Изге Язмаларны өйрәнүегез кызыклы һәм файдалы булсын
ЙОШУАНЫ бик авыр йөкләмә көткән: ул Исраил халкын Вәгъдә ителгән җиргә кертергә тиеш булган. Әмма Йәһвә Йошуаны үз ярдәмендә ышандырган. Ул аны кыю һәм нык булырга, Канунны көне-төне укырга һәм анда язылганнарның барысын җентекләп үтәргә дәртләндергән. Бу Йошуага уңышлы һәм акыллы эш итәргә ярдәм итә алган (Йош. 1:7, 8).
Соңгы көннәрдә авырлыклар безне читләтеп үтми (2 Тим. 3:1). Йошуа очрагындагы кебек, Йәһвәнең киңәшләре безгә дә уңышлы булырга булыша ала. Әмма моның өчен Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга һәм андагы принципларны тормышның бар өлкәләрендә кулланырга кирәк.
Ләкин күп кенә кардәшләр шуны таный: алар бигүк яхшы өйрәнүчеләр түгел һәм Изге Язмаларны тикшерү аларга авыр бирелә. Әмма Изге Язмаларны өйрәнү үтә мөһим. «Файдалы киңәшләр» дигән рамкага игътибар итегез. Бу рамкадагы киңәшләр сезгә өйрәнүне кызыклы итеп үткәрергә һәм күбрәк файда алырга ярдәм итәр.
«Әмерләрең сукмагыннан алып бар мине, чөнки мин аларны үтәүдән рәхәтлек табам»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Зәб. 119:35). Аллаһы Сүзен тикшерү сезгә дә зур рәхәтлек китерә ала. Тирән «казып», сез күп рухи хәзинәләр табарсыз.
Сезгә, Йошуага кебек, бернинди дә халыкны Вәгъдә ителгән җиргә кертергә кирәкмидер, әмма сезнең үз авырлыкларыгыз бар. Шуңа күрә, Йошуа сыман, Изге Язмаларны тырышып өйрәнегез һәм моннан зур файда табыгыз. Шул чакта сез уңышлы эш итәрсез һәм зирәк булырсыз.