Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp18 № 3 12 б.
  • Газапларыбызда кем гаепле?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Газапларыбызда кем гаепле?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен газаплар шулкадәр күп?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Ни өчен дөнья явызлык һәм газаплар белән тулы?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
wp18 № 3 12 б.
Юл һәлакәте булган җирдә коткару хезмәте эшли

Газапларыбызда кем гаепле?

Газапларны Аллаһы китерми икән, алайса ачлык, ярлылык, мәрхәмәтсез сугышлар, йончыткыч авырулар һәм табигать афәтләре өчен кем җаваплы? Аллаһы Сүзендә — Изге Язмаларда — кешелек газапларының өч төп сәбәбе турында әйтелә.

  1. Эгоизм, комсызлык һәм нәфрәт. «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Еш кына газапларны камилсез, үз-үзләрен генә яратучы һәм мәрхәмәтсез кешеләр китерә.

  2. Көтелмәгән вакыттагы очраклы хәл. Башка сәбәп турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11). Бу нәрсәне аңлата? Кешеләрнең тиешсез вакытта тиешсез урында булуы, игътибарсызлыгы я дөрес булмаган адымнары фаҗигаләргә китерә ала.

  3. Дөньяның явыз хакиме. Изге Язмаларда газапларның иң мөһим сәбәбе турында ап-ачык әйтелә: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19). Явыз бу — Шайтан Иблис, кодрәтле рухи зат. Башта ул Аллаһының фәрештәсе булган, ләкин «хакыйкатьтән читкә киткән» (Яхъя 8:44). Шайтанга башка рухи затлар да кушылган һәм, үз нәфесләрен канәгатьләндерер өчен, Аллаһыга каршы фетнә күтәргән. Шулай итеп алар җеннәр булып киткән (Яратылыш 6:1—5). Шуннан бирле кансыз Шайтан һәм җеннәре дөньядагы вакыйгаларга нык тәэсир итә. Хәзер Иблис нык ярсый һәм, «бөтен дөньяны юлдан яздырып», җиргә күп кайгы китерә (Ачылыш 12:9, 12). Әйе, Шайтан — аяусыз хаким. Кешеләрнең газаплары аңа канәгатьлек бирә. Аллаһы түгел, ә Шайтан газапларны тудыра.

УЙЛАП КАРАГЫЗ: тик мәрхәмәтсез, рәхимсез һәм явыз шәхес кенә гаепсез кешеләрне газаплый ала. Йәһвә турында исә Изге Язмаларда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Шуңа күрә «Аллаһы өчен явызлык кылу, Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!» (Әюп 34:10)

Ләкин сездә мондый сорау туа ала: «Күпмегә кадәр Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы мәрхәмәтсез Шайтанга идарә итәргә рөхсәт итәр?» Күргәнебезчә, Аллаһы явызлыкны нәфрәт итә һәм газапларыбыз аңа авырту китерә. Аның Сүзендә мондый чакыру язылган: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Аллаһы безне ярата һәм аның бар газапларны һәм гаделсезлекне бетерер өчен кодрәте бар. Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барыр.a

a Газапларның сәбәбе турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» китабының 26 нчы дәресен карагыз. Ул Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган, һәм аны www.jw.org сайтыннан бушлай йөкләп була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу