Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 2 10-11 б.
  • Җитди авыру булганда

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җитди авыру булганда
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
  • Гаиләдә берәрсе авырганда
    Гаилә бәхетенең сере
  • Аллаһың Йәһвә сине кадерли!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Догалар сезгә ничек булыша ала?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 2 10-11 б.

Җитди авыру булганда

«Үпкәмдә һәм юан эчәгемдә рак булуын белгәч, мин үземә үлем хөкеме чыгарылгандай хис иттем. Ләкин табибтан чыгып, өйгә кайткач: „Ярар, мин моны көтмәдем, ләкин бу хәлне кичереп чыгу юлы табарга кирәк“,— дип уйлап куйдым мин» (Линда, 71 яшь).

«Мин битемнең сул ягындагы нервларны авырттыра торган чирдән интегәм. Вакыт-вакыт каты авырту аркасында мин депрессиягә биреләм. Күп тапкырлар мин үземне ялгыз хис иттем һәм хәтта үземә кул салырга уйладым» (Элиз, 49 яшь).

Инвалид коляскасында утырган авыру ир-ат якыннары белән

СЕЗДӘ я якыныгызда үлемгә китерә алган чир тапкан булсалар, моның нинди кайгы китерә алганын сез беләсез. Бу чир белән бергә сезгә авыр хис-тойгыларны да баштан кичерергә туры килә. Кайбер дәвалау чаралары эмоциональ яктан көчсезләндерергә, аларның зыянлы тәэсире булырга һәм кирәкле дәвалауны табу я аның өчен түләү кыен булырга мөмкин. Моның аркасында курку һәм борчылуның артуы бар. Җан газаплары җитди авыру белән бергә тәмам боектырырга мөмкин.

Безгә кайдан ярдәм эзләргә? Күпләр Аллаһыга дога кылудан һәм Изге Язмаларда юатучы өземтәләр укудан иң зур юаныч таба. Тагын бер юаныч чыганагы гаилә белән дусларның яратуы һәм ярдәме булып тора.

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

«Аллаһыга иман итегез,— дип киңәш итә 58 яшьлек Роберт,— һәм ул сезгә авыруыгызны кичереп чыгарга ярдәм итәчәк. Йәһвәгә дога кылыгыз. Аңа күңелегезне бушатыгыз. Аңардан изге рух сорагыз. Гаиләгез хакына көчле булыр өчен һәм, дәрәҗәгезне югалтмыйча, чирегезне кичереп чыгар өчен, аңардан куәт сорагыз».

«Гаиләгезнең сезгә эмоциональ яктан булышуы бик мөһим,— дип дәвам итә ул.— Һәр көн миңа бер-ике кеше шалтыратып: „Хәлләрең ничек?“ — дип сорый. Төрле җирләрдә яшәгән дусларым мине юатып тора. Моның ярдәмендә мин үземне яхшырак хис итәм һәм бирешмим».

Сез авыру кеше янына йөрисез икән, Линданың мондый сүзләренә игътибар итегез: «Авыру кешенең, һичшиксез, мөмкин булганча гадәти тормыш алып барасы килә һәм чире турында гына сөйләшәсе килмәскә мөмкин. Шуңа күрә гадәттә сөйләшкән нәрсәләр турында сөйләшегез».

Җитди авыру белән көрәшсәк тә, без Аллаһы биргән көч һәм Изге Язмалардан алган юаныч ярдәмендә, шулай ук кайгыртучы гаиләбез һәм дусларыбызның булышлыгы белән, яшәвебезнең мәгънәсе бар икәненә ышана алабыз.

Изге Язмалардан файдалы шигырьләр

Аллаһыга таяныгыз.

«Мин Йәһвәгә дога кылдым, һәм ул миңа җавап бирде, бөтен куркуларымнан арындырды. Менә мескен ялварды, һәм Йәһвә ишетте» (Зәбур 34:4, 6).

Алдарак искә алынган Линда болай ди: «Дога кылганда, мин беркайчан да: „Үземне яхшырак хис итсәм иде“,— дип сорамыйм, ә һәрвакыт: „Миңа көчле булырга һәм авыруымны кичерергә ярдәм ит“,— дип сорыйм».

Аллаһы Сүзен укып, көч алыгыз.

«Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).

Аллаһының киләчәккә кагылышлы вәгъдәләре турында уйланыгыз, һәм бу сезгә барысын кичереп чыгарга өмет һәм көч бирәчәк.

Гаиләгез һәм дуслардан ярдәм эзләгез.

«Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

«Башкалардан читләшмәгез,— дип киңәш итә алдарак искә алынган Элиз.— Дусларыгызга үзегезгә ярдәм итәргә ирек бирегез. Кайвакыт сез үзегезне ялгыз хис итәргә һәм хәтта Аллаһы да үзегезне тыңламый дип уйларга мөмкин, шулай да башкалардан читләшмәгез».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу