).

Шулай ук Яратылыш 1:2; Рәсүлләр 2:1—4; 10:38 карагыз.

4 СОРАУ: Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

ҖАВАП: Аллаһы Патшалыгы бу — күктәге хөкүмәт. Гайсә Аллаһының Патшалыгында Патша булып тора. Тиздән бу Патшалык ярдәмендә Аллаһының ихтыяры бөтен җир буенча үтәләчәк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Шунда күктә: „Хәзер дөнья өстеннән Раббыбыз һәм аның Мәсихе патшалык итә, һәм Ул мәңге патша булып идарә итәчәк!“ — дип әйтүче көчле тавышлар яңгырады» (Ачылыш 11:15).

Шулай ук Даниял 2:44; Маттай 6:9, 10 карагыз.

5 СОРАУ: Яхшы кешеләрнең бөтенесе күккә барамы?

ҖАВАП: Юк. Аллаһы тугры кешеләрдән торган һәм «кечкенә көтү» дип аталган төркемне генә күккә барыр өчен сайлаган. Алар Гайсә белән бергә кешелек өстеннән патшалар булып идарә итәчәкләр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде» (Лүк 12:32).

«Алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм аның белән бергә... патша булып идарә итәчәк» (Ачылыш 20:6).

Шулай ук Ачылыш 14:1, 3 карагыз.

6 СОРАУ: Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата ихтыяры нинди?

ҖАВАП: Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында җир оҗмахка әйләнәчәк һәм тугры кешеләр камил сәламәтлеккә, бетмәс тынычлыкка һәм мәңгелек тормышка шатланачак.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).

«Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

Шулай ук Зәбур 37:29; 2 Петер 3:13 карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу