Аллаһы турында белем нинди файда китерә?
Бу мәкаләләрдә без, «Аллаһы кем ул?» дигән сорауга җавап табар өчен, кайбер нәрсәләр карап чыктык. Иң башта Изге Язмалардан аның исеме Йәһвә икәнен һәм аның иң төп сыйфаты мәхәббәт булганын күрдек. Аннан соң без Аллаһының кешелек хакына инде нәрсә эшләгәнен һәм киләчәктә нәрсә эшләячәген дә белдек. Шулай да Аллаһы турында беләсе нәрсәләр әле бик күп, әмма сездә моны эшләү үзегез өчен нинди файда китерә ала дигән сорау туадыр.
Йәһвә үзен «эзләсәң, табарсың» дип вәгъдә итә (1 Елъязма 28:9). Чыннан да, Аллаһыны эзләп, аның турында белем алсагыз, сезне кыйммәтле бүләк көтә: «...[Йәһвә] белән якын дуслык»! (Зәбур 25:14) Андый дуслык сезгә нинди файда китерер?
Чын бәхет. Изге Язмаларда Йәһвә «бәхетле Аллаһы» итеп сурәтләнә (1 Тимутигә 1:11). Аңа якынлашсагыз һәм аның юлларын үрнәк итеп тотсагыз, сез чын-чынлап бәхетле булачаксыз: бу сезгә эмоциональ, акыл һәм физик яктан файда китерәчәк (Зәбур 33:12). Сез шулай ук бәхетле тормыш кора алырсыз. Ничек итеп? Зыянлы тормыш рәвешеннән сакланып, файдалы гадәтләр үстереп һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр саклап. Һәм сез мәдхия җырлаучының: «Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха»,— дигән сүзләре белән ризалашырсыз (Зәбур 73:28).
Шәхси кайгырту һәм игътибар. Йәһвә үз хезмәтчеләренә: «Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен»,— дип вәгъдә иткән (Зәбур 32:8). Бу Йәһвә үзенең һәр хезмәтчесе турында кайгырта һәм һәрберсенә кирәклесен бирә икәнен аңлата (Зәбур 139:1, 2). Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерсәгез, аның үзегезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын күрерсез.
Искиткеч киләчәк. Бүген бәхетле һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып барырга ярдәм итүдән тыш, Йәһвә Аллаһы шулай ук сезгә гаҗәеп киләчәккә ия булырга мөмкинлек бирә (Ишагыя 48:17, 18). Изге Язмаларда әйтелә: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Бу тынычсыз вакытларда Аллаһы биргән өмет безне «ышанычлы, нык» тоткан якорь сыман эш итә ала (Еврейләргә 6:19).
Бу Аллаһыны яхшырак белер өчен һәм аның белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерер өчен күп кенә сәбәпләрнең берничәсе генә. Үзегез өчен файдалы мәгълүмат алыр өчен Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез я jw.org/tt сайтына керегез.