Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 октябрь 3-6 б.
  • Йәһвә үзенең тыңлаучан хезмәтчеләрен фатихалый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә үзенең тыңлаучан хезмәтчеләрен фатихалый
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЯҢА ХЕЗМӘТТӘШЕМ
  • «БЕЗ ӘЗЕР!»
  • АНГЛИЯДӘ ҺӘМ ШОТЛАНДИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
  • ИРЛАНДИЯДӘ ЯҢА ЙӨКЛӘМӘ
  • ИРЛАНДИЯДӘ БУЛГАН ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА
  • ЯҢА ҮЗГӘРЕШЛӘР
  • 1921. Йөз ел элек
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Җиде буыннан килгән мирас
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Тугрыларның чәчәк атуын күрдем
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • «Ходайдан куркучыларны Ходай фәрештәсе әйләндереп ала»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 октябрь 3-6 б.
Олив Маттьюз

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә үзенең тыңлаучан хезмәтчеләрен фатихалый

Олив Маттьюз сөйләде

«Без әзер!» Бу сүзләр белән мин, ирем, абыем һәм аның хатыны махсус кампаниядә катнашырга чакыруны кабул иттек. Ни өчен без ризалаштык һәм Йәһвә безне ничек фатихалады? Бу сорауларга җавап биргәнче, башта сезгә үзем турында сөйләп бирергә рөхсәт итегезче.

МИН 1923 елда Англиядә, Хемсуэрт шәһәрендә, тудым. Без гаиләдә ике бала идек: мин һәм абыем Боб. Миңа якынча тугыз яшь булганда, дини икейөзлелекне нәфрәт иткән әтием берничә китапка тап булды. Аларда ялган диннең тәгълиматлары фаш ителә иде. Бу китаплар аңа бик нык тәэсир итте. Берничә ел үткәч, безгә Роберт Аткинсон исемле кеше килде. Ул безгә патефонда Рутерфорд кардәшнең нотыгын уйнатты. Без нотык сөйләгән кешенең теге китапларны бастырган оешмадан булганын аңладык. Безнең күп кенә рухи сорауларыбыз булганга, әтием белән әнием Аткинсон абый-кардәшне, һәр көн кичке ашка килеп, безнең белән аралашырга чакырды. Тиз арада без берничә километр ераклыкта яшәгән бер абый-кардәшнең өендә үткәрелгән очрашуларга йөри башладык. Соңрак Хемсуэртта кечкенә җыелыш оештырылды. Вакыт узу белән, бездә зональ хезмәтчеләр туктала башлады (ул вакытта район күзәтчеләрен шулай атый иделәр). Шулай ук без пионерларны төшке ашка чакырырга ярата идек. Алар белән аралашу миңа зур йогынты ясады.

Безнең гаилә бизнесы бар иде. Беркөнне әтием, абыемны пионер хезмәтен башларга дәртләндереп: «Пионер булып хезмәт итәргә теләсәң, безгә үз бизнесыбызны калдырырга кирәк булыр»,— диде. Боб моның белән ризалашты һәм 21 яшендә, аерым яши башлап, пионер хезмәтенә тотынды. Ике елдан соң, 16 яшемдә, мин дә пионер булдым. Хезмәттә мин шаһитлек бирер өчен карточкалар һәм патефон куллана идем. Гадәттә, мин берүзем вәгазьләдем, тик ял көннәрендә генә хезмәттәшләрем бар иде. Йәһвә мине фатихалады: мин бер хатын-кыз белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башладым һәм, нәтиҗәдә, ул суга чумдырылды. Соңыннан аның күп кенә туганнары да хакыйкатьне кабул итте. Киләсе елны мине махсус пионер итеп билгеләделәр, минем хезмәттәшем Мэри Хеншалл булды. Без Чешир өлкәсендә билгеләнмәгән территориядә хезмәт итә башладык.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хатын-кызларны фронт файдасына тылда эшләргә мәҗбүр иттеләр. Дин хезмәтчеләре бу эштән азат ителде, һәм без, махсус пионерлар буларак, шулай ук моңа өметләнә идек. Әмма суд башкарак карар чыгарды һәм мине 31 көнгә төрмәгә хөкем итте. Киләсе елны, миңа 19 яшь тулгач, мин дини карашларым сугышка ярдәм күрсәтергә рөхсәт итми дип, судка ике тапкыр мөрәҗәгать иттем, әмма ике очракта да эшне карап чыгудан баш тарттылар. Шул вакытларда мин Йәһвәнең изге рух биргәнен һәм үземне ныгытканын сиздем, ул мине кулымнан тоткандай иде (Ишаг. 41:10, 13).

ЯҢА ХЕЗМӘТТӘШЕМ

1946 елда мин Артур Маттьюз белән таныштым. Ул хәрби хезмәттән баш тартканы өчен өч ай төрмәдә утырып чыккан иде. Азат ителгәч, ул Хемсуэртка махсус пионер булып хезмәт иткән Деннис исемле энесе янына килгән иде. Әтиләре аларны балачактан хакыйкатькә өйрәткән, һәм яшүсмер булганда алар суга чумдырылган. Артурның килүе генә булды, Деннисны Ирландиягә билгеләделәр, шуңа күрә Артур хезмәттәшсез калды. Минем әти-әниемә бу яшь ашкынучан пионерның тәртибе бик ошады, һәм алар аңа үзләрендә яшәргә тәкъдим итте. Мин өйгә кайтканда, без Артур белән аралаша идек, бергә савыт-саба юа идек. Ә вакыт узу белән, без хат алыша башладык. 1948 елда Артурны яңадан өч айга хөкем иттеләр. 1949 елның гыйнвар аенда без өйләнештек. Без мөмкин кадәр озаграк пионер хезмәтендә катнашырга карар кабул иттек һәм гади тормыш алып барырга тырыштык. Бераз акча эшләп алыр өчен, без отпуск вакытында җиләк-җимешләр җыйдык. Йәһвә безне фатихалап торды, һәм без алга таба да пионер булып хезмәт итә алдык.

Артур һәм Олив Маттьюз, 1949 ел

Туйдан соң, Хемсуэрт, 1949 ел

Бер елдан артык вакыт үткәч, безне Төньяк Ирландиягә күченергә сорадылар — башта Арма шәһәренә, ә аннан соң Ньюри шәһәренә. Бу шәһәрләрдә күбесенчә католиклар яши иде, һәм алар башка диннәрне әллә ни яратып бетерми иделәр, шуңа күрә без саклык белән вәгазьләдек. Очрашулар бездән 16 километр ераклыкта яшәгән бер гаиләнең өендә үтте. Бу очрашуга сигез кеше килә иде. Кайвакыт без анда куна калдык һәм идәндә йокладык, ә иртән безне туклыклы иртәнге аш көтә иде. Бүген шул җирләрдә бик күп Йәһвә Шаһите бар. Мин моңа шундый шатмын!

«БЕЗ ӘЗЕР!»

Минем абыем һәм аның хатыны, Лотти, Төньяк Ирландиядә махсус пионерлар булып хезмәт итә иде, һәм 1952 елда без дүртебез дә Белфаст шәһәренә өлкә конгресска киттек. Бер абый-кардәшебез безне һәм Британия филиалының хезмәтчесе булган Прайс Хьюзны үзенең өендә кабул итте. Бер кичне без Ирландия өчен махсус бастырылган «Аллаһы юлы — мәхәббәт» дигән яңа брошюра турында фикер алыштык. Хьюз кардәш Ирландия республикасында яшәүче католикларга вәгазьләү никадәр авыр икәне турында сөйләп бирде. Йәһвә Шаһитләрен арендага алган йортларыннан куганнар, һәм дин әһелләре ярсыган халык төркемнәрен аларга каршы котырткан. Прайс кардәш болай диде: «Бу брошюраларны бөтен илдә таратыр өчен, безгә машиналы ирле-хатынлылар кирәк»a. Шунда без югарыда искә алынган сүзләрне әйттек: «Без әзер!»

Артур һәм Олив Маттьюз башка пионерлар белән коляскалы мотоциклда

Башка пионерлар белән коляскалы мотоциклда

Без, Дублинга килеп, бер апа-кардәштә тукталдык. Ул Йәһвәгә күп еллар буе хезмәт иткән һәм пионерларны һәрвакыт үзендә кабул итәргә шат булган. Аны барысы да «Ратленд әниебез» дип атый иде. Кайбер әйберләребезне саткач, без дүртебез бергә, Бобның коляскалы мотоциклына утырып, машина эзләргә киттек. Без яраклы машина таптык, әмма беребез дә машина йөртә белмәгәнгә, сатучыны машинаны өебезгә китерергә сорадык. Артур кич буе, караватта утырып, ничек итеп машинада йөриячәген күзаллады. Икенче көнне, иртән, ул машинаны гараждан чыгарып маташканда, безгә миссионер булып хезмәт иткән Милдред Уиллетт исемле апа-кардәш килде (соңрак ул Джон Баррның хатыны булып китте). Безнең шатлыгыбызга, ул машина йөртә белә иде! Ул безне машина йөртергә өйрәтте, һәм тиздән инде без юлга чыгарга әзер идек.

Артур һәм Олив Маттьюз машина белән фургон янында

Машинабыз белән фургон

Хәзер безгә яшәр өчен урын табарга кирәк иде. Безгә берәр фургон түгел, ә йорт эзләргә киңәш иттеләр, чөнки фургонны каршы килүчеләр яндыра ала иде. Ләкин безнең эзләүләребез уңышлы булмады, һәм ул төнне без үз машинабызда йокладык. Икенче көнне без ике яруслы караваты булган фургон гына таптык. Ул безнең өебез булып китте. Гаҗәеп, әмма игелекле фермерлар безгә фургонны үзләренең территорияләрендә калдырырга рөхсәт итте! Без тәгәрмәчле йортыбыз белән тукталган урыннан 15—25 километр ераклыкта яшәүче кешеләргә вәгазьләдек. Ул җирләрдә вәгазьләп бетергәч, без башка җиргә күченә идек һәм фургон моңа хәтле торган урында вәгазьли идек.

Без әллә ни зур авырлыкларсыз Ирландиянең көньяк-көнчыгышындагы бөтен йортларны йөреп чыктык һәм 20 000 нән артык брошюра тараттык. Хакыйкать белән кызыксынган кешеләрнең исемнәрен без Бөекбританиядәге филиалга тапшыра идек. Бүген анда йөзләгән Йәһвә Шаһитенең булуы турында белү миңа бик зур канәгатьлек китерә!

АНГЛИЯДӘ ҺӘМ ШОТЛАНДИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

Берникадәр вакыт үткәч, безне Лондонның көньягына билгеләделәр. Ә инде берничә атнадан соң Британия филиалыннан шалтыратып, Артурны инде киләсе көннән район хезмәтен башларга сорадылар! Бер атналык өйрәнү үткәннән соң, без Шотландиягә хезмәт итәргә киттек. Артурның нотыклар әзерләр өчен вакыты аз иде. Әмма, бернәрсәгә дә карамастан, ул Йәһвәгә хезмәт итүдә хәтта авыр йөкләмәләргә тотынырга әзер иде. Бу мине дәртләндереп торды. Район хезмәте безнең өчен бик зур куаныч иде. Моңа кадәр без берничә ел билгеләнмәгән территориядә берүзебез генә вәгазьләдек, ә хәзер без шулкадәр күп абый һәм апа-кардәшләр арасында идек! Безнең өчен бу чын фатиха булды!

1962 елда Артурны ун айга Гилад мәктәбенә чакырдылар. Бу безнең өчен озак вакыт дәвамында аерым яшәүне аңлата иде. Шуңа күрә безгә җитди карар кабул итәргә туры килде. Әмма без Гилад мәктәбендә уку — зур хөрмәт икәнен аңлый идек һәм Артур, һичшиксез, анда барырга тиеш дигән карар кабул иттек. Мин берүзем калганга, мине туган шәһәремә Хемсуэртка махсус пионер булып хезмәт итәргә җибәрделәр. Бер елдан соң Артур кире кайтты, һәм аны өлкә күзәтчесе итеп билгеләделәр. Без Шотландиядә, Англиянең төньягында һәм Төньяк Ирландиядә хезмәт иттек.

ИРЛАНДИЯДӘ ЯҢА ЙӨКЛӘМӘ

1964 елда Артурны Ирландия филиалының хезмәтчесе итеп билгеләделәр. Безгә күчеп йөрү хезмәте бик ошаганга, башта мин бик нык борчыла идем. Әмма хәзер, артка борылып карап, безнең Бәйтелдә хезмәт итә алганыбызга бик тә сөенәм! Шуны да әйтә алам: Аллаһы безгә яңа йөкләмә биргәндә, ул безгә бик үк ошап бетмәсә дә, аны кабул итсәк, Йәһвә безне фатихасыннан һич аермаячак. Мин офиста эшләдем, басмалар җибәрү бүлегендә булыштым, ашарга пешердем һәм чисталык турында кайгырттым. Ә вакыт-вакыт без, бөтен ил буйлап абый һәм апа-кардәшләрне дәртләндереп, өлкә хезмәтендә дә катнаштык. Бу һәм шулай ук өйрәнүчеләребезнең хакыйкатьтә тамырлануын күрү безне Ирландиядәге рухи гаиләбез белән тагы да ныграк берләштерде. Бу Йәһвә биргән искиткеч бүләк булды!

ИРЛАНДИЯДӘ БУЛГАН ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА

1965 елда Ирландиядә, Дублин шәһәрендә, беренче халыкара конгресс үттеb. Каты каршылыкларга карамастан, бу бәйрәм шәп кенә узды. Анда 3 948 кеше килде, аларның 65 е суга чумдырылды. Чит илләрдән килгән 3 500 делегатны үзендә кабул иткән кардәшләр филиалдан рәхмәт хатлары алды. Бу кунакчыл мәсихчеләр исә кунакларның тәртипләрен мактап телгә алды. Бу Ирландиянең тарихында истәлекле вакыйга булды.

Артур Маттьюз һәм Нейтан Норр, 1965 ел

Артур конгресска килгән Нейтан Норр кардәшне сәламли, 1965 ел

Артур гэль телендә яңа китапның чыгарылышы турында игълан итә, 1983 ел

Артур гэль телендә яңа китапның чыгарылышы турында игълан итә, 1983 ел

1966 елда Ирландия утравының төньяк һәм көньяк өлкәләрендә вәгазь эше белән Дублиндагы филиал җитәкчелек итәчәк дигән карар кабул ителде. Арабыздагы бердәмлек утрауда булган сәяси һәм дини ызгышлардан нык аерылып тора иде. Күп кенә католикларның Йәһвә Шаһитләре булып китүләрен һәм кайчандыр протестантлар булган кардәшләр белән бергә хезмәт итүләрен күрү шундый дулкынландыргыч иде.

ЯҢА ҮЗГӘРЕШЛӘР

2011 елда безнең тормышыбыз тулысынча үзгәрде. Британиядәге һәм Ирландиядәге филиаллар берләштерелде, һәм безне Лондондагы Бәйтелгә күчерделәр. Моның турында без Артурның сәламәтлеге начарланган чакта белдек. Аңарда Паркинсон чире табылды. 2015 елның 20 маенда 66 ел дәвамында тугры иптәшем булган Артур якты дөнья белән саубуллашты.

Мин әле дә юксыну хисеннән күңел газабы кичерәм. Артур элек һәрвакыт янымда иде. Мин аны шулкадәр нык сагынам! Ләкин, шундый авырлыклар кичергәндә, Йәһвәгә якынлашасың. Шулай ук кардәшләрнең Артурны никадәр нык яратканнарын белү мине юата. Мин Ирландиядә, Бөекбританиядә һәм хәтта Кушма Штатларда яшәүче дусларыбыздан алган хатлар өчен бик тә рәхмәтлемен. Шулай ук Артурның абыйсы Деннис үз хатыны Мейвис белән һәм минем бертуганымның кызлары Рут белән Джуди күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләремне сүз белән дә әйтеп бетерерлек түгел.

Миңа Ишагыя 30:18 дә язылган сүзләр көч өсти: «Йәһвә сезгә илтифат күрсәтер өчен сабырлык белән көтеп тора, сезгә шәфкать күрсәтергә дип күтәрелер. Йәһвә — гаделлек Аллаһысы бит. Аны көткәннәрнең барысы бәхетле». Йәһвә безнең барлык авырлыкларны чишәчәк һәм безгә яңа дөньяда мавыктыргыч йөкләмәләр бирәчәк. Ул бу вакытны көтеп тора. Моны белү мине бик нык юата.

Үткән елларга күз салып, мин Йәһвәнең Ирландиядә вәгазь эше белән җитәкчелек итүен һәм бу эшне фатихалавын ап-ачык күрәм! Бу илдә вәгазьләргә насыйп булганына мин бик шат. Мин үз тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: Йәһвә үзенең тыңлаучан хезмәтчеләрен фатихалый.

a «Йәһвә Шаһитләренең еллык басма»сын (ингл.), 1988 ел, 101, 102 нче битләрне карагыз.

b «Йәһвә Шаһитләренең еллык басма»сы (ингл.), 1988 ел, 109—112 нче битләрне карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу