Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w16 декабрь 29-31 б.
  • Юашлык — зирәклек билгесе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Юашлык — зирәклек билгесе
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ЮАШЛЫК ЗИРӘКЛЕК БИЛГЕСЕ?
  • Юашлык. Бу сыйфатны күрсәтү кайсы яктан файдалы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • «Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы»?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Юашлык күрсәтеп, көчле булыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
w16 декабрь 29-31 б.
Карт-авыруларны караучы бер ачулы хатын белән сөйләшеп тора

Юашлык — зирәклек билгесе

Картларны һәм авыруларны караучы булып эшләгән Тони ишеккә шалтыраткач, ишекне урта яшьләрдәге бер хатын ачкан. Ул Тонины, олы яшьтәге әнисен карар өчен, иртәрәк килмәгәне өчен әрләп ташлаган. Чынлыкта исә Тони вакытында килгән булган. Шулай да ул килеп чыккан аңлашылмаучанлык өчен аннан гафу үтенгән.

ИКЕНЧЕ тапкыр да шул ук хәл кабатланган. Тони нәрсә эшләгән? «Мин бик кыен хәлгә эләктем,— дип әйтә Тони.— Ул мине нахакка гаепләде». Шуңа карамастан, Тони бу юлы да аннан гафу үтенгән һәм аның хәлен аңлавын белдергән.

Тони урынында булсагыз, сез үзегезне ничек тотар идегез? Йомшак кына җавап бирә алыр идегезме? Я сезгә үзегезне тыеп калу авыр булыр идеме? Һичшиксез, андый чакларда тыныч булып калу җиңел түгелдер. Стресс кичергәндә я безне талашырга котыртканда, үзеңне юаш тоту бик авыр.

Шулай да Изге Язмалар мәсихчеләрне юаш булырга дәртләндерә. Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, юашлык зирәклек белән тыгыз бәйле. Ягъкуб: «Арагызда кайсыгыз зирәк һәм кайсыгызның төшенүчәнлеге бар? — дип сораган.— Андый кешенең яхшы тәртибе ул бар нәрсәне зирәклек тудырган юашлык белән башкара икәнен күрсәтсен» (Ягък. 3:13). Юашлык ничек итеп югарыдан килүче зирәклекнең билгесе булып тора? Аллаһыга хуш килгән шушы сыйфатны үстерергә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

НИ ӨЧЕН ЮАШЛЫК ЗИРӘКЛЕК БИЛГЕСЕ?

Юашлык киеренкелекне йомшарта ала. «Юаш җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата» (Гыйб. сүз. 15:1, иск.).

Ярсып китү киеренке хәлне кискенләштерергә мөмкин, чөнки бу утка май салуга тиң (Гыйб. сүз. 26:21). Ә юаш сүзләр еш кына тынычландыра һәм хәтта безгә дошманнарча караган кешенең йөрәген йомшартып җибәрә ала.

Тони очрагында нәкъ шулай булган да. Аның юаш җавабын ишеткәч, теге хатын елап җибәргән. Ул Тонига үз өстенә берьюлы күп авырлыкларның ябырылуы хакында сөйләп биргән. Тони аңа яхшы шаһитлек биргән һәм аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Моның барысы Тониның үзен тыныч һәм дусларча тотуы аркасында мөмкин булган.

Юашлык безне бәхетле итә ала. «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачак» (Мат. 5:5).

Ни өчен юашлар бәхетле? Кайчандыр ярсып китүчән булган кешеләр юашлыкка «киенеп», бәхетле булып киткән. Алар тормышларын яхшы якка үзгәрткән һәм хәзер искиткеч киләчәкне көтеп яши (Көл. 3:12). Испаниядә район күзәтчесе булып хезмәт итүче Адольфо хакыйкатькә килгәнчегә кадәрге тормышы нинди булганын исенә төшерә.

Ул болай дип сөйли: «Тормышым бөтенләй мәгънәсез, максатсыз иде. Мин үз холкымны тыя алмый идем, хәтта кайбер дусларым да агрессив булуымнан курка иде. Ахыр чиктә бер хәл тормышымны кискен үзгәртте. Бер кыйнаш вакытында миңа алты мәртәбә пычак чәнчеделәр, һәм мин кан югалтудан чак кына үлми калдым».

Хәзер исә Адольфо үз сүзләре һәм үрнәге белән башкаларны юаш булырга өйрәтә. Аның мөлаем һәм хуш табигатьле булуы күпләрне үзенә җәлеп итә. Адольфо үзе әйткәнчә, ул үзенең үзгәрә алуына шундый шат. Үзендә юашлыкны үстерергә ярдәм иткәне өчен Адольфо бик тә Йәһвәгә рәхмәтле.

Юаш булуыбыз Йәһвәне сөендерә. «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер, шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын» (Гыйб. сүз. 27:11).

Йәһвәнең баш дошманы Иблис аны мыскыллый. Аңлы рәвештә яла якканы өчен, Йәһвә аңа ачуын яудыра алыр иде, әмма, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «ярсырга ашыкмый» (Чыг. 34:6). Йәһвәдән бу яктан үрнәк алырга тырышканда, без зирәклек юлыннан барабыз һәм аны сөендерәбез (Эфес. 5:1).

Хәзерге дөнья ачу-нәфрәт белән тулы. Шуңа күрә без «мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче... яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез» кешеләрне очратырга мөмкин (2 Тим. 3:2, 3). Шулай да бу безгә юаш рух чагылдырырга комачауларга тиеш түгел. Аллаһы Сүзендә «югарыдан килүче зирәклек... тыныч, юл бирүчән» дип әйтелә (Ягък. 3:17). Тыныч һәм юл бирүчән булуыбыз Аллаһы зирәклегенә ия булганыбызны күрсәтә. Мондый зирәклек безгә башкаларның тискәре мөнәсәбәтенә юашлык белән җавап бирергә һәм чиксез зирәклекнең Чыганагы булган Йәһвәгә тагын да якынрак булырга ярдәм итәр.

Юашлыкны ничек үстерергә

Берәрсе үзен сезнең белән кырыс я гаделсез тотса, хис-тойгыларыгызны тыеп калырга һәм Йәһвәне сөендерерлек итеп эш итәргә нәрсә ярдәм итәр? Түбәндә китерелгән мөһим принципларга игътибар итегез.

  1. 1 ДӨНЬЯ РУХЫННАН ЧИТЛӘШЕГЕЗ. Күпләр юашлыкны көчсезлек билгесе итеп саный. Алар уйлавынча, көчле кеше үз дигәнендә нык торучан һәм сугышчан рухлы булырга тиеш. Әмма мондый карашта югарыдан килгән зирәклек түгел, ә «бу дөнья рухы» чагыла (1 Көр. 2:12). Чынлыкта, Аллаһы Сүзендә ачыктан-ачык әйтелгәнчә, юашлык гаять зур көчкә ия. Мәсәлән, анда: «Сабырлык җитәкчене күндерә, юаш тел сөякне сындыра»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 25:15, иск.).

    Уйлану өчен сораулар:

    Минем өчен юашлык көч билгесеме я көчсезлек билгесеме?

    Мин ачу һәм тарткалашу кебек «гөнаһлы тәннең эшләреннән» качарга тырышаммы? (Гәл. 5:19, 20)

  2. 2 ҖАВАП БИРГӘНЧЕ УЙЛАГЫЗ. «Тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә, ә явызның авызыннан яманлык чыга» (Гыйб. сүз. 15:28). Ачуыбыз кайнаган мәлдә сөйләшсәк, соңрак үкенерлек сүзләр әйтеп ташлавыбыз бар. Әмма берәр нәрсә әйтер алдыннан уйлансак, зиһенебезне туплап, юаш кына җавап бирә һәм кешедә уңай реакция тудыра алырбыз.

    Уйлану өчен сораулар:

    Ярсып китсәм, нәтиҗәсе нинди булыр?

    Тынычлык хакына гаделсезлеккә күз йома аламмы? (Гыйб. сүз. 19:11)

  3. 3 ЕШРАК ДОГА КЫЛЫГЫЗ. Аллаһыдан изге рух — Галәмдәге иң куәтле көчне сорап дога кылыгыз (Лүк 11:13). Шуны онытмагыз: юашлык һәм тотнаклылык Аллаһының изге рухы җимешенең өлеше. Адольфо болай ди: «Бигрәк тә, киеренке хәлләр булганда, Йәһвәгә өзлексез дога кылу миңа чын ярдәм булып торды». Әгәр дә өзлексез дога кылып, изге рух сорасак, Йәһвә безнең дә догаларыбызга җавап бирәчәк (Рим. 12:12).

    Уйлану өчен сораулар:

    Мин Йәһвәдән йөрәгемне һәм теләк-омтылышларымны тикшерүен даими сорыйммы?

    Йәһвәне сөендерерлек итеп эш итәр өчен, мин аңардан изге рух һәм зирәклек сорыйммы? (Зәб. 139:23, 24; Ягък. 1:5)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу